Атлантик океан

океан
(Атлантик океаны битеннән юнәлтелде)

Атлантик океан — субарктик киңлекләрдән Антарктидага кадәр сузылган, Тын океаннан соң мәйданы буенча икенче урында торган океан. Мәйданы 91,6 млн. км². Барлык океаннар арасында Атлантик океан кешелек дөньясы тормышында иң мөһим урынны алып тора. Бу тарихи яктан шулай формалашкан.

Географик урыны үзгәртү

Тын океан кебек үк, Атлантик океан да субарктик киңлекләрдән Антарктидага кадәр сузылган, ләкин киңлеге ягыннан аннан калыша. Атлантика уртача киңлекләрдә бик нык киңәя һәм экваторга таба тарая.

Океанның яр сызыгы Төньяк ярымшарда нык, ә Көньяк ярымшарда азрак ергаланган. Утрауларның күпчелек өлеше материкка якын урнашкан.

Океанны тикшерү тарихы үзгәртү

Кеше Атлантик океанны борынгы заманнарда ук үзләштерә башлаган. Аның ярларында төрле чорларда Борынгы Грециядә, Карфагенда, Скандинавиядә диңгездә йөзү үзәкләре барлыкка килгән. Аның сулары легендар Атлантида ярларын юган, әмма Атлантиданың океандагы географик урыны турында галимнәр хәзергә кадәр әле бәхәсләшәләр.

Бөек географик ачышлар чорыннан башлап Атлантик океан Җир шарында төп су юлына әверелә.

Атлантика табигатен комплекслы өйрәнү бары тик XIX гасыр ахырында гына башлана. «Челленджер» судносында инглиз экспедициясе тирәнлекләрне үлчи, океанның су массасы үзлекләре, органик дөньясы турында мәгълүмат туплый. Халыкара геофизика елы (19571958) үткәрелгән чорда океанның табигате турында бигрәк тә күп мәгълүмат алына. Хәзерге вакытта күп кенә илләр катнашында 40 корабтан торган фәнни экспедиция эскадрасы су массаларын, океан төбе рельефын тикшеренүне дәвам иттерә. Океанологлар океанның атмосфера белән үзара тәэсирен өйрәнәләр, гольфстрим һәм башка агымнарның табигатен тикшерәләр.

Океан климаты үзгәртү

 
Ямайкадан океан манзарасы

Литосфера плиталары теориясе буенча Атлантика — чагыштырмача яшь океан. Аның төбенең рельефы Тын океанныкы кебек катлаулы түгел. Бөтен Атлантика аша меридиан буенча диярлек гаять зур сырт сузылган. Бер урында ул су өстенә чыга, бу — Исландия утравы. Сырт океан үзәнен тигез диярлек ике өлешкә бүлә. Европа һәм Төньяк Америка ярлары буйлап бик киң шельфлар ята. Океан төбе рельефын сез мөстәкыйль рәвештә җентекләбрәк атлас буенча тасвирлый аласыз.

Атлантик океанның климаты бик төрле, чөнки ул барлык климат поясларында да ята. Океанның иң киң өлеше Тын океан кебек экваториаль киңлеккә түгел, ә тропик һәм уртача киңлекләргә туры килә. Бу киңлекләрдә, Тын океан өстеннән искән кебек, пассатлар һәм уртача киңлекләрнең көнбатыш җилләре исә. Кышын уртача киңлекләрдә еш кына давыллар куба, Көньяк ярымшарда алар елның барлык фасылларында да була.

Климат үзенчәлеге су массаларының үзлекләрендә чагыла. Биредә өске суларның температурасы Тын һәм Һинд океаннарындагыга караганда шактый түбән. Бу Төньяк Боз океаныннан һәм Арктикадан килә торган су һәм бозларның салкынайтучы тәэсире белән, шулай ук су массаларының бик көчле болгануы белән аңлатыла. Су һәм һава температурасы арасындагы шактый сизелеп торган аерма Атлантиканың күп кенә районнарында көчле томаннар барлыкка килүне китереп чыгара.

Океанның кайбер районнарында су массаларының тозлылыгы уртачадан югары, чөнки океанның чагыштырмача тар булуы аркасында парга әйләнгән дымның шактый өлеше җил белән күрше материкларга күчә.

Агымнар боз шартларына да тәэсир итә. Океанның үзенчәлеге — күп санлы бозтаулар һәм йөзеп йөрүче диңгез бозлары. Гренландия янындагы сулар — Атлантиканың иң матур районнарыннан берсе. Утраулар эченнән океанга бик зур боз «телләре» чыга, алар аның күксел-яшькелт төстәге салкын суы өстендә үтә күренмәле текә боз кыялар булып асылынып торалар. Вакыт-вакыт алар гөрселдәп сыналар һәм зур боз кисәкләре суга килеп төшә. Су агымнары бозтауларны т. к. нең 40° ына кадәр ачык океанга алып чыга. Атлантиканың бу районнары суднолар йөрү өчен хәтәр. Бозтаулар хәрәкәтен махсус һава хезмәте патруле күзәтеп тора, Җирнең ясалма иярченнәреннән дә фоторәсемнәр алына. Ул мәгълүматлар барлык илләрнең корабларына тапшырыла.

Океанның органик дөньясы үзгәртү

 

Атлантиканың органик дөньясы Тын океандагыга караганда төрләргә ярлырак. Бу исә Атлантик океанның чагыштырмача яшь булуы белән һәм аның климатының соңгы бозлык чорында бик нык суынуы белән аңлатыла. Төрләре аз булса да, бу океанда балык һәм башка диңгез хайваннарының саны шактый күп. Монда шельфлар һәм төптәге күтәренке урыннар Тын океандагыга караганда күбрәк. Шунлыктан су төбендә һәм төпкә якын катламнарда яши торган балыкларга, шул исәптән тәрәч, сельдь, скумбрия, диңгез алабугасы, мойва кебек промысел балыкларына, уылдык чәчү өчен уңайлы урыннар күп. Поляр суларда кит һәм тюленьнәр яши. Тын океандагы кебек үк, Атлантик океанда да барлык диярлек табигый пояслар бар . Алар эчендә диңгезләрнең һәм култыкларның (Урта диңгез, Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм башка диңгезләр) табигый комплекслары аерылып тора. Үзләренең табигате ягыннан алар океанның ачык өлеше комплексларыннан аерылалар.

Төньяк субтропик пояста үзенең табигате белән гаҗәеп булган Саргасс диңгезе — ярсыз диңгез урнашкан. Аның чикләрен агымнар барлыкка китерә. Бу диңгез суының тозлылыгы (37 % ка кадәр) һәм температурасы югары. Океанның ачык зәңгәр өслегендә яшел-көрән таплар булып Саргасс суүсемнәренең кечкенә бәйләмнәре калкып тора. Суы планктонга ярлы. Монда кошлар да бик сирәк. Океанологлар мондый районнарны «зәңгәр океан чүлләре» дип атыйлар.

Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре үзгәртү

Океанның ике ягына да хуҗалык ягыннан нык үскән илләр урнашкан. Атлантика аша иң мөһим диңгез юллары уза. Атлантик океан бик күптәннән инде балык һәм җәнлекләрне күпләп тоту урыны санала. Китлар аулау кәсебе Бискай култыгында IX—XII гасырларда ук алып барылган.

Атлантик океанның табигый шартлары тереклек үсеше өчен бик уңайлы, шуңа күрә барлык океаннар арасында ул иң продуктив булып санала. Балык тотуның һәм башка диңгез продуктларын чыгаруның иң зур өлеше океанның төньягына туры килә. Әмма промыселның нык көчәюе соңгы вакытта биологик байлыкларның кимүенә китерде.

Атлантик океан шельфлары нефтькә һәм башка файдалы казылмаларга бай. Мексика култыгында һәм Төньяк диңгез шельфларында меңләгән скважина борауланган. Шәһәрләр үсү, күп кенә диңгезләрдә һәм океанның үзендә суднолар йөрүнең артуы сәбәпле, соңгы вакытта табигый шартларның начарлануы күзәтелә. Су һәм һава пычранган, океан һәм диңгез буйларында ял итү өчен шартлар начарланган. Мәсәлән, Төньяк диңгез күп километрларга җәелгән нефть таплары белән капланган. Төньяк Америка ярлары буенда нефть элпәсенең киңлеге йөзләрчә километрга җитә. Урта диңгез Җир шарында иң нык пычранган диңгезләрдән санала. Атлантика инде хәзер калдыклардан үзлегеннән генә чистарына алмый. Атлантик океанның пычрануына каршы көрәш халыкара бурыч булып тора. Океанга зарарлы калдыклар түгүне тыя торган килешүләр төзелде инде.

Чыганаклар үзгәртү

  • 7 сыйныфка «Материклар һәм океаннар географиясе» дәреслеге В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А. Щенев, © «Дрофа» нәшрияты, 2002, © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2006