Финляндия татарлары

Финляндия татарлары, Суоми татарлары  — Финляндиянең якынча 1000 кешедән торучы этник азчылыгы. Күпчелеге Һелсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яшиләр.

Ярвәнпә мәчете
Татарлар Хельсинкидә - 1920
(«1920 ел» язуы уртадагы үсмернең кулындагы язудан күренә).
Хельсинкидагы татар җыелышы.

Тарих үзгәртү

Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Түбән Новгород губернасының Сергач өязеннән булган сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар.

1925 елда Һелсинкидә беренче ислам җәмгыятенә нигез салына.

1940 елны ССРБ Финляндиягә сугыш ача(Совет-фин сугышы (1939-1940)). Финляндия ватандашлары буларак фин татарлары да сугышта катнаша. 1939/40 һәм 1944 елда дәвам иткән сугышта фин гаскәрендә 177 татар корал тотып сугыша.

Икенче Бөек Ватан сугышы нәтиҗәсендә Выборг шәһәре дә ССРБ-га кушылгач, андагы татарлар Тампере һәм Һелсинкигә күченәләр. Нәкъ Тампереда 1943 елда икенче татар җәмгыяте барлыкка килә.

1948 елда Һелсинкидә башлангыч татар мәктәбе эшли башлый. Ул татар җәмгыяте һәм шәһәр муниципалитеты бюджетлары исәбенә татар балаларына ана теле буенча белем бирә. Кызганычка каршы, балалар саны азаю сәбәпле 1969 елда бу мәктәп ябыла, ә аның урынына татарлар яшәгән шәһәрләрдә, шул исәптә Тампереда да татар якшәмбе мәктәпләре ачыла һәм алар бүгенгесе көнгә кадәр уңышлы эшләп киләләр.

Мәдәният үзгәртү

1970 елланда татарлар ике оешмага берләшәләр — Һелсинки университеты профессоры Гомәр Таһир Габдулла Тукай исемендәге оешма булдыра, ә тиреләр һәм җәнлек мехлары белән сату иткән эре эшмәкәр Абдулла Али милли һәм дини юнәлештәге «Исламия» җәмгыятен җитәкли. Әйтергә кирәк, Гомәр Таһир вафат булгач, аның урынын улы — профессор Окан Таһир ала, Абдулла Али юк булгач та, аның эшен улы Атик Али дәвам иттерә.

2010 елда Финляндия татарлары мәдәни оешмасы 75 еллыгын бәйрәм итте. Гомумән, Финляндия татарлары бик актив дип санала. Даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә[1].

Мәчет үзгәртү

 
Ярвәнпә мәчете
Төп мәкалә: Ярвәнпә мәчете

Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күптән түгел мәчет яңартылды[2].

Танылган фин татарлары үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү