Христианлык

дөньякүләм таралган диннәрнең берсе
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Христианлык (бор. грек. Χριστιανός сүзгә-сүз — Христос, яки «зәйтүн мае белән сыланган»ның, дәвамчылары) — дөньякүләм таралган диннәрнең берсе. каноник китапларында һәм башка Яңа Канун язуларында тасфирланганча Гайсәнең тормышы һәм тәгълиматларына нигезләнгән[3] монотеист һәм Ибрахими диннәре .[4] Христиан тәгълиматында Иске Канун исеме астында билгеле булган яһуди Инҗил дә каноник дип санала. Христиан динен тотучылар христианнар дип билгеләнә.

Христианлык
Нигезләнү датасы 33
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Христос[d], Гайсә Мәсих һәм Назарет[d]
Нигезләүче Гайсә Мәсих, Изге Ана, Apostol Pavel һәм Апостол Петр
Урын бөтен дөнья[d]
Әгъзалар саны 2 400 000 000[1]
Барлыкка килгән урыны Котдус
Нигезсалгыч текст Библия һәм Яңа Гәһед[d]
Һәштәге christianity
Пиктограмма
Коллаж
Нәрсәдән бүленеп чыккан яһүд дине
Нинди вики-проектка керә Проект:Христианлык[d]
URL сервера Мастодона theres.life[2]
 Христианлык Викиҗыентыкта
Гайсә пәйгамбәрнең Тау вәгазе, Карл Хайнрих Блох (ингл.), даниялы рәссам, ү. 1890.
Халык санында христианнар саны 50% яки күбрәк булган илләр шәмәхә, 10% белән 50% арасында булган илләр алсу төсе белән билгеләнгән.

Тарихи белешмә үзгәртү

Христиан дине I гасыр уртасында Фәлистыйнда барлыкка килә. Башта ул Урта диңгез регионында яшәүче яһүдләр арасында тарала, ләкин тиз арада мәҗүси (яһүд булмаган) халыклар да аны кабул итә башлый. Яһүдләр исә, аны тора-бара, кяфер дип бәяләп, үзләреннән читләштерәләр. Шунысы кызык, яһүдләр үз туфракларында туган динне бөтенләй инкяр итүгә үк барып җитәләр. Алар христиан дөньясында бердәнбер христиан диненә табынмаган халык булып калалар. Дини тәгълимат буенча, христиан диненә нигез салучы дип, Гайсә пәйгамбәр (Иисус Христос) санала.

«Христос» — яһүдләрнең «Мессия» («коткаручы») сүзенең грек теленә тәрҗемәсе. Аның дөньяга килүе риваятьләрдә төрлечә аңлатыла. Бер караш буенча, ул Җир йөзенә могҗизалы рәвештә Мария исемле гыйффәтле кыздан туган. Икенчесендә, Гайсә кешеләрнең гөнаһларын йолу һәм аларны коткару максаты белән күктән төшкән*, диелә. Ләкин кешеләрдә терәк таба алмыйча, тәрегә кадаклап җәзаланган, аннан соң яңадан терелгән һәм күккә ашкан. Дини тәгълимат буенча, ул гөнаһлы бәндәләрне хөкем итү өчен җир йөзенә яңадан кайтачак. Христиан дине, асылда, Урта диңгез регионындагы изелгән халыкның Рим империясендә хакимлек итүче көчләргә протесты булган. Халык массалары изүчеләрдән котылу өчен реаль мөмкинлек күрмәгәннәр. Бу хәл газапланып яшәүчеләрнең табигатьтән өстен «көчләр» тарафыннан кот-карылуы турындагы идеяләрнең таралуына уңай җирлек тудырган. Христиан диненең гаять зур территориядә чагыштырмача тиз арада таралуы тагын бер сәбәп белән аңлатыла. Ул — этник яктан чикләнмәгән дин. Христианлык барлыкка килгән чорда Рим империясе басымы астында яшәгән халыкларны греклар һәм римлылар җирлегендә барлыкка килгән мәҗүси аллалар социаль һәм рухи яктан канәгатьләндерми башлыйлар. Христос аларга якынрак тоела. Христиан диненең үзенчәлекләре газап чигеп яшәүче кешеләрнең күңелләренә хуш килә. Беренчедән, алар электән килгән мәҗүси йолалардан баш тарта алалар. Икенчедән, христианлык вәгъдә иткән тигезлеккә ирешәләр. Өченчедән, Алланың җирдәге вәкиле тарафыннан төрле бәлаләрдән, гөнаһлардан коткарыла, соң нәтиҗәдә — күкләр патшалыгының игелекләренә ирешә алалар.

Христианнар саны үзгәртү

Хәзерге заманда дөньяның барлык регионнарында диярлек христиан диненә табынып яшиләр. Чит илләрдән алынган статистик мәгълүматлар каршылыклы. Шунлыктан христиан динен тотучыларның саны безнең энциклопедияләрдә дә төрлечә. Мәсәлән, Зур совет энциклопедиясендә күрсәтелгәнчә, христианлык 1025 млн кешене колачлый[5], ә менә Философик энциклопедия буенча, аның саны 700—800 млн гына кала[6]. Дөрес, бу мәгълүматлар Җир шарында халык саны 4 млрд чамасы дип исәпләнгән чорга карый. Хәзер исә халык саны шактый арту сәбәпле (6 млрд тан артык), барлык диннәргә, шул исәптән христиан диненә ышанучылар саны да үсә төшкән дип уйларга кирәк. Христиан динендәге төп кагыйдәләрнең нигезен Тәүрат белән Инҗил тәшкил итә. Ләкин христиан дине берничә тармакка аерыла. Христоска ышану алар өчен уртак сыйфат булса, Христосны аңлатуда алар бер-берсеннән аерылалар.

 
Христианлык эчендәге төп төркемнәрендәге тарихи үзгәрешләрне тасфирлаучы гадиләштерелгән сурәт. Шулай да, Христианлыкның бер кайчан да бердәм хәрәкәт булмавын да истә тоту дөрес булыр. Христианлык тарихындагы беренче өч гасырдагы хәле бүгенге Христианлыкның хәленә караганда күптөрлелек ягыннан күпкә байрак иде.[7]

Чыганаклар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Johnson T. M., Zurlo G. A., Hickman A. W. et al. Christianity 2015: Religious Diversity and Personal Contact // International Bulletin of Missionary ResearchSAGE Publishing, 2015. — ISSN 0272-6122; 0193-8320
  2. About - There's Life
  3. Religion: Christianity. bbc.co.uk (2012-08-13). 2012-08-13 тикшерелгән.
  4. Christianity's status as monotheistic is affirmed in, amongst other sources, the Catholic Encyclopedia (article "Monotheism"); William F. Albright, From the Stone Age to Christianity; H. Richard Niebuhr; About.com, Monotheistic Religion resources; Kirsch, God Against the Gods; Woodhead, An Introduction to Christianity; The Columbia Electronic Encyclopedia Monotheism; The New Dictionary of Cultural Literacy, monotheism; New Dictionary of Theology, Paul 2018 елның 4 июль көнендә архивланган., pp. 496–99; Meconi. "Pagan Monotheism in Late Antiquity". p. 111f.
  5. кара: БСЭ.— T. 28.— M., 1978.—C. 384
  6. ФЭ.— T. 5.- M., 1970.—C. 447
  7. Ehrman, Bart D. (2003). Lost Christianities: The Battles for Scripture and the Faiths We Never Knew. Oxford University Press, USA. p. 1. ISBN 0-19-514183-0. 

Сылтамалар үзгәртү