Сингапур («Арыслан шәһәре») – Көньяк-Көнчыгыгыш Азиядә урнашкан атау-шәһәр-дәүләт. Мәйданы 639 кв. километрлы утрау дәүләт. Халкы 3,53 миллион (шуның 1,6 миллионы Сингапур шәһәренең үзендә яши). Халыкның 80 проценты – кытайлар. Илдә дәүләт телләре дүртәү – малайя, кытай, тамил, инглиз телләре. Дәүләт телләренә караш бөтенесенә дә бертөрле. Буддачылык, конфуцианлык, ислам, индуизм, христиан диннәре тигезлектә. Сингапур – нефть эшкәртүче, электр техникасы, радиоэлектроника, оптика-механика, диңгез суднолары, авиация, корыч кою, металл эшкәртү, химия, азык-төлек, туку сәнәгате гөрләп эшләүче һәм тагы да киңрәк җәелә баручы ил.

Сингапур
Байрак
Илтамга
Шигарь Onward, Singapore Edit this on Wikidata
Башкала Сингапур
Халык саны 5 866 139 (июль 2021, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 август 1965 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+08:00, Сингапур вакыты
Кардәш шәһәрләр Гибралтар һәм Пхеньян
Рәсми тел инглиз теле, малай теле, путуңхуа, тамил теле
География
Мәйдан 719.1 км²
Координатлар 1.3°N 103.8°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Crefydd/Enwad Буддачылык, Даочылык, Христианлык, Ислам, Һинд дине Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП 423 797 миллион US$ (2021), 466 789 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Сингапур доллары
Эшсезлек дәрәҗәсе 2.1% (2016)[1]
Туу күрсәткече 1.25 (2014)[2]
КПҮИ 0.939 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 82.79512 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[5]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +65
ISO 3166-1 коды SG
ХОК коды SGP
Интернет домены .sg

География үзгәртү

Сингапур утравы Җохор бугазы белән Малакка ярымутравыннан, Малакка һәм Сингапур бугазлары белән Индонезия утрауларыннан аерылган. Ярлары тәбәнәк, бераз сазланган, көньяк-көнбатыш ярлары янында мәрҗән рифлары бар. Релефы — тигезлек (биеклек 176 метргача). Климаты экваториаль, муссонлы. Уртача температура гыйнварда +26°С, июльдә +27°С. Еллык явым 2500 ммны тәшкил итә.

Эчү өчен су җитми, ул Малайзиядән китерелә. Күп кенә вак утрауларда кеше яшәми, аларда тропик үсемлекләр сакланып калган. Аерым урыннарда мангролыклар бар.

Тарихи белешмә үзгәртү

Риваятьләр буенча, Сингапурга XIII гасырда нигез салынган һәм ул шул заманнардан бирле «Көнчыгышның көнбатыш капкасы», «Көнбатышның көнчыгыш капкасы», «Азия Гибралтары», «Азия Венециясе» булып санала. Ә инде Көньяк-Көнчыгыш Азиянең финанс үзәгенә әверелгәннән соң, аны «Азия Цюрихы» дип тә олылый башлыйлар.

1942-1945 елларда Сингапурны Япония басып ала, 1959 елда аңа мөстәкыйль идарә итү хокукы бирелә, 1963-1965 елларда Малайзия составында була да, шуннан соң бәйсез дәүләткә әверелә. Малайзия реформаторы Махатхир, илдә кытайларның малайялылардан артыбрак китүен теләмәгәнлектән, күпчелек халкы кытайлар булган Сингапурны 1965 елда ирекле «йөзүгә» җибәрә.

Икътисади вазгыять үзгәртү

Сингапурда казылма байлыклар юк, шуңа күрә ул чит илләрдән чимал гына түгел, ә бәлки энергия чыганакларын, хәтта сазлыклы җирләрен яхшыртыр өчен ком да сатып алырга мәҗбүр. Эчәр су да юк, ул аны Малайзиядән ала (хәер, хәзер биредә куәтле су чистарту системалары үсеш ала башлаган). Ләкин шулай булуга карамастан, республика хөкүмәте үз алдына аны чәчәк атучы илгә әверелдерү бурычын куйган һәм бу планны бик уңышлы тормышка ашырып килә. Сингапур бүген җан башына туры килүче эчке тулай продукт буенча (28 мең доллар) АКШны (34 мең доллар) куып җитеп килә. Ул – иң бай «Азия арысланы». Шуның өстенә, алтын валюта резервы да 80 миллиард доллар тәшкил итә.

Йөк әйләнеше буенча дөньядагы иң зур Роттердам портыннан гына калышучы диңгез порты һәм нефть порты, биш нефть эшкәртү заводы, электр техникасы, радиоэлектроника, оптика-механика, суднолар төзү, ремонтлау, авиация, металл эшкәртү, агач эшкәртү, химия, азык-төлек, туку, җиңел һ.б. тармак заводлары урнашкан. каучык, каһвә, чәй һ.б. беренчел эшкәртү предприятиеләре дә бар. Әле авыл хуҗалыгы өчен дә җир кала. Утрауда дуңгызчылык, кошчылык белән шөгыльләнәләр. Халыкара аэропорт төзелгән. Тимер һәм автомобил юллары белән утрау Малакка ярымутравы белән тоташкан.

Сингапурның экономик үсешенә промышленность белән авыл хуҗалыгы гына түгел, ә бәлки банклар һәм биржалар да нык булыша. Сингапур, Гонконг белән беррәттән, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең финанс-сәүдә үзәге дә.

Экспорт буенча бәләкәй генә Сингапур галәмәт зур Кытайны куып җиткән һәм 1,5 мәртәбәгә Русияне узып киткән. Шуны да әйтергә кирәк, ул чит илләргә безнең кебек чимал түгел, ә бәлки оргтехника, телеаппаратура, нефть продуктлары сата.

Хронология үзгәртү

 
Сингапурда смог

Мәдәният үзгәртү

Дин үзгәртү

Илнең конституциясе ватандашларына дин тоту иреге гарантияли. Сингапурда төп диннәр: буддачылык (ил халкының 33,3 % ы), христианлык (18,3 %), ислам (14,7 %), даосизм (10,9 %) һәм һинд дине (5,1 %), башка диннәр тарафдарлары 0,7 %. 17,0 % сингапурлы бер дингә дә ышанмый.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Statistics Singapore, archived from the original on 2014-04-13, retrieved 2015-02-27 
  8. Statistics Singapore - Latest Data, archived from the original on 2018-12-26, retrieved 2015-02-27 
  9. Human Development Report 2013. United Nations. әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.