Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.


Финляндия, рәсми исеме Финляндия Җөмһүрияте (фин. Suomen tasavalta, швед. Republiken Finland) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Фиʜляʜдиᴙнең башкаласыҺелсинки шәһәре. Көнчыгышта Россия Федерациясе, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. Илнең мәйданы — 338 145 квадрат километр, ягъни Татарстан республикасына караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм сазлыклар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били.

Финляндия
Байрак
Илтамга
Шигарь I wish I was in Finland Edit this on Wikidata
Башкала Һелсинки
Халык саны 5 563 970 (31 декабрь 2022) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 6 декабрь 1917 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел фин теле, швед теле
География
Мәйдан 338,478.34 км²
Координатлар 65°N 27°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Александр Стубб
Башлык исеме Финләндиянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Петтери Орпо
Карта
Crefydd/Enwad Евангелическо-лютеранская церковь Финляндии, Финляндская православная церковь Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП 296 388 миллион US$ (2021), 280 826 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 9% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.75 (2014)[2]
КПҮИ 0.940 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 81.78049 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 27.7 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +358
ISO 3166-1 коды FI
ХОК коды FIN
Интернет домены .fi

Табигать үз халәтендә сакланган, илдә 60 000 чамасы күл исәпләнә.

Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлеге һәм Шенген килешүе, 2023 елның 4 апреленнән ― НАТО әгъзасы[7]. 2022 елның 5 июлендә НАТО илләренең барлык 30 илчесе дә керү турында протоколларга кул куйган, 2023 елның 31 мартына НАТОның барлык әгъза илләре парламентлары протоколларны ратификацияләгән.

Фиʜляʜдиᴙ — дөньяда беренче булып һәр ватандашының югары тизлекле интернетка кануни хокукын игълан иткән ил[8]. Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты үзенең яңа хисабында Фиʜлəʜдиᴙне яшәү өчен иң яхшы ил дип билгеләде[9]. «Newsweek» журналы шулай ук Фиʜлəʜдиᴙне «дөньяның иң яхшы илләре» исемлегендә беренче урынга куйган[10].

Исем этимологиясе үзгәртү

Фиʜляʜдиᴙ сүзе швед телендә булган Finland (“финнар җире”) сүзеннән килә.

Илнең фин исеме — Suomi. Бу исем барлыкка килүенең берничә версиясе бар:

  • Suomi исеме фин suomu («балык тәңкәсе») сүзеннән килгән, чөнки борынгы финнар киемнәрен балык тәңкәсеннән теккәннәр.
  • Башка теория буенча, Suomi — ялгызлык исем. Аны Дания патшасы йөрткән.
  • Тагын бер версия буенча, Suomi исеме эстон теленнән килә. Кайчандыр Sooma (soo — «сазлык», maa — «җир») дигән урын булган дип санала, һәм бу исем Фиʜлəʜдиᴙгә күчкән дигән фикер йөри.
  • Суоми “саами” сүзеннән килә (саами – элек бу җирләрдә яшәүче халыкның үзатамасы).

Географик мәгълүмат үзгәртү

Географик урнашуы үзгәртү

 
 
Космостан күренеш

Фиʜляʜдиᴙ Аурупаның төньягында урнашкан, аның байтак кына территориясе котып сызыгы артында (25 %). Коры җирдә Швеция (чик озынлыгы 586 км), Норвегия (чик озынлыгы 716 км) һәм Россия (чик озынлыгы 1265 км) белән, ә диңгездә Балтыйк диңгезенең Фин һәм Ботник култыклары аша Эстония белән чиктәш. Яр буе чиген санаганда ул 1 100 км га тигез. Утраулардан башка яр буе чиге 46 000 км. Яр буенча 81 000 гә якын утрау урнашкан (уртача зурлыклары 100 м²).

Ил үзе өч төрле географик төбәккә бүленә:

  1. Яр буе түбәнлеге — Ул Фин һәм Ботник култыклары буенда урнашкан, яр буйларында меңнәрчә текә тау һәм утрау бар. Төп архипелаглар: Аланд утраулары һәм Төрку архипелагы. Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан бик вак утраулар системасы Фиʜлəʜдиᴙдәге иң зур архипелаг — Архипелаг диңгезен барлыкка китерә.
  2. Эчке күлләр системасы (күлләр районы) — илнең үзәгеннән көньяктарак урнашкан кара урман һәм сазлыклар территориясе.
  3. Котып артында урнашкан җирләр үзенең ярлы туфрагы белән аерылып тора. Лапландия текә таулары һәм зур булмаган калкулыклары белән характерлана. Фиʜляндиянең иң биек ноктасы Фьельд Халти диңгез өстеннән 1328 метр биеклектә урнашкан.

Флора һәм фауна үзгәртү

 
Лапландиядәге төньяк боланнар

Фиʜлəʜдиᴙнең көньягыннан төньягына хәрәкәт иткәндә кече утрауларлы, диңгезле ландшафтның урманлы табигатькә алмашуы күзәтелә. Илнең төньягында исә зур Лапландия урманнары урнаша.

2008 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 35 милли парк урнашкан. Бу парк җирләрендә сирәк һәм кыйммәтле хайваннар һәм үсемлекләр төпләре яши, монда ландшафтның кызыклы формаларын, уникаль табигать объектларын очратып була. Паркларның гомуми мәйданы 8 мең дүрᴛкел киламитер тәшкил итә. Фиʜлəʜдиᴙ кануннары буенча һәр кеше ирекле рәвештә милли парклар территорияләрендә йөри ала[11]. Иң мәшһүр парклар арасында Урхо Кекконен милли паркы һәм Лемменйоки бар.

Геологик төзелеш үзгәртү

Фиʜляʜдиᴙнең күпчелек өлеше түбәнлектә урнашкан, ләкин илнең төньяк-көнчыгышта кайбер таулар биеклеге 1000 метрны уза. Фиʜляʜдиᴙ борынгы (1,4 — 3 млрд ел) кристаллик щитта урнашкан[12]. Анда шулай ук Скандинавия һәм Кола ярымутраулары, Балтыйк диңгезе һәм Ботник култыгы урнашканнар.

Халык үзгәртү

Фиʜляʜдиᴙ халык саны, 1750–2000[13]
Ел Халык саны Ел Халык саны
1750 ел 421,000 1880 ел 2,060,800
1760 ел 491,000 1890 ел 2,380,100
1770 ел 561,000 1900 ел 2,655,900
1780 ел 663,000 1910 ел 2,943,400
1790 ел 705,600 1920 ел 3,147,600
1800 ел 832,700 1930 ел 3,462,700
1810 ел 863,300 1940 ел 3,695,617
1820 ел 1,177,500 1950 ел 4,029,803
1830 ел 1,372,100 1960 ел 4,446,222
1840 ел 1,445,600 1970 ел 4,598,336
1850 ел 1,636,900 1980 ел 4,787,778
1860 ел 1,746,700 1990 ел 4,998,478
1870 ел 1,768,800 2000 ел 5,181,000

2008 елның ахырында Фиʜлəʜдиᴙ халык саны 5 544 877 кешене тәшкил итте (47 % — ир кешеләр һәм 53 % – хатын кызлар).

Халыкның тормыш озынлыгы: ир-атлар биредә 76 яшькә җитсә (Pоссиядә — 58,7 яшь), ә хатын-кызларның гомер озынлыгы 82,4 яшь (Россиядә — 71,8).[14]

Милли cостав үзгәртү

31.12.2008-гә Финляндия милли cоставы[15]:

 
Ил халкының күпчелеге көньякта яши

Фиʜляʜдиᴙдә яшәгән чит ил гражданнары — 2,7 %, илдә тумаганнар саны 4,1 %[16]. Иң зур милли азчылыклар арасында фин шведлары, татарлар, чегәннәр, саамнар.

Телләр үзгәртү

1922 елда кабул ителгән канун буенча Фиʜляʜдиᴙдә ике дәүләт теле (фин һәм швед телләре) бар. 1917 елга кадәр монда шулай ук рус теле дәүләт дәрәҗәсендә булган.

Фин телендә халыкның күпчелеге сөйләшә. Швед телендә халыкның 5,5 %-ты сөйләшә, уpыc телен 0,8 % белә, эстон телендә исә 0,3 % кеше аралаша. Башка телләрдә (шул исәптән татар телендә дә) 1,77 % кеше сөйләшә.

1992 елда «Саам теле турында канун» үз өченә кергән. Канун буенча саам теленә Фиʜляʜдиᴙдә махсус cтaтус бирелә[17].

Дин үзгәртү

Фиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча илдә Евангелик-лютеран чиркәү һәм Православ чиркәү дәүләт чиркәүләре булып санала[18]. Халыкның 13,5 %-ы бернинди дини төркемнәргә керми.

2010 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 45 мең мөселман яши. Күпчелектә бу — иммигрантлар һәм аларның балалары. Илдә 40 мәчет бар[19].

Фиʜляʜдиᴙ татарлары үзгәртү

 
Ярвәнпә мәчете

Фиʜляʜдиᴙдә 900гә якын татар яши. 2010 елда Фиʜляʜдиᴙ татарлары мәдәни оешмасы 75 еллыгын бәйрәм итте. Гомумән, Фиʜляʜдиᴙ татарлары бик актив дип санала. Даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә[20].

Фиʜляʜдиᴙ татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Фиʜляʜдиᴙдә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. 2009 елда мәчетнең эче яңартыла[21].

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Финляндия тарихы

Борынгы тарих үзгәртү

 
Иң иске тауда эшләнгән рәсемнәр

Археологик казынуларга күрә беренче кешеләр Фиʜляʜдиᴙдә кешеләр якынча безнең эрага кадәр 8500 елда яши башлаганнар. Алар ау һәм ризык җыю белән шөгыльләнгәннәр, таш кораллар кулланганнар. 3 меңъеллыкта (б. э. к.) балчыктан савыт-саба эшләнә башлаган [22]. 32 гасырда (б. э. к.) хәрби балталар белән бергә җирне хуҗалык итү максатыннан куллана башлыйлар.

Бронза гасырдан (1500—500 еллар б. э. к.) башлап, финнарның Скандинавия һәм Балтыйк регионнарның халыклары белән тыгыз аралашуы күзәтелә. 9 гасыр башына [23] Фиʜляʜдиᴙ чикләре түбәндәге җирләр белән чикләнгән:

Швед хакимияте (1150/1300—1809) үзгәртү

Викинглар чоры ахырында швед сәүдәгәрләре бөтен Балтыйк диңгезе регионында тәэсирләрен арттыралар. Берничә гасыр дәвамында Фиʜляʜдиᴙ Швеция хакимияте астында була.

Pәсәй империясендә (1809—1917) үзгәртү

Pоссия-Швеция сугышы нәтиҗәсендә (1808—1809) Финляндия Россия империясе дәүләтенә кушыла. Pоссия армиясе гарнизоннары өчен хәрби ныгытмалар төзелә. Рәсми яктан Фиʜляʜдиᴙ Россия империясе cоставына киң автономия белән керә. 1860 еллардан башлап илдә мәдәни милли күтәрелеш башлана, җирле зыялылар фин теленә дәүләт теле cтaтусын бирүне таләп иткән. Шул cтaтусны фин теленә Александр II бирщ. Автономия тиз ныгый, 1899 елда башланган уpыcлаштыру сәясәте дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшне ныгыта гына.

Бәйсез Фиʜляʜдиᴙ үзгәртү

Pоссиядә монархия җимерелгәннән һәм Октябрь инкыйлабыннан соң, большевиклар хакимияте фин Сенатына 1917 елның 6 декабрендә бәйсезлек игълан итәргә мөмкинлек бирә. Илдә гражданнар сугышы башлана. Аңарда 35000 нән артык кеше һәлак була.

“Аклар”ның җиңүеннән соң Фиʜляʜдиᴙ гаскәрләре Көнчыгыш Карелиягә һөҗүм итәләр. Беренче совет-фин сугышы башлана. Ул 1920 елда гына тәмамлана.

1939 елда Советлар Берлеге Фин сугышын башлый. Берничә бәрелештән соң Фиʜляʜдиᴙ үз территориясенең бер өлешен югалта.

Кыска вакытлы “дуслык”тан соң, 1941 елда СССР Фиʜляʜдиᴙ Хәрби Һава Көчләренең аэродромына һөҗүм итә, Фиʜляʜдиᴙ Икенче бөтендөнья сугышына, СССРга каршы сугышка керә. 1944 елның җәендә финнар белән СССР арасында солых килешүе төзелә.

Сугыш елларында көчсезләндерелгән Фиʜляʜдиᴙ, Карел муенын СССРга биреп, СССР белән мөнәсәбәтләрдә яңа курс ала. Урхо Кекконенның 25 еллык президентлыгында (1956—81) Скандинав илләре белән мөнәсәбәт яхшыртып, СССРдан да ерак тормыйлар.

1995 елның ахырында Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлегенә керә.

Дәүләт төзелеше һәм сәясәт үзгәртү

Фиʜляʜдиᴙ — бер өлешчә автономияле (Аланд утраулары) унитар дәүләт. Идарә итү формасы буенча Фиʜляʜдиᴙ — җөмһүрият.

Фиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча канун чыгару вазыйфалары белән Эдускунта исемле Фиʜляʜдиᴙ парламенты һәм президент шөгыльләнә. Канунны үтәү вазыйфалары президентка һәм Дәүләт Шурасына йөкләнгән.

Президент үзгәртү

Фиʜляʜдиᴙ президенты туры сайлаулар нәтиҗәсендә алты елга билгеләнә. 20002012 елларда бу вазыйфаны Тарья Халонен, 2012 елдан Саули Ниинистө, 2024 елдан Александр Стубб башкара.

Парламент үзгәртү

 
Эдускунта – Фиʜлəʜдиᴙ парламентының бинасы

Фиʜляʜдиᴙ парламентының төп институтлары 1863 елда барлыкка килгән. Pоссия императоpы Александр II 1863 елда фин сеймын чакыру турында карар кабул итә. Фиʜляʜдиᴙнең үзаллы (мөстәкыйль) үсеше шушы вакыйгага тыгыз бәйләнгән, чөнки фин теле рәсми хакимият теле итеп танылган.

Эдускунта — илнең бер палаталы парламенты, ул 200 депутаттан тора. Депутатлар бөтен халык сайлауларында сайланып, 4 елга билгеләнәләр.

2003 елдагы парламент сайлауларында 18 фирка катнаша, ләкин шулар арасынна парламентка бары 8 фирка генә керщ. Иң зур фиркаләр булып Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе, Фиʜляʜдиᴙнең Социал-демократик фиркасе, Милли коалиция, Сул берлек, Яшел берлек һәм Швед Халык фиркасе санала.

2007 елның мартында үткән парламент сайлауларының нәтиҗәләре буенча, иң зур тавышны (23,1 %) Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе ала (51 мандат). Шулай ук парламентка Милли коалиция (22,3 %, 50 урын), Социал-демократик фирка (21,4 %, 45 урын), Сул берлек (8,8 %, 17 урын), Яшел берлек (8,5 %, 15 урын), Швед Халык фиркасе (4,6 %, 9 урын), Христиан демократлар фиркасе (4,9 %, 7 урын) һәм «Чын финнар» фиркасе (4,1 %, 5 урын) уза.

Дәүләт һимны үзгәртү


OI MAAMME

(фин телендә)

Oi maamme, Suomi, synnyinmaa,

soi, sana kultainen!

Ei laaksoa, ei kukkulaa,

ei vettə, rantaa rakkaampaa,

kuin kotimaa təə pohjoinen,

maa kallis isien.

Ei laaksoa, ei kukkulaa,

ei vettə, rantaa rakkaampaa,

kuin kotimaa təə pohjoinen,

maa kallis isien.

VÅRT LAND

(швед телендә)

Vårt land, vårt land, vårt fosterland,

ljud hɵgt, o dyra ord!

Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand,

ej sənks en dal, ej skɵljs en strand,

mer əlskad ən vår bygd i nord,

ən våra fəders jord!

Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand,

ej sənks en dal, ej skɵljs en strand,

mer əlskad ən vår bygd i nord,

ən våra fəders jord!

ТУГАН ЯГЫМ

Әй, Суоми, туган ягым,

Горур яңгырый атың!

Түбәләре күккә ашкан таулар,

Диңгез дулкыннары каккан ярлар –

Кайларда гына бар тагын,

Синдәгедәй якын!

Түбәләре күккә ашкан таулар,

Диңгез дулкыннары каккан ярлар —

Кайларда гына бар тагын,

Синдәгедәй якын!

OUR LAND

(инглиз телендә)

Our land, our land, our fatherland,

Sound loud, O name of worth!

No mount that meets the heaven's band,

No hidden vale, no wavewashed strand,

Is loved, as is our native North,

Our own forefathers' earth.

No mount that meets the heaven's band,

No hidden vale, no wavewashed strand,

Is loved, as is our native North,

Our own forefathers' earth.

Һимнның тарихы

Бүген Фиʜляʜдиᴙдә кулланылган “Maamme” (“Туган ягым”) һимнының сүзләре 1846 елда шагыйрь Йоһан-Людвиг Рунеберг (Johan Ludvig Runeberg, 1804—1877) тарафыннан башта швед телендә язылган булган. Ә көен, Алманиянең Һамбург шәһәрендә туып, соңрак фин виолончельчесе, композиторы һәм, гомумән, “фин классик музыкасының атасы” дип танылган Фредрик Пациус (Fredrik Pacius, 1809—1891) иҗат иткән. Милли һимн исеменә дәгъва кылган шигырьләр һәм көйләр байтак булса да, аларның берсе дә халыкта киң таралыш тапмаган. Пациус һимнын беренче тапкыр 1848 елның 13 маенда Һелсинкиның академия хоры швед телендә башкарган.

Шуннан соң озак еллар дәвамында Рунебергның шигырен фин теленә юньләп тәрҗемә итә алмыйча азапланганнар. Ниһаять, 1889 елда Пааво Каяндер (Paavo Cajander), Юлиус Кронның (Julius Krohn) 1867 елда бастырылган тәрҗемәсен тиешенчә эшкәртүгә ирешкән. Ләкин Яансен исемле эстон язучысы моңа кадәр үк, 1869 елда, финнарны узып, Пациус көенә туган телендә сүзләр язган булган, аның шигыре, төрле бәйгеләрдә башкарылып, тиз арада Эстония һимны булып танылып та өлгергән.

Фиʜлəʜдиᴙнең дәүләт хакимияте үз илендә халык һимны булып киткән әсәрне әле бүген дә рәсми рәвештә расламый. Эш, әлбәттә, аның тумыштан фин булмаган кешеләр тарафыннан иҗат ителүендә генә түгелдер. Музыка белгечләре фикеренчә, һимнның мотивы алманнарның “Папа һәм Солтан” (Papst und Sultan) исемле... туй-мәҗлес җырындагыга бик охшаш.

“Туган ягым”ны Александр Блок 1915 елда уpыc теленә күчергән, аның тәрҗемәсе әле бүген дә башкалар арасында иң уңышлы дип санала.

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

 
Фиʜлəʜдиᴙ провинцияләре

Фиʜляʜдиᴙ провинциаль шуралар белән идарә ителгән 20 провинциягә бүленә. Үз чиратында провинцияләр ᴋоммуналарга бүленәләр. Аларның саннары берләштерү сәясәтенә күрә даими кыскартыла, 2010 ел башына Фиʜляʜдиᴙдә 342 ᴋоммуна булды.

  1. Лапландия (фин. Lappi / швед. Lappland)
  2. Похьойс-Похьянмаа (фин. Pohjois-Pohjanmaa / швед. Norra ɵsterbotten)
  3. Кайнуу провинциясе (фин. Kainuu / швед. Kajanaland)
  4. Похьойс-Карьяла (фин. Pohjois-Karjala / швед. Norra Karelen)
  5. Похьойс-Саво (Төньяк Саво) (фин. Pohjois-Savo / швед. Norra Savolax)
  6. Этелә-Саво (Көньяк Саво) (фин. Etelə-Savo / швед. Sɵdra Savolax)
  7. Этелә-Похьянмаа (фин. Etelə-Pohjanmaa / швед. Sɵdra ɵsterbotten)
  8. Похьянмаа (фин. Pohjanmaa / швед. ɵsterbotten)
  9. Пирканмаа (фин. Pirkanmaa / швед. Birkaland)
  10. Сатакунта (фин. Satakunta / швед. Satakunda)
  11. Кески-Похьянмаа (фин. Keski-Pohjanmaa / швед. Mellersta ɵsterbotten)
  12. Кески-Суоми (фин. Keski-Suomi / швед. Mellersta Finland)
  13. Варсинайс-Суоми (фин. Varsinais-Suomi / швед. Egentliga Finland)
  14. Этелә-Карьяла (Көньяк Карелия) (фин. Etelə-Karjala, швед. Sɵdra Karelen)
  15. пәйят-хәме (фин. Pəijət-Həme, швед. Pəijənne Tavastland)
  16. Канта-хәме (фин. Kanta-Həme, швед. Egentliga Tavastland)
  17. Уусимаа (фин. Uusimaa, швед. Nyland)
  18. Итә-Уусимаа (фин. Itə-Uusimaa, швед. ɵstra Nyland)
  19. күменлааксо (фин. Kymenlaakso, швед. Kymmenedalen)
  20. Аланд утраулары (фин. Ahvenanmaa / швед. Åland)

Фиʜляʜдиᴙнең иң зур шәһәрләре: Һелсинки — 583 549 кеше, Эспоо — 244 474 кеше, Тампере — 211 633 кеше, Турку — 176 242 кеше, Оулу — 139 275 кеше.

Икътисад үзгәртү

 
ТМП үсеше, 1998—2007

Фиʜляʜдиᴙ югары индустриаль илләр рәтенә керә. Дөнья сәнәгатендә аның өлеше зур түгел — 0,4 %, дөнья сәүдәсендә исә 0,8 %. Тулаем милли продукт 2002 елда 140,5 млрд евро тәшкил итә.

Фиʜляʜдиᴙ сәнәгате экспорт һәм сыйфатка нигезләнә. Хай-тек секторы (кесә телефоннар, интернет) мөһим урынны алып тора. Кәгазь җитештерү буенча дөньяда Фиʜлəʜдиᴙ беренче. Инфләция түбән. Гомумән, Фиʜляʜдиᴙ икътисады тиз үсә.

Туризм үзгәртү

 
Һелсинки күренеше

Фиʜляʜдиᴙ туристларында иң зур кызыксыну уяткан шәһәр — ил башкаласы Һелсинки. Башка шәһәрләрне дә туристлар зиярәт итә: Тампере, Турку, Оулу, Куопио һәм Порвоо.

Истәлекле урыннар һәм табигать һәйкәлләре арасында мөһим урынны Аавасакса (Aavasaksa) тавы ала.

Фиʜлəʜдиᴙдә, аеруча Лапландиядә, кышкы туризм бик популәр.

Чыганаклар үзгәртү


Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Финляндия 4 апрельдә НАТОга керәчәк. Татар-информ, 3.04.2023
  8. http://www.azatliq.org/content/internet_finlandia/2088383.html
  9. Яшәү өчен иң яхшы урын кайда?
  10. Newsweek: дөньяның иң яхшы иле – Фиʜляʜдиᴙ
  11. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-08-17, retrieved 2010-08-06 
  12. http://www.geologia.fi/index.php?option=com_content&task=view&id=230&Itemid=38
  13. Aunesluoma, Juhana; Heikkonen, Esko; Ojakoski, Matti (2007) (in Finnish). Lukiolaisen yhteiskuntatieto. WSOY. ISBN 9510276278. 
  14. Фиʜляʜдиᴙдә ничек яшиләр? (Швеөиядә) / Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан / – № 15 (11181), 2 aугыc, 2008, archived from the original on 2014-07-23, retrieved 2012-08-13 
  15. Vəestɵrekisterikeskus
  16. http://www.stat.fi/til/vaerak/2008/vaerak_2008_2009-03-27_tie_001_fi.html
  17. http://www.russian.fi/info/index.php/2006/03/10/saamy.html
  18. Valtionkirkko. Tilastokeskus, kəsitteet ja məəritelmət
  19. Фиʜлəʜдиᴙ мәчетләре (рус.)
  20. Фиʜлəʜдиᴙ татарлары Дәрдмәндне искә алды
  21. Фиʜляʜдиᴙ татарлары Ярвәнпә мәчетен яңартты
  22. архив күчермәсе, archived from the original on 2002-02-10, retrieved 2002-02-10 
  23. Gardiner, Samuel Rawson, ed (1910). "Map No. 6: Europe at the death of Charles the Great, 814"

Сылтамалар үзгәртү