Экосистема

Экосисте́ма, яки экологи́к систе́ма (бор. грек. οἶκος — торак һәм бор. грек. σύστημα — система) — тере организмнар бергәлегеннән (биоценоз), аларның яшәү тирәлегеннән (биотоп), үзара матдә һәм энергия алмашу өчен хезмәт иткән элемтә системасыннан торучы биологик система. Экологиянең иң мөһим төшенчәләренең берсе.

Экосистема
Сурәт
Нигезләнү датасы 1935
Кайда өйрәнелә Экология, тереклек турында фәннәр[d] һәм Ecological assessment[d]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
Commons-logo.svg Экосистема Викиҗыентыкта

Төшенчә тарихыҮзгәртү

 
Артур Тенсли (18711955). «Экосистема» төшенчәсе авторы.

Табигатьтәге бар тереклекнең бергәлеге турындагы фикер борынгыдан бирле яшәп килә. Ләкин бүгенге аңлаешны бу төшенчә XIXXX гасырларда ала башлый. Немец гидробиологы Карл Август Мёбиус 1877 елда устрицалар банкасын организмнар бергәлеге буларак тасвирлый һәм аңа «биоценоз» атамасын бирә. Бүгенге «экосистема» төшенчәсе инглиз экологы Артур Джордж Тенсли тарафыннан 1935 елда тәкъдим ителә.