Норвегия корольлеге (норв. Kongeriket Norge, нюнорск Kongeriket Noreg), Норвегия — Төньяк Аурупада, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Швеция, Финляндия һәм Русия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.

Норвегия корольлеге
Flag of Norway.svg Норвегия илтамгасы
Байрак Илтамга
Норвегия милли һимны
Europe-Norway.svg
Рәсми телләр букмол[d], саамские языки[d], нюнорск[d], квенский язык[d] һәм Норвег теле
Башкала Осло[1]
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

5 213 985 кеше кеше (1 гыйнвар 2016)[2]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

499 817 138 323 $[3] $
КПҮИ  0,811, 0,828, 0,849[4], 0,883, 0,917[4], 0,931, 0,94[4], 0,941[4], 0,942[4], 0,942[4] һәм 0,944[4] 
Акча берәмлеге Норвегия кронасы[d]
Интернет-домен .no
ISO коды NO
ХОК коды NOR
Телефон коды +47
Сәгать кушаклары UTC+01:00
Балигъ булу яше 18 яшь

Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.

Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Аю утравы керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла[5].

Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрдән санала [6][7]. Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә [8].

Эчтәлек

Географик мәгълүматҮзгәртү

Норвегия Скандинавия ярымутравының төньяк-көнбатышы территориясе буенча сузыла (иң киң урында — 420 км). Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Швеция (чик буе — 1630 км), Финляндия (760 км) һәм Русия (196 км) белән чиктәш.

СәясәтҮзгәртү

Норвегия — конституцион монархия һәм парламент демократиясе принципларына нигезләнгән унитар дәүләт. Илдә кайбер төзәтүләр ясалган 1814 елгы конституция гамәлдә. Дәүләт башлыгы булып король санала. 1991 елдан бирле бу исемне Һаральд V йөртә.

ПарламентҮзгәртү

Канун чыгару хокукына икепалаталы парламент — Стортинг ия. Аңа 169 депутат керә. Стортинг 4 ел саен сайлана.

МәхкәмәҮзгәртү

Административ-территориаль бүленешҮзгәртү

Акча һәм салымнарҮзгәртү

Илдә хезмәт хакы зур булу белән бергә, салымнар да саллы гына. Аена 3 мең доллар алучы “хәерчеләр” 36 процент салым, урта сыйныф – 48 процент, миллионерлар 52 процент түли. Дәүләтнең шундый салым сәясәте аркасында биредә череп баеганнар юк. Идән юучы белән банкир арасында аерма 3 мәртәбә генә.

Илдәге мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, балалар пособиеләре, пенсияләр, юл төзелешләре, аэропортлар, шәһәр инфраструктурасы, экология, югары технологияләр һәм башкалар менә шушы салымнар хисабына финанслана. Туучылар санын арттыру максатыннан Һәрбер балага 18 яшькә җиткәнче ай саен 150 доллар пособие бирелә. Пенсиягә 67 яшьтән чыгалар. Пенсиянең күләме иң югары хезмәт хакының 60 процентын тәшил итә. Эшсезләр (болар гадәттә предприятие банкротлыкка чыгу сәбәпле эш урыннарын югалтучылар) 3 ел дәвамында үзләренең соңгы хезмәт хакларының 90 проценты күләмендә пособие алалар.[9]

ХалыкҮзгәртү

МилләтләрҮзгәртү

ТелләрҮзгәртү

ДинҮзгәртү

ТарихҮзгәртү

Төп мәкалә: Норвегия тарихы

Тарих булмаган чорҮзгәртү

Иртә мезолит дәверендә Норвегия территориясенә ике аучылар һәм туплаучылар кардәш мәдәниятле кабилә кергән. Алар Фосна һәм Комса һәйкәлләре буенча аталганнар. Боз чоры тәмамлануга Норвегия климаты аеруча кешеләр өчен уңайлы булган, шул сәбәпле Норвегия Җир шарында кешеләр иң күп яшәгән территорияләрдән булган.

ИкътисадҮзгәртү

1970 нче елларга кадәр Норвегия диңгезчеләр, балыкчылар һәм урман кисүчеләр яши торган бай булмаган илләр рәтендә йөргән. Ләкин 1969 елда Ставангер авылы тирәсендә нефть һәм табигый газ ятмалары табалар. Шуннан соң илдәге тормыш тамырдан үзгәрә. Норвегиялеләр бу уңайдан референдум үткәрәләр һәм шуның нәтиҗәләре нигезендә, беренчедән, бу байлыкларны мәңге хосусыйлаштырмаска, ягъни бары тик дәүләт милке итеп калдырырга дигән фикергә киләләр, икенчедән, нефть һәм газ сатудан кергән акчаның нәкъ яртысын, әлеге запаслар беткәч файдаланырга дип, киләчәк буыннар фондына күчереп барырга булалар. Хәер, табышның калган икенче яртысы аларга Төньяк Европада тормыш дәрәҗәсе иң югары булган илләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә. Норвегия – “кара алтын” сату буенча дөньяда өченче урында тора. Норвегиянең уңышы илдәге нефть ятмаларында һәм аны сатудан кергән акчаны дөрес куллануда. Шуңа күрә бүген монда заманында СССР гражданнары күз алдына китергән коммунизм хөкем сөрә. Биредә хәерчеләр, эшсезлек юк. Хәтта идән юучы булып эшләүче дә ике дә уйламыйча үзенә йорт сатып ала ала – эшле кешегә банк һәрвакытта да ссуда бирә.[9]

МәдәниятҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү