Саргасс диңгезе
Саргасс диңгезе — Атлантик океандагы антициклон сулар әйләнеше районы. Көнбатышта — Гольфстрим, төньякта — Төньяк Атлантик, көнчыгышта — Канар, көньякта — Төньяк Пассат агымнары белән чикләнә. Саргасс диңгезе тулысынча диярлек саргасс суүсемнәре белән капланган.
Саргасс диңгезе | |
... хөрмәтенә аталган | Саргассум[d] |
---|---|
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Төньяк Атлантика[d] |
Киңлек | 1100 km |
Вертикаль тирәнлек | 7000 метр |
Саргасс диңгезе Викиҗыентыкта |
Географиясе
үзгәртүМәйданы, агымнарның урнашуына бәйле, 6-7 млн кв.км тәшкил итә. Яр буйларыннан ерак ята. Төньяк-көнбатыш өлешендә вулканик Бермуд утраулары урнашкан. Су температурасы диңгез өстендә кышын 18-23 °С, ә җәен 26-28 °C тәшкил итә. Тозлылыгы 36,5—37 ‰. Зур өлеше Төньяк-Америка котловинасында 6000 метрдан артык тирәнлекләрдә ята. Максималь тирәнлеге — 6995 метр.
Саргасс диңгезендә океаник агымнар тарафыннан барлыкка китерелгән пластик һәм башка калдыклардан җыелган гаять зур чүп табы бар[1].
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Саргассы впервые отсняты из космоса. әлеге чыганактан 2008-06-08 архивланды. 2019-02-24 тикшерелгән.
- Моря Атлантического океана. 2019-02-24 тикшерелгән.
- Саргассово море // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.