Төньяк Боз океаны

океан
(Арктика битеннән юнәлтелде)

Төньяк-Боз океаны (шулай ук Арктик океан) — мәйданы буенча Җир шарында иң кечкенә океан, Авразия һәм Төньяк Америка арасында урнашкан. Төньяк Боз океаны — Җир шарындагы океаннарның иң сае.

Төньяк Боз океаны
Сурәт
Күлгә коючы елгалар Кукпук[d], Вулф[d] һәм Худ[d]
Су җыю бассейны Arctic Ocean basin[d]
Объектның бассейны илләре Россия, Норвегия, Исландия, Гренландия[d], Канада һәм Америка Кушма Штатлары
... хөрмәтенә аталган төньяк
Административ-территориаль берәмлек халыкара сулар[d]
Иң түбән ноктасы Molloy Deep[d][1]
Вертикаль тирәнлек 5550 метр[1] һәм 1038 метр[2]
Мәйдан 14 056 000 ± 1 км²
Күләм 18 750 000 кубический километр
Батиметрическая карта
Бассейн категориясе Төркем:Төньяк Боз океаны бассейны
Карта
 Төньяк Боз океаны Викиҗыентыкта

Мәйданы 14,75 млн. км², уртача тирәнлеге 1225 м, иң зур тирәнлеге 5527 м (Гренланд диңгезе). Су күләме 18,07 млн. км³. Төньяк Боз океаны климатның кырыслыгы, бозларның күплеге һәм чагыштырмача сай булуы белән аерылып торучы океан. Анда тереклек күрше океаннар белән су һәм җылылык алмашуга тулысынча бәйле.

Океанның географик урыны үзгәртү

Төньяк Боз океаны — Җир шарындагы океаннарның иң кечкенәсе һәм иң сае. Ул Арктика үзәгендә урнашкан, ә океанны, материкларның океанга кереп торган өлешләрен, утрауларны һәм архипелагларны эченә алган Арктикада үзе Төньяк полюс тирәли барлык киңлекне били.

Океанның зур өлеше диңгезләрдән тора, аларның күбесе — кы рый диңгезләр, һәм бары тик берсе генә — эчке диңгез. Океанди материкларга якын урнашкан утраулар күп.

Океанны тикшерү тарихы үзгәртү

Төньяк Боз океанын тикшеренү — күп кенә илләрнең диңгезчеләре, сәяхәтчеләре һәм галимнәренең буыннан буынга дәвам иткән героик батырлыклары тарихы ул. Борынгы заманнарда ышанычсыз агач көймә һәм каекларда рус кешеләре — поморлар сәяхәткә чыга торган булганнар. Грумантти (Шпицбергенда) кышлаганнар, Объ елгасы тамагына таба йөзгәннәр. Алар балык тотканнар, диңгез җәнлекләре аулаганнар һәм поляр суларда йөзү шартларын яхшы белгәннәр. Русларның бу якларда йөзүе турындагы мәгълүматлардан файдаланып, инглизләр һәм голландлар Европадан Көнчыгыш илләренә (Кытайга һәм Һиндстанга) баруның иң кыска юлларын эзләп табарга омтылганнар. XVI гасыр ахырында Виллем Баренц сәяхәте нәтиҗәсендә океанның көнбатыш өлешенең картасы төзелгән. Океанның ярларын планлы өйрәнүне Бөек төньяк экспедициясе башлап җибәрә (17331743). Экспедициядә катнашучылар фәнни батырлык күрсәтәләр — Печора тамагыннан алып Беринг бугазына кадәр юл узып, ярларны картага төшерәләр.

Океанның поляр яны өлкәләре табигате турында беренче мәгълүматлар XIX гасыр ахырында Ф. Нансенның «Фрам» судносындагы дрейфы һәм XX гасыр башында Г. Седовның «Изге Фока» шхунасында полюска таба йөзүе вакытында туплана. Океан аша бер навигациядә йөзеп үтү мөмкинлеге 1932 елда «Сибиряков» бозваткычы экспедициясе тарафыннан исбатлана. О. Ю. Шмидт җитәкчелегендәге бу экспедициядә катнашучылар океан тирәнлеген, бозларның калынлыгын үлчиләр, һава торышын күзәтәләр.

Безнең илдә бу океанны тикшеренүләрнең яңа алымнарын эшләделәр. 1937 елда йөзмә бозда «Төньяк полюс» (ТП-1) дигән беренче поляр станция оештырыла. И. Д. Папанин җитәкчелегендәге дүрт котыпчы боз өстендә Төньяк полюстан Гренландия диңгезенә кадәр героик дрейф уздылар.

Океанны тикшерү өчен хәзер самолетлар кулланыла. Алар боз өстенә төшеп утыралар һәм Оер тапкырлы күзәтүләр башкаралар. Космостан төшереп алынган рәсемнәр океан өстендәге атмосфера торышының үзгәреше, бозларның хәрәкәте турында мәгълүматлар бирә.

Барлык бу тикшеренүләр нәтиҗәсендә Төньяк Боз океанының табигате: аның климаты, органик дөньясы турында гаять күп материал тупланды; океан төбе рельефының төзелеше аныкланды, океан төбендәге агымнар өйрәнелде.

Боз океаны табигатенең шактый гына серләре хәзер билгеле инде, шулай да киләчәк буыннарга, шул исәптән бәлкем сезнең арадан да кемнәргәдер, күп нәрсәне ачарга туры килер әле.

Табигатенең үзенчәлекләре үзгәртү

Океан төбе рельефының төзелеше катлаулы. Океанның үзәк өлеше тау сыртлары һәм тирән ярылулар белән кискәләнгән. Тау сыртлары арасында тирән иңкүлекләр һәм казанлыклар ята. Океанның характерлы үзенчәлеге — киң шельф, ул океан төбенең өчтән бер өлешеннән артыграк мәйданын алып тора.

Климат үзенчәлекләре океанның поляр өлкәдә булуы белән билгеләнә. Аның өстендә арктик һава массалары өстенлек итә. Җәен томаннар еш була. Арктик һава массалары Антарктида өстендә формалаша торган һава массаларыннан шактый җылырак. Моның сәбәбе — Боз океаны суларында җылылык запасы булу, чөнки океан даими рәвештә Атлантика суларының һәм азрак күләмдә Тын океан суларының җылысын алып тора. Шул рәвешчә, тулаем алганда һәм, сәер тоелса да, аеруча кышын Төньяк Боз океаны Төньяк ярымшарның гаять зур коры җир мәйданнарын суытмый, ә киресенчә, шактый җылытып тора.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш җилләре тәэсирендә Төньяк Атлантикадан Боз океанына Төньяк Атлантика агымының куәтле җылы су ташкыны агып керә. Евразия ярлары буенда сулар көнбатыштан көнчыгышка хәрәкәт итә. Беринг бугазыннан алып Гренландиягә кадәр бөтен океан буйлап сулар кире юнәлештә — көнчыгыштан көнбатышка таба хәрәкәт итә. Бу океан табигатенең иң характерлы үзенчәлеге — анда бозлар булу. Аларның барлыкка килүе өске су массалары температурасының түбән һәм тозлылыгының чагыштырмача аз булуы белән бәйләнгән. Бу суларны зур күләмдә материктан агып төшә торган елга сулары төчеләтә.

Бозларның башка океаннарга чыгуы кыенлашкан. Шуңа күрә биредә 2—4 метрлы һәм аннан да калынрак күпьеллык бозлар өстенлек итә. Җилләр һәм агымнар бозларның хәрәкәтен һәм кысылуын китереп чыгара, кар-боз өемнәрен (торослар) барлыкка китерә.

Океанда организмнарның төп массасын салкын суда һәм хәтта боз өстендә яшәргә сәләтле суүсемнәр хасил итә. Органик дөньясы Атлантика тирәсендәге районда һәм елга тамаклары янындагы шельфта гына бай. Бу урыннарда планктон хасил була, төптә суүсемнәр үсә, балыклар (тәрәч, навага, палтус) йөзә. Океанда кит, тюлень, моржлар бар. Арктикада ак аюлар, диңгез кошлары тереклек итә; кошлар бик зур төркемнәр (колонияләр) булып яр буйларында яши. Гаять зур «кошлар базары»ның барлык вәкилләре океанда туклана.

Боз океанында ике табигый поясны аерып йөртәләр. Поляр (арктик) поясның чиге көньякта якынча континенталь шельф кырые белән тәңгәл килә. Океанның аеруча тирән сулы һәм кырыс бу өлеше хәрәкәттәге бозлар белән капланган. Җәен боз өсләрен эреп җыелган су каплап ала. Бу пояс организмнар тереклеге өчен аз яраклы.

Океанның коры җиргә якын өлеше субполяр (субарктик) пояска керә. Болар, нигездә, Төньяк Боз океаны диңгезләре. Монда табигать бик үк кырыс түгел. Җәен ярга якын өлешендәге сулар боздан арчыла һәм елга суларыннан бик нык төчеләнә. Атлантикадан үтеп керә торган җылы сулар монда планктонның үсүе өчен уңай шартлар тудыра, ә алар белән балыклар туклана.

Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре үзгәртү

Ярларын бу океан сулары юа торган илләр өчен Төньяк Боз океаны бик зур әһәмияткә ия. Океанның кырыс табигате анда файдалы казылмалар эзләүне кыенлаштыра. Шулай да Карск һәм Баренц ярлары буенда нефть һәм табигый газ ятмалары эзләп табылган инде.

Океанның биологик байлыклары зур түгел. Атлантика яны районында балык тоталар һәм суүсемнәр җыялар, тюлень аулыйлар. Океанда кит аулау бик нык чикләнгән.

Төньяк диңгез юлын үзләштерү үткән гасырның 30 нчы елларында гына башланды. Төньяк диңгез юлыАрктикада суднолар йөрүнең төп мәгистрәле, ул Европа һәм Ерак Көнчыгыш портлары арасын шактый нык кыскарта. Төньяк диңгез юлы Себерне үзләштерүдә гаять зур роль уйный. Бу юл белән Себергә җиһазлар һәм азык-төлек алып баралар, аннан агач һәм руда кайтаралар. Навигация 2—4 айлап дәвам итә, ә аерым урыннарда, бозваткычлар йөреп торганда, ул озаккарак сузыла. Эре портлар: Мурманск, Беломорск, Архангельск, Диксон, Тикси, Певек (Россия); Тромсө, Тронһейм (Норвегия); Чөрчилл (Канада). Төньяк диңгез юлы эшен тәэмин итү өчен, безнең илдә махсус хезмәт күрсәтү оештырылган: поляр авиация, яр буенда һәм йөзмә бозларда метеорологик станцияләрнең бөтен бер челтәре төзелгән.

Төньяк Боз океанын кыю кешеләр — «полярниклар» (котыпчылар) өйрәнә. Котыпчы булу профессия белән генә түгел, бәлки географик эшчәнлек белән дә билгеләнә. Кешенең куәтле техникадан файдалануына карамастан, Төньяк Боз океанында эшләү кыен һәм куркыныч. Котыпчыларга кыюлык һәм батырлык, чыдамлык һәм хезмәт сөкәчәнлек кенә түгел, бәлки югары һөнәри осталык та хас.

Чыганаклар үзгәртү

  • 7 сыйныфка «Материклар һәм океаннар географиясе» дәреслеге В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А. Щенев, © «Дрофа» нәшрияты, 2002, © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2006

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Five Deeps Expedition is complete after historic dive to the bottom of theArctic Ocean
  2. https://www.marianatrench.com/mariana_trench-oceanography.htm