Океан
дөнья океаны өлеше булган, кыйтгалар арасында урнашкан, су әйләнеше һәм башка специфик системаларның хуҗасы булган иң зур су объектын билг
Океан (бор. грек. Ὠκεανός, борынгы-грек тәңресе Океан исеменнән) — дөнья океаны өлеше булган, кыйтгалар арасында урнашкан, су әйләнеше һәм башка специфик системаларның хуҗасы булган иң зур су объектын билгеләгән термин. Үз эченә океаннарны һәм диңгезләрне керткән Дөнья океанының мәйданы бөтен җирнең якынча 71 %-тын тәшкил итә (361 миллион квадрат километр).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Океан | |
Кайда өйрәнелә | океанология[d] һәм океанография[d] |
---|---|
Нинди веб-биттә тасвирланган | whosonfirst.org/docs/placetypes/#ocean |
Һәштәге | ocean[1] |
Саны | 5 |
Моның каршысы | кыйтга |
Океан Викиҗыентыкта |
2000 елда Халыкара гидрографик оешма тарафыннан кабул ителгән дөнья океанның бүленүенә күрә бөтен океаннар 5-кә бүленә:
Океан | Мәйдан, млн км² |
Күләм, млн км³ |
Урта тирәнлек, м |
Иң зур тирәнлек, м |
Диңгезләр |
---|---|---|---|---|---|
Атлантик | 91,6 | 329,7 | 3 600 | 8 742 (Пуэрто-Рико) | Балтыйк, Төньяк, Урта, Карá, Саргасс, Кариб, Әдрән, Азак, Балеар, Ионик, Ирланд, Мәрмәр, Тиррен, Эгей; Бискай култыгы, Гвинея култыгы, Мексика култыгы, Гудзон култыгы |
Һинд океаны | 73,556 | 292,1 | 3 890 | 7 725 (Зонд иңкүлеге) | Андаман, Гарәп, Арафур, Кызыл, Лаккадив, Тимор; Бәңгәл култыгы, Фарсы култыгы |
Төньяк-Боз океаны | 14,75 | 18,1 | 1 225 | 5 527 ( Гренланд диңгезендә) | Норвег, Баренц, Ак, Кáра, Лаптевлар, Көнчыгыш-Себер, Чукотка, Гренланд, Бофорт, Баффин |
Тын океан | 169,2 | 710 | 4 280 | 11 022 (Мариан иңкүлеге) | Беринг, Охота, Япон, Көнчыгыш-Кытай, Сары, Көньяк-Кытай , Ява, Сулавеси, Сулу, Филипин, Мәрҗән, Фиджи, Тасман |
Көньяк океан | 20,327 | 90 | 4 500 | 7 235 (Көньяк-Сандвич иңкүлеге) | Уэдделла, Скош, Беллинсгаузен, Росс, Амундсен, Дейвис, Лазарев, Рисер-Ларсен, Космонавтлар, Бердәмлек, Моусон, Дюрвил, Сомов |