Португалия
Португа́лия (порт. Portugal), тулы рәсми исем Португа́лия Җөмһүрияте́ (порт. República Portuguesa) – Европа кыйтгасының иң көнбатышында урнашкан дәүләт.
| |||||
Португалия милли һимны | |||||
Рәсми телләр | португал теле[1] һәм миранд теле[d] | ||||
Башкала | Лиссабон | ||||
Идарә итү формасы | парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр |
Анибал Каваку Силва Педру Пасуш Коэлью | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
10 347 892 (2021)[2] | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
253 982 847 571 $[3] һәм 251 945 377 529 $[3] $ | ||||
КПҮИ | 0,866[4] | ||||
Акча берәмлеге | евро | ||||
Интернет-домен | .pt | ||||
ISO коды | PT | ||||
ХОК коды | POR | ||||
Телефон коды | +351 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC±00:00[d] | ||||
Җини коэффициенты | 32,8[5] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
Европа берлегенә һәм Еврозонага керә.
Тарих
үзгәртү- 1500 ел 22 апрель — / Португал империясе сәяхәтчесе Педру Кабрал Бразилияне ача (башта ул аны утрау дип уйлаган).
- 1529 ел 22 апрель — Испан империясе һәм / Португал империясе үз арасында Көнчыгыш ярымшарны бүләләр.
- 1668 ел 13 февраль — Испания белән Португалия арасында төзелгән халыкара солых килешүе нәтиҗәсендә Португалия бәйсезлеккә ирешә.
Икътисад
үзгәртүПортугалия — индустриаль-аграр ил. Традицион сәнәгатенең төп тармагы — йон, кәгазь, тегү, шәраб (аеруча билгеле портвейн җитештерү), зәйтүн мае җитештерү, балык консервалары, бөке кабыгын эшкәртү (дөньяда алдынгы урын), төсле һәм кара металлургия, машина төзүчелек (суднолар төзү һәм ремонтлау, автомобилләрне җыю, электротехник); химия, карамай (нефть) эшкәртү һәм карамай химиясе, цемент сәнәгате. Авыл хуҗалыгынында игенчелек өстенлек итә. Эшкәртелә торган җирләрнең якынча яртысын сөрүлекләр тәшкил итә; йөземчелек, җимешчелек, зәйтүн утыртыла. Эре мөгезле мал үрчетелә. Терлекчелек, сарыкчылык, дуңгызчылык, балыкчылык.
Төп тышкы сәүдә партнерлары — Европа берләшмәсе илләре.
Чит ил туризмы — 10 млн. кеше тирәсе.
2016 елдан тирән һәм дәвамлы көрчектән соң бу илнең икътисади структур реформалар үткәрүе сөземтәсендә кискен якшыра төште, эшсезләр саны шактый кимеде, экспорт күләме артты. Халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы бу ил буенча әзерләгән соңгы күзәтү раславынча, үсешне алга таба дәвам итү өчен бу илгә дәүләтнең һәм хосусый даирәнең бүген югары кимәлдә булган бурычын киметү, кредитларның йогынтылылыгын арттыру кирәк. Финанс өлкәсендә табыш китерә алмаган кредитның гомуми күләмдәге өлеше 12% ка җитә, һәм бу Европа илләре арасында иң югары күрсәткеч булып тора. Табыш китерә алмаган кредит – димәк, банкта "тик яткан" һәм бер оешма яки кеше дә көтү алмаган акча. Португалия өчен икътисади үсешне тизләтү юлындагы тагын бер киртә – илдәге эш көченең осталыгы (квалификациясе) кыйтганың башка илләре белән чагыштырганда түбәнрәк булуы[6]
Дәүләт гимны
үзгәртү
Португалча | Татарча |
1. Heróis do mar, nobre povo,
Nação valente e imortal, Levantai hoje de novo O esplendor de Portugal! Entre as brumas da memória, Ó Pátria, sente-se a voz Dos teus egrégios avós, Que há-de guiar-te à vitória! Corus: Às armas, às armas! Sobre a terra, sobre o mar, Às armas, às armas! Pela Pátria lutar! Contra os canhões marchar, marchar! |
1. Диңгезләрдә гаярь, шанлы,
Затлы үлемсезлек милләтем, Кайтар үзең яулаганны, Португалиянең зиннәтен! Горур тавышын, Ватан, шәйлә, Аерып хәтер томаннарын, Мөхтәрәм ата-бабаңның — Илтсен ул яңа җиңүләргә! Кушымтасы: Ал кулыңа коралыңны! Суда, җирдә сынатма, Ал кулыңа коралыңны! Көрәш, Ватанны хакла! Һәм тупларга каршы атла! |
2. Desfralda a invicta Bandeira,
À luz viva do teu céu! Brade a Europa à terra inteira: Portugal não pereceu! Beija o solo teu jucundo O Oceano, a rugir d’amor; E teu braço vencedor Deu mundos novos ao Mundo! Corus. |
2. Күтәр байрагың — җиңелмәс,
Җилфердәр ул якты күгеңдә! Җиткер дөньяга: бирешмәс Португалиябез үлемгә! Ярсып давылланган океан Изге туфрагыңны үбә; Һәм кулларың итте бүләк Кешелеккә яңа бер мәйдан! Кушымтасы. |
3. Saudai o Sol que desponta
Sobre um ridente porvir; Seja o eco de uma afronta O sinal do ressurgir. Raios dessa aurora forte São como beijos de mãe, Que nos guardam, nos sustêm, Contra as injúrias da sorte. Corus. |
3. Сәлам бирегез кояшка —
Киләчәкнең көлемсәр шавы; Һәм өндәсен яңарышка Кимсетелүләрнең шаңдавы. Көч-кодрәтле таң нурларыннан Ватан-Ана гүя назлый, Ул көч бирә безгә, саклый Язмыш кагу-сугуларыннан. Кушымтасы. |
Университетлар
үзгәртү- Лиссабон университеты
- Порту университеты (Universidade do Porto) - португал иҗтимагый университеты. Порту шәһәрендә урнашкан.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- ↑ 11.3 // https://www.constituteproject.org/constitution/Portugal_2005?lang=en
- ↑ 2,0 2,1 https://censos.ine.pt/scripts/db_censos_2021.html
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 4,0 4,1 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 5,0 5,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ [1](үле сылтама)