Вацлав Һавел (чех. Václav Havelчех дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент, хокук яклаучы.

Вацлав Һавел
Туган телдә исем чех. Václav Havel
Туган 5 октябрь 1936(1936-10-05)
Праһа, Чехословакия
Үлгән 18 декабрь 2011(2011-12-18) (75 яшь)
Градечек, Чехия
Үлем сәбәбе сулыш алу җитлексезлеге[d]
Күмү урыны Винограды зираты[d][1][2]
Яшәгән урын U dejvického rybníčku[d][3]
Rašínovo nábřeží 78[d][4]
Rašínovo nábřeží 78[d][4]
Ватандашлыгы  Чехословакия
 Чехия
Әлма-матер Чехия техника университеты[d][5], Прага сәнгать академиясенең театр факультеты[d] һәм Штепански урамындагы академик гимназия[d][5]
Һөнәре сәясәтче, драматург, диссидент
Эш бирүче Divadlo Na zábradlí[d][5], Пражский городской театр[d], пивоварня Трутнов[d][6], Высшая школа химической технологии[d][5], Свободный театр[d], Театр «У Новака»[d], Театр ABC[d], Театр сатиры[d], Государственный театр киноактёра[d] һәм Театр «V + W»[d]
Сәяси фирка Ватандашлар форумы[d]
Җефет Ольга Гавлова (1964—1996 еллар);
Дагмар Вешкрнова (1997 елдан)
Балалар юк
Ата-ана
Кардәшләр Иван М. Гавел[d][8]

 Вацлав Һавел Викиҗыентыкта

1936 елның 5 октябрендә туа. 1948 елда хакимияткә килгән коммунистлар алар гаиләсе милкенең зур өлешен тартып ала, Һавелга югарырак белем алу мөмкинлеге бирми. Хәрби хезмәттән соң ул театр тормышына чума. Баштарак сәхнә эшчесе буларак катнашса, соңрак 1960 елларда коммунистик тормышның абсурд якларын чагылдыручы пьесалар яза башлый.

1968 елда Праһа язы реформаларын бастыру өчен Чехословакиягә Советлар җитәкчелегендәге Варшава пакты гаскәрләре бәреп керә. Һавелның пьесаларын сәхнәләштерү тыела, аның үзен даими күзәтә башлыйлар. 1976 елда Һавел коммунистик хакимияттән кеше хокукларын хөрмәт итү турында имзаланган халыкара килешүләрне үтәүне сораган Хартия 77-не әзерләүдә катнаша. Бу хартияне имзалаучыларга җәза билгеләнә. Һавелны өч ярым елга төрмәгә ябалар.

1989 елда Көнчыгыш Европадагы совет блогы илләр зур үзгәрешләр чигенә килеп җитә. Шул елның сентябрендә көнбатышка качу максаты белән Праһага Көнчыгыш Алманиядән меңнәрчә алман агыла башлый. Ике ай соңрак Берлин дивары җимерелә. 17 ноябрьдә Праһада студентлар демонстрациясен полиция көч белән бастыра. Бу Бәрхет инкыйлабы буларак танылган халык теләктәшлеге күтәрелешенә этәргеч бирә. Ватандашлар форумы исемле оппозицион төркем оештыручыларның берсе Вацлав Һавел ул инкыйлабның җитәкчесенә әверелә. Коммунистик хакимият зур тизлек белән җимерелә барганда Һавел 10 декабрь – халыкара кеше хокуклары көнендә президентлык көрәшен башлый.

Үзгәрешләр таләп итеп беренче зур демонстрацияләр җыелуга алты атна да тулмастан, 1989 елның 29 декабрендә Һавел президент булып сайлана. 1990 елда яңадан сайланганнан соң Вацлав Һавел словак милләтчеләренә каршы торып Чехословакия федерациясен саклап калырга тырыша. Әмма федерацияне саклап калуга ирешә алмыйча 1992 елда вазифасыннан китә. Словакия белән аерылышудан соң 1993 елда ул инде яңа ил, бәйсез Чехия президенты итеп сайлана. 1998 елда тагын бер мөддәткә сайлана.[9] 2003 елда Һавел президентлыктан киткәндә Чехия инде НАТО әгъзасы була һәм Европа Берлеге бусагасына аяк баса.

Коммунистик төрмәләрдә утырганнан бирле үпкә авыруларыннан интеккән Һавелның сәламәтлеге соңгы елларда аеруча начарланды. 1996 елда аның беренче хатыны Ольга үпкәсендәге яман шеш арыруыннан вафат була. Һавелның үпкәсендәге яман шеш операция белән кисеп алына. Ике ел соңрак исә ул эчәк операциясеннән соң хәле нык начараеп китеп аздан гына үлми кала.

Вацлав Һавел 2011 елның 18 декабрендә вафат була[10].

Вацлав Һавел (2009)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү