Уругвай
Уругва́й (исп. Uruguay), рәсми атама Кө́нчыгыш Уругва́й Җөмһүрияте́ (исп. República Oriental del Uruguay) – Көньяк Американың көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан дәүләт.
Байрак
| |
Башкала | Монтевидео |
---|---|
Халык саны | 3 456 750 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 1825 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC−03:00 |
Рәсми тел | испан теле |
География | |
Мәйдан | 176,215 км² |
Координатлар | 33°S 56°W ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Луис Альберто Лакалье Поу |
Хөкүмәт башлыгы | Луис Альберто Лакалье Поу |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 61 412 миллион US$ (2021), 71 177 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | Уругвай писысы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 7% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.02 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.809 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 77.493 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 40.2 (2020)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[6] Schuko,[6] AS/NZS 3112,[6] Type L[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +598 |
ISO 3166-1 коды | UY |
ХОК коды | URU |
Интернет домены | .uy |
Төньякта Бразилия белән, көнбатышта Аргентина белән чиктәш, көнчыгышта һәм көньякта Атлантик океан белән юыла.
Коры җирдә урнашкан чикләр озынлыгы 1564 км, су белән чикләр – 660 км.
География Үзгәртү
Уругвай көнчыгышта һәм көньякта Атлантик океаны сулары белән юыла. Ярлары аз ергаланган, тәбәнәк. Җир өсте нигездә калкулы тигезлекләрдән гыйбарәт. Кырый көнчыгышны сазланган түбәнлек алып тора.
Файдалы казылмалардан тимер, марганис, алтын, көмеш, кургашын, бакыр, тәлк, кыйммәтле ташлар, грәнит, мәрмәр, көрән күмер бар.
Прерияләрнең кызылсу-кара туфракларында үләнле субтропик саванна, елга буйларында даим яшел урман; көньякта куаклы саванна, көнчыгышта пальмалыклар бар.
Хайваннардан нутрия, күсе, пума, америка тәвәкошы, тапир, болан, кыргый мәче, төлке, кошлардан аккош, челән, торна, колибри, сөйрәлүчеләрдән шалтырак елан, кара елан, аллигаторлар бар.
Тарих Үзгәртү
Хәзерге Уругвай территориясенә Испаниялеләр килгәнче монда чарруа индеецлары кабиләсе яшәде. XVI гасырдан испаниялеләр колонизациясе башланды һәм 1776 елда Көнчыгыш яр (колониаль дәверендә Уругвай шулай дип аталган) Испаниягә бәйле Ла-Плата вицекыйраллыгы составына кертелгән. Америка кыйтгасындагы Испания колонияләрнең мөстәкыйльлек өчен алып барган сугышы елларында (1810—1826) Көнчыгыш яр халкы 1815 елда мөстәкыйльлекне игълан иткән.
1816 елда Португалия гаскәрләре Көнчыгыш ярга басып керә; 1821 елда Көнчыгыш яр Бразилия составына кушыла. 1825 елда Уругвай ватанпәрвәрләре Хуан Антонио Лавальеха җитәкчелегендә көрәш башлаганнар һәм Көнчыгыш яр Португалия белән Бразилиядән азат ителеп, мөстәкыйль дип игълан ителде (1825 елның 25 августы), әмма тиз арада тез орада Аргентинага бәйле булып калган. Тулы мөстәкыйльлек өчен азатлык көрәше җәелдерелгән. 1828 елда Бразилия белән Аргентина арасындагы солых шартнамәсендә Уругвай мөстәкыйль дәүләтен төзү күздә тотылган. 1830 елда Көнчыгыш Уругвай Җөмһүрияте игълан ителгән.
Халык Үзгәртү
Уругвай халкының күпчелеге — уругвайлылар (креоллар, испан колонистлары һәм 19 гасырда күчеп килгән итальяннарның әүләдләре). 19 гасырның 2 яртысында французлар, алманнар, славяннар да күчеп килә башлаган. Диндарларның күчелеге католик христианнар. Халкының 92% өлеше шәһәрләрдә яши (2008, 10 меңнән артык кеше яшәгән торак пунктлар барысы да Уругвайда шәһәр дип санала).
Шуңа да карамастан, бу чагыштырмача бәләкәй ил Көньяк Американың иң алга киткән аграр төбәге булып тора. Ил территориясенең 90 проценты авыл хуҗалыгы җирләре буларак файдаланыла. Терлекчелек һәм игенчелек продукциясе Уругвай экспортының иң зур өлешен тәшкил итә.
Диннәр Үзгәртү
Христианлык ― Уругвайда иң эре дин, аның тарафдарларының күпчелеге ― католиклар (42 %), протестантлар (15 %)[9]. Ил халкының 37 % тан артыгы бернинди дә дин тотмый. Чиркәү дәүләттән рәсми рәвештә 1916 елдан аерылган. Дини билгеләр буенча дискриминация закон белән җәзалана, һәм хөкүмәт, гомумән алганда, кешеләрнең дин тоту иреген хөрмәт итә. Әмма дини азчылыкка карата кылынган аерым дискриминация, сүз белән мыскыл итү һәм вандализм очраклары бар [9].
Сәяси структура Үзгәртү
Уругвай — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1967 елда көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул халык тарафыннан 5 еллык мөддәткә сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне вәкилләр пулаты һәм сенаттан гыйбарәт булган кәнгрис (яки Баш Ассамблея), башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Дәүләт һимны Үзгәртү
[1] Уругвай һимны
испанча | татарча |
Orientales, la Patria o la Tumba! | Ватандашлар, туган ил йә үлем! |
Versión Murga — Мурга версиясе' [2] Orientales, la Patria o la Tumba! |
Мурга версиясенең тәрҗемәсе Ватандашлар, туган ил йә үлем, |
Сылтамалар Үзгәртү
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Uruguay tiene nuevo presidente(исп.)
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations Development Programme (2013). әлеге чыганактан 2013-08-13 архивланды. 2015-04-16 тикшерелгән.
- ↑ 9,0 9,1 Religion in Latin America, Widespread Change in a Historically Catholic Region. Pew Research Center.