Австро-Маҗарстан

(Австрия-Маҗарстан битеннән юнәлтелде)

Австро-Маҗарстан (алман. Österreich-Ungarn; рәсми рәвештә 1868 елның 14 ноябреннән — алман. Die im Reichsrat vertretenen Königreiche und Länder und die Länder der heiligen ungarischen StephanskroneПатшалыклар һәм Рейхсратта тәкъдим ителгән җирләр, шулай ук Изге Стефанның Маҗарстан таҗы җирләре; рәсми булмаган тулы исеме Австро-Маҗарстан монархиясе, алман. Österreichisch-Ungarische Monarchie, маҗар. Osztrák-Magyar Monarchia, рум. Monarhia Austro-Ungară, итал. Monarchia Austro-Ungarica, словак. Rakúsko-Uhorská monarchia, чех. Rakousko-Uhersko monarchia) — 1867—1918 елларда Үзәк Аурупада булган күпмилләтле дәүләт; Австрия һәм Маҗарстанның реаль униясе[2].

Австро-Маҗарстан
алман. Österreichisch-Ungarische Monarchie
маҗар. Osztrák–Magyar Monarchia

Империя

15 март 1867 — 12 ноябрь 1918


Австрия һәм Маҗарстан байраклары
(Цислейтания һәм Транслейтания байраклары)
Урта герб
Шигарь
лат. Viribus Unitis
шулай ук
лат. Indivisibiliter ac Inseparabiliter

1908—1918 елларда Австро-Маҗарстан
Башкала Вена һәм Будапешт
Тел(ләр) Рәсми телләр:

алман теле һәм маҗар теле
Халык телләре:
алман, маҗар, словак, ләх, чех, словен, хорват, босняк, серб, румын, итальян, украин, идиш телләре

Дин католиклык, православлык, кальвинизм, иудаизм, лютеранлык һәм ислам (1908 елдан соң)[1]
Акча берәмлеге гульден, крона (1892 елдан)
Мәйдан 676 615 км²
Халык 52 749 900 кеше
Идарә итү төре дуалистик монархия
Нәсел Һабсбург-Лотарингия династиясе
Тарих
 - 15 март 1867 Төзү
 -  19051906 Маҗарстан кризисы
 -  19081909 Босния кризисы
 - 28 июнь28 июль 1914 Июль кризисы
 -  19141918 Беренче бөтендөнья сугышы
 - 31 октябрь 1918 Таркалу
Элгәр дәүләтләр:
Варислар:
Австрия империясе
Алмания Австриясе
Маҗарстан Демократик Республикасы
Италия патшалыгы
Беренче Чехословакия республикасы
Словеннар, хорватлар һәм серблар дәүләте
Ләхстан Республикасы
Румыния патшалыгы
Көнбатыш Украина халык республикасы
Гуцул Республикасы
Команча Республикасы
Серб-маҗар Баранья-Байя республикасы
Лемка-русин Республикасы
Тарнобжег республикасы
Банат республикасы
Прекмурье республикасы

Элеккеге Австро-Маҗарстан территориясендә хәзерге Австрия, Бүснә-Һәрсәк, Маҗарстан, Словакия, Словения, Хорватия, Чехия дәүләтләре, шулай ук Румыния территориясенең яртысы диярлек (Трансильвания тарихи өлкәсе һәм Сучава жудецы) урнашкан; аерым өлешләре Италия (Трентино-Альто-Адидже автоном өлкәсе, Фриули-Венеция-Джулия өлкәсенең өлеше, шул исәптән Триест), Ләхстан (Кече Ләхстан һәм Субкарпат воеводлыклары), Сербия (Воеводина автоном крае, Белград өлеше), Каратау (Котор култыгы) составына керә. Украина дәүләтенең көнбатыш өлешләре шулай ук Австро-Маҗарстан составына кергән: Закарпатье (Карпат арты өлкәсе), Көнчыгыш Галиция (Ивано-Франковск, Львов, Тернополь өлкәләре) һәм Төньяк Буковина (Черновцы өлкәсе) тарихи өлкәләре. Моннан тыш, империя шулай ук Кытайның Тяньцзинь шәһәрендә концессиягә ия булган.

Искәрмәләр

  1. История государства Габсбургов: Австрийское дворянство 1806—1919 гг. Декрет императора Иосифа II от 1781 г. «Право веротерпимости» (алман. Toleranzpatent). әлеге чыганактан 2020-09-27 архивланды. 2024-02-22 тикшерелгән. История государства Габсбургов: Австрийское дворянство 1806—1919 гг. Декрет императора Иосифа II от 1781 г. «Право веротерпимости» (алман. Toleranzpatent)]
  2. Коркунов Н.М. Русское государственное право. Общая часть.Том I. Введение и общая часть. — 6-е изд.. — СПб.: Тип. М.М. Стасюлевича, 1909. — Т. 1. — С. 159, 161−162.

Сылтамалар