Җан
Җан (фарсычадан күңел, рух) — төп дини төшенчәләрнең берсе, дин һәм идеалистик фәлсәфәдә җан, күңел — матди дөньяга капма-каршы булган үзенчәлекле җисемсез әйбер. Җан, кеше тәненә кереп, аны җанландыра, актив башлангыч булып тора; аның табигатькә бәйләнешсез, ирекле яши алуын, сизү һәм фикерләү сәләтен, төп индивидуаль үзенчәлекләрен тәэмин итә; шуның белән бергә, җан — мәңгелек әйбер.
Барлык халыкларда да диндә җан, күңел төшенчәләре "ахирәт" турындагы өйрәтүләр белән бәйләнгән. Анда әйтелгәнчә, Ходай кешегә җан индерә, аннан соң аны, теге дөньяда һәрвакыт яшәтү өчен кире ала. Ислам динендә кешенең жанын Газраил фәрештә ала. Җан авыздан, тын юлы әгъзаларыннан, тән ярасыннан кан белән бергә чыгып чигенергә мөмкин. Җан тәннән вакытлыча чыгып, очып йөрергә дә мөмкин. Кеше бу вакытта төш күрә. Җан турындагы мондый төшенчә фән әле кеше организмының төзелешен белмәгән, психик күренешләрне аңлатырлык дәрәҗәдә үсмәгән чорда барлыкка килгән.
Чыганаклар
үзгәртү- З. Шафигый. Равил Үтәбай-Кәрими. Ислам. Белешмә сүзлек. — Казан-1993. — ISBN 5-298-00949-2