Чехослова́кия (чех. Československo, словак. Česko-Slovensko) — Үзәк Аурупадагы дәүләт (1993 елга кадәр бар булган). 1918 елда Австрия-Маҗарстан [2] империясенең таркалуы натиҗәсендә чех һәм словак халыклары җирләрендә барлыкка килгән. 1938 елның октярбрь — 1939 елның мартында Өченче рейх тарафыннан басып алынган. 1945 елның маенда Чехословакия территориясе азат ителгән; 1948 елда халлык демократик җөмһүрияте игълан ителгән. Хакимият башында Чехословакия коммунистик фрикасе торган (1989 елга кадәр). 1960—1990 елларда Чехословакия Социалистик Җөмһүрияте (ЧССҖ) дип аталган. 1968 елдан сәяси системаны үзгәртү омтылулары 1968 елда Варшава килешүе илләре (ССРБ, Болгария, Маҗарстан, АДҖ, Польша) көчләре тарафыннан бастырылган. 1990 елдан Чех һәм Словак Федератив Җөмһүрияте (ЧСФҖ) исемен йөрткән. 1992 елның ноябрендә Чехословакия парламенты 1993 елның 1 гыйнвардан чехословак федерациясе туктатылганлыгы һәм ул Чехия һәм Словакия җөмһүриятләренә аерылганлыгы турында федерал канун кабул итте.

Чехословакия
унитар җөмһүрият (1918—1938, 1945—1968)
федератив җөмһүрият (1938—1939, 1969—1993)

28 октябрь 1918 — 1 гыйнвар 1993



 

Байрак Герб
Шигарь
«Veritas Vincit» («Хакыйкать җиңә»)
Гимн
Чехословакия гимны
Зур шәһәрләр Праһа, Брно, Братислава
Тел(ләр) чех, словак
1920-38 елларда, конституция буенча — «чехословак» теле[1]
Дин католикчылык
Домен .cs
Мәйдан 127 900 км² (1992)
Халык 15,6 млн кеше (1992)
Президент
 - 1918—1935 Томаш Масарик
 - 1935—1938 Эдвард Бенеш
 - 1938—1939 Эмиль Гаха
 - 1940—1948 Эдвард Бенеш (1940—1945 елларда — сөргендә хөкүмәтенең идарәчесе)
 - 1948—1953 Клемент Готвальд
 - 1953—1957 Антонин Запотоцкий
 - 1957—1968 Антонин Новотный
 - 1968—1975 Людвик Свобода
 - 1975—1989 Густав Гусак
 - 1989—1992 Вацлав Һавел
Сәгать поясы UTC+1
Телефон коды 42

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Václav Dědina (1936) (in cs). Československá vlastivěda. 5. Praha: Sfinx. p. 164. http://books.google.com/books?id=f2oZAAAAIAAJ&q=%22jazyk+%C4%8Deskoslovensk%C3%BD+jest+st%C3%A1tn%C3%ADm%22&dq=%22jazyk+%C4%8Deskoslovensk%C3%BD+jest+st%C3%A1tn%C3%ADm%22&hl=en&ei=8KPkTe2IKMbLswbQ7pWVBg&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=2&ved=0CC0Q6AEwAQ. 
  2. Vratislav Preclík (2016). Masaryk a legie (Masaryk and legions), váz. kniha, 219 pages, first issue vydalo nakladatelství Paris Karviná, Žižkova 2379 (734 01 Karvina, Czech Republic) ve spolupráci s Masarykovým demokratickým hnutím (Masaryk Democratic Movement, Prague), 2019, ISBN 978-80-87173-47-3, pages 36 - 39, 41 - 42, 106 - 107, 111-112, 124–125, 128, 129, 132, 140–148, 184–199.