Кара диңгезе

диңгез

Кара диңгез белән бутамаска.

Кара диңгезе
Карское море
Мәйдан 893400 км2
Иң зур тирәнлек 620 м
Уртача тирәнлек 50—100 м
Күләм 101000 км3

Кара диңгезе (рус. Карское море) —Төньяк Боз океаны диңгезләренең берсе. Россия ярларын юа.

Физик-географик урыны үзгәртү

Диңгез Ауразияның төньяк яры һәм Яңа Җир, Франц-Иосиф, Төньяк Җир, Гейберг утраулары белән чикләнгән. Диңгезнең төньяк өлешендә, 1924 елда ачылган Бизе утравы урынлашкан.

Диңгез башлыча су баскан урыннарда (шельфта) урынлашкан, бик күп утраузар калған. Тирәнлеге 50—100 метр, иң зур тирәнлек 620 метр. Мәйданы 893 400 км².

Диңгезгә тулы сулы Об, Енисей, Таз елгалары коя.

Кара диңгезе Россиядә иң салкын диңгезләрнең бересе, тик елгалар тамагында гына җәй су температурасы 0 °C югарырак була. Томан һәм штормлар еш була. Елның күп вакытында диңгез боз белән капланган.