Табигать
Табигать (гарәп. طبيعة) — киң мәгънәдә матди дөньяны, физик дөньяны аңлатучы төшенчә. Ул үз эченә субатомик дәрәҗәдәге кечкенәләрдән алып космик җисемнәр зурлыгындагы объектларны кертә. Табигать фән тарафыннан төп эзләнү объекты буларак каралып үтә.
Табигать | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | табигать тарихы[d], табигый фәннәр[d] һәм табигать белеме[d] |
---|---|
Һәштәге | nature, Natur, natural һәм природа |
Моның каршысы | гайре табигый[d] |
![]() |
Тере булмаган табигатьҮзгәртү
Матдә һәм кырлар тере булмаган материяне тәшкил итә. Галәмдәге матдә төрле дәрәҗәдәге системалар буларак оешкан: элементар кисәкчәләр, атомнар, молекулалар, макроҗисемнәр, күк җисемнәре, йолдызлар, галактикалар. Матдә берничә агрегат хәлендә була ала: газ, сыекча, каты халәт һәм плазма.
Тере булган табигатьҮзгәртү
- Төп мәкалә: Тереклек
- Шулай ук карагыз: Биотөрлелек.
Тере табигать — организмнар җыелмасы. Тере табигать гадәттә сигез патшалыкка бүленә: вируслар, протистлар, архейлар, хромистлар, бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр һәм хайваннар.
Тере табигать биосфераны тәшкил итүче экосистемалар буларак оеша.