Төп менюны ачу

Магарлар (үзатамалары मगर ‘Магар’) — Тибет-Һималай халкы. Непалның халык саны буенча өченче урындагы зур милли төркеме, Непал халкының 7,14 % ын тәшкил итәләр (2011, бәяләмә)[2]. Халыкның гомуми саны 1,6 млн кеше (2001, халык исәбен алу) — ↑ 1 888 733 (2011, халык исәбен алу). Магарлар Непалның көньягында (Бхери, Рапти, Лумбини, Гандаки, Коси зоналарында) һәм 100 мең кеше һиндстанның Сикким штатының көньягында көн күрә. Һималай телләренең Үзәк Һималай тармагының көнбатыш һәм көнчыгыш магар телләрендә һәм Бод тармагының кхам телләрендә (парбат, шеши, гамал) аралашалар. Үзләренең язулары бар. Шулай ук непал телен дә актив кулланалар. Магарларның 74,6% — һинд динендә, 24,0% — буддачылар (һинд диненең көчле йогынтысы астында), калганнары — христианнар-протестантлар.

Магарлар
Непал кызлары
Магар кызлары милли киемнәрдә
Үз аталышы: मगर
Гомуми саны: 1,877,733[1]
Таралышы: Непал байрагы Непал
ҺиндстанFlag of India.svg Һиндстан
Тел: Магар теле
मगर भाषा
Дин: Һинд дине, Буддизм, Анимизм, Шаманлык

Эчтәлек

ТарихҮзгәртү

 
Магар хатын-кызы милли киемдә фестивальдә бии. Сидней
 
Магар гаскәри төркеме. Непал
 
Магар хәрбие. Непал

Магарлар турында беренче тапкыр XII гасырда телгә алына. Магарларның килеп чыгышында Төньяк Һиндстанннан һинд-арий төркемнәренең миграциясе зур роль уйный. Магарлар гуркхлар берлегенә кергәннәр, XVII гасырда Горкха кенәзлегендә югары урыннар биләгәннәр. Күп кенә магарлар Непал һәм Һиндстанның гаскәрендә хезмәт итә.

МәдәниятҮзгәртү

Магарларның мәдәнияте Көньяк Азиянең Һималай өлкәләре халыкларыныкы белән охшаш. Төньяк (биек тауларда) һәм көньяк этнографик төркемнәргә аерылалар. Көньякта төп шөгыльләре — сөрүле һәм террасаларда сугарулы игенчелек кәсебе (кукуруза, бодай, дөге, карабодай, тары һәм яшелчәләр), төньякта — көтүдә йөртүле терлекчелек. Непалда магарларны күперләр төзүчеләр, тимерче, ташчы, күмер чабучы, балта остасы буларак беләләр.

Авылларында йортлары таркау урнашкан. Гадәттә, тораклары ике катлы, хуҗалар үзләре тыштан баскыч белән менеп була торган икенче катта яши. Төп бүлмәдә кара-каршы учак урыны һәм алтарь урнаша. Төбәкнең көнбатышында дивары кызыл төстәге балчык белән сыланган түгәрәк яки овал йортларда яшиләр.

КиемҮзгәртү

Ир-атлар киеме — гадәттә, тезгә кадәр төшкән бил урамасы (лангти), итәкләре кыстырылып куя торган тар билле җилән (бхото), күкрәктә төенләп куела торган тыгыз тукымадан җилкә япмасы (кхали), баш киеме — кара төстәге непал пилоткасы.

Хатын-кыз киеме — киң итәк, озын җиңле кофта, киң чүпрәк билбау, баш каплавычы, бизәнгеч: пыяла төймәләрдән һәм һинд көмеш тәңкәләреннән тезелгән муенса.

Азык-төлекҮзгәртү

Төп ризыклары — карабодай, кукуруза, тарыдан пешерелгән ипи һәм ботка (лхенго), ит янына тәмләткечләр, яшелчәләр, кузаклылар салынган дөге. Сыер һәм кәҗә итен ашамыйлар.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Hitchcock J. T. The Magars at Banyan Hill. N. Y., 1966.
  2. Bista D. B. People of Nepal. Kathmandu, 2004.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. cbs.gov.np/image/data/Population/National%20Report/National%20Report.pdf
  2. Nepal Magar Sangh Central Committee