Интерпол, Халыкара җинаи полиция оешмасы (ингл. International Criminal Police Organization, ICPO, фр. Organisation Internationale de Police Criminelle, OIPC) — төп максаты шушы оешмада катнаша торган илләрдәге хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тырышлыкларын берләштерү булган халыкара оешма. Штаб-фатиры Франсаның Лиоң шәһәрендә урнашкан. Әгъза булып 190 нан артык ил тора. Башка максатлары: халыкара эзләүне координацияләү, кеше сәүдәсенә, оештырылган җинаятьчел төркемнәргә, наркотикларны контрабандалауга, икътисад һәм югары техногияләр өлкәләрендәге җинаятьләргә, ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне ясау, балалар порнографиясенә, терроризмга һ.б. нәрсәгә каршы көрәш.[11]

Интерпол
ингл. Interpol
Тармак деятельность экстерриториальных организаций и органов[d][1]
Нигезләнү датасы 7 сентябрь 1923
Сурәт
Рәсми исем The International Criminal Police Organization – INTERPOL[2] һәм ORGANISATION INTERNAT POLICE CRIMINELLE[1]
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Президент Интерпола[d]
Җитәкче Ахмед Насер аль-Раиси[d][3]
Генераль сәркәтип Юрген Шток[d][4]
Оешма хезмәткәре Александр Васильевич Прокопчук[d]
Рәсми тел инглиз теле, француз теле, испан теле һәм гарәп теле
Шигарь тексты Connecting police for a safer world һәм Relier les polices pour un monde plus sûr
Дәүләт  Франция
Әгъзалар саны 196 ил
Оештыру-хокук формасы Q112176659?[1]
Барлыкка килгән урыны Вена[5]
Уртак хезмәттәшлек Халыкара граждан авиация оешмасы[d][6]
Штаб-фатирының урнашуы Лион, Франция[1]
Хезмәткәрләр саны 756 (2013)[7]
Алыштырган International Criminal Police Commission[d]
Бюджет 113 000 000 $
Рәсми веб-сайт interpol.int
Харита сурәте
Хезмәт күрсәтү зонасы бөтен дөнья[d]
Оешмада рәсми күзәтүче статусы Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы[8] һәм Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse[9]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 281 641 һәм 32 200 ± 99[10]
 Интерпол Викиҗыентыкта

Президенты — , баш сәркәтибе — Юрген Шток.

1923 елда Вена шәһәрендә Халыкара җинаи полиция кәмисиясе (ХҖПК) буларак оештырыла. Штаб-фатиры башта Венада, Алмания Австрияне басып алгачтын (1938) — Берлинда урнаша. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә илләр оешмада катнашуын туктата; ХҖПК фактик рәвештә халыкара оешма булудан туктый.

1946 елда яңадан оештырыла, штаб-фатир итеп Париж сайлана. 1956 елда оешмага хәзерге исеме кушыла. 1989 елда штаб-фатиры Лиоңга күчерелә.[12]

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү