Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Авылавыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче халык яши торган торак пункт төре.

Авыл
Сурәт
Югарырак ранг зур авыл[d]
Түбәнрәк ранг авыл
Үрнәк элементы Сиракава[d], Pariangan[d], Ковачевица, Рейне[d], Умоджа[d], Tenganan[d] һәм Монсанту (Иданья-а-Нова)
Значок
Моңа өлешчә туры килә административ-территориаль берәмлек
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
 Авыл Викиҗыентыкта
Авыл

Этимологиясе

үзгәртү

Авыл – татар-кыпчак сүзе. Борынгы төркичәдә агыла - киртәләп алынган урын, кура, табыр сүзеннән.

Төрләре

үзгәртү

Зуррак авылларны элегрәк гарәпчә сүз белән карья дип тә атаганнар, ә башкорт якларында авылны, җәйләүдән аерып, ызма дип тә йөрткәннәр.

Авыл термины бигрәк тә үзбәк һәм таҗик телләренә хас «кышлак» мәгънәсендәге сүзгә туры килә.

Украинада авыллар хутор һәм станица дип атала.

Рус телендәге село термины чиркәүле зур авылны белдерә. Татар сөйләмендәге сала рус теленнән кергән (аеруча мишәр теленә хас сүз, караим телендә дә бар).

Зуррак авылдан бүленеп чыккан торак пунктлар «Яңавыл» дип йөртелә. Рәсми чыганакларда русча «выселки», «починок» (татар «пучинкә») терминнары очрый.

Кавказда авыллар ныгытма белән уратыла торган булса, төркиләрдә баштагы чорда ул күчмә тораклык булып саналган.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар топонимиясе: халкыбызның географик атамаларында – терминнар / Ф.Г. Гарипова. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 456 б. ISBN 978-5-93091-244-9.