Бөтендөнья сәүдә оешмасы

Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО/WTO) – элеккеге 1947 елны оештырылган ГАТТ (генеральное соглашение по тарифам и торговле) урынына, халыкара сәүдә-сәяси мөнәсәбәтләрен көйләү өчен 1995 елны барлыкка китерелгән халыкара оешма. Ул Швейцария башкаласы Женева шәһәрендә урнашкан. Аның составында бүген барлыгы 153 ил бар. Оешманың максаты дөнья илләрендәге бар сәүдә әйләнешен җайлау, дөнья икътисадының алга таба үсешен, конкуренцияне чикләүче ил чикләре, таможня барьерларын максималь кадәр алып ташлау. Бүгенге көнгә дөнья сәүдә әйләнешенең 97 %-ын тәшкил иткән 153 ил бу оешмада әгъза булып тора.

Бөтендөнья сәүдә оешмасы
Логотип
Сурәт
Нигезләнү датасы 1 гыйнвар 1995
Кыскача исем OMC һәм WTO
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Бөтендөнья сәүдә оешмасының баш директоры[d]
Җитәкче Нгози Оконьо-Ивевала[d][1]
Рәсми тел инглиз теле, француз теле һәм испан теле
Дәүләт Flag of Switzerland.svg Эсвичрә
Әгъзалар саны 164 ил[2]
Штаб-фатирының урнашуы Вильям Раппар үзәге[d]
Хезмәткәрләр саны 640 (2018)
Бюджет 197 200 000 Fr
Рәсми веб-сайт wto.org
Харита сурәте
Хезмәт күрсәтү зонасы бөтен дөнья[d]
Число фолловеров 451 126
Commons-logo.svg Бөтендөнья сәүдә оешмасы Викиҗыентыкта

Россия БСОга кушылу буенча 18 ел буе сөйләшүләр алып барды. Бу оешма бик күп илләрне берләштерә һәм алар барысы да диярлек базар икътисадлы илләр. БСОның төп өстенлекләренең берсе – аның үз мәхкәмәсе бар. Әгәр нинди дә булса бер ил икенчесен кыерсыта икән, әйтик, бу илдән товар кабул итәргә теләми икән, мондый очракта рәхәтләнеп судка бирергә була. БСОның үзенең шарт-кагыйдәләре бар. Ул илнең читкә сатыла торган товарларының сыйфатына катгый таләпләр куя. Көндәшлеккә сәләтсе икътисад тармакларга БСО биргән берничә ел вакыт эчендә җитештерүләрен гомуми стандартларга яраклы итеп җайларга, яки инде, җайлый алмаган очракта, бөтенләй бүтән юнәлеш буенча китәргә кирәк булачак.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Ngozi Okonjo-Iweala Becomes First Woman, African To Lead World Trade OrganizationФорбс, 2021.
  2. WTO | Members and Observers