Сингапурда ислам

Сингапурда ислам (мал. Islam di Singapura ) — Сингапур территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Сингапур халкының (5 млн 850 мең кеше) 14,70 % ы (781 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Сингапурда ислам буддачылыктан (ил халкының 33,2 % ы), христианлыктан (18,7 %) кала өченче урындагы дин.

Сингапурда ислам
Дәүләт  Сингапур
 Сингапурда ислам Викиҗыентыкта
Сингапурдагы Cолтан Хөсәен мәчете, 1824 елда төзелгән (1973 елдан милли һәйкәл)

Сингапур мөселманнарының күбесе малай(ингл.) милләтеннән, алар сөнни ислам тота. Илдә Һиндстан (илдәге барлык мөселманнарның 15 % ы), Пакистан, Кытай мөселман җәмгыятьләре дә яши. Шәфигый, хәнәфи мәзһәбләре, шулай ук шигый ислам тарафдарлары бар.

Тарих үзгәртү

 
Сингапурның беренче мәчете — Гомәр мәчете. 1820 елда (манарасы 1985 елда) төзелгән.
 
Ән-Нәдһә мәчете. 2000-еллар башында төзелгән

XV гасырга кадәр Сингапур Тумасик (яв. Tumasik — Диңгез шәһәре) дип атап йөртелгән.

1409 елда солтан Искәндәр Шаһ (Падука Шри Махараджа Парамешвара, 1399—1413) заманында Малакка солтанлыгы(ингл.) (Сингапурны да кертеп) ислам динен кабул иткән.

XVI гасырда утрау Җоһор(ингл.) (Җәүһәр сүзеннән) солтанлыгы кул астында була. Португалия басып алганнан соң 130 ел эчендә Тумасик кеше яшәми торган ташландык утрауга әйләнә. XIX гасыр башында утрау Бөекбритания кулына күчкәндә, анда берничә балыкчы гаиләсе генә яшәгән була. 1830 елда утрауга күченгән кытайлар Сингапур халкының 39 % ын, ә 1867 елда — 65 % ын тәшкил иткән.

1824 елда британ хакимияте утрауда шәригать хөкемен куллануны тыя.

1965 елда Малайзиядән бәйсезлек алган Сингапур конституциясенә мөселман динен рәсми таный торган ике маддә кертелә.

1968 елда ил парламенты мөселман хокукы турында канун кабул иткән. Канун белән Сингапурның ислам дини мәҗлесенең (Majlis Ugama Islam Singapura), шәригать хөкеменең, мөселман никахлары ресстрының вәкаләтләре танылган. Илнең ислам җәмгыятьләре белән Сингапурның иҗтимагый үсеш, яшьләр һәм спорт министрлыгы шөгыльләнә, икенче төрле әйткәндә, иҗтимагый үсеш, яшьләр һәм спорт министры Сингапурның мөселман эшләре буенча министр вазифасын да башкара [2][3][4].

Ислам җәмгыятьләре үзгәртү

Әхмәдия җәмгыятен хәлифә миссионеры Голәм Әхсән Аяз 1935 елда оештыра. 1970 елда җәмгыятьтә ике йөз әгъза була.

Һиндстан мөселманнары берничә җәмгыятькә берләшкән, шулар эчендә Һиндстан мөселманнары федерациясе, Сингапур мөселманнарының Кадаяналлур лигасы, һинд мөселманнарының берләшкән ассоциациясе һ. б. бар.

Шигый мөселманнар җәмгыятенә шулай ук Һиндстаннан күчкән мөселманнар нигез салган. Аларның беренче мәчете – Борһани мәчете 1829 елда ук төзелгән.

Сингапурда Ага-Хан IV ярдәме белән исмәгыйлиләр җәмгыятенә нигез салынган.

Хәнәфи мәзһәбендәге мөселманнар Сингапурдагы Ангуллия мәчете кебек һинд мәчетләренә йөри.

Сингапурда 75 мәчет бар. 1974 елдан азан тавышын урамга яңгырату тыелган.

Сингапурның ислам дини мәҗлесе идарә итә торган 6 мәдрәсә ачылган (икесе кызлар мәдрәсәсе).

Илдә Сингапур Ислам фиркасе һәм «Ислам хәрәкәте» фиркасе эшли.

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. The Official Story. Singapore Nagore Dargah. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2014-02-04 тикшерелгән.
  3. Mosque Information. Masjid AlIstiqamah. әлеге чыганактан 2014-02-25 архивланды. 2014-02-04 тикшерелгән.
  4. MUIS Annual Report 2010. MUIS. әлеге чыганактан 2012-04-02 архивланды. 2014-02-04 тикшерелгән.