Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Азатлык радиосыАзат Европа радиосы/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар-башкорт телләрендәге хезмәте. Азатлык радиосы 1953 елдан бирле эшли. Совет хөкүмәте вакытында ул — ТАССРдан тыш эшләүче бердәнбер радио. Үзен татар-башкорт телләрендә ирекле, бәйсез мәгълүмат тараткан мәгълүмат чарасы дип күрсәтә.

Азатлык радиосының Праһа шәһәрендә урнашкан бинасы

Радиода күп кенә чит илләрдә яшәгән татарлар хезмәт иткән. Гариф Солтан, Гали Акыш, Шиһап Нигъмәти, Фатыйх Исхакый, Фәрит Иделле һәм башка татар мөһаҗирләре биредә эшләгән. Радио тарихы чит илләрдәге татар диаспорасы тарихы белән нык бәйләнгән.

Хосусый ширкәт буларак эш иткән Азатлыкны Америка Кушма Штатларының Конгрессы финанслый.

Радио тарихы үзгәртү

 
Азатлык радиосы логотибы

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланып, Европа ике капма-каршы идеологияле лагерьга бүленә. Көнчыгыш Европада тоталитар режим урнашуы мәгълүматның шактый субъектив һәм тар булуына китерә. Шул вакытта, Көнбатыш Европада калган милли азчылыклар үз туган телләрендә ирекле мәгълүмат тарату мәсьәләсен күтәрә. Аларның арасында татарлар да була. Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәтен ачуда Гариф Солтан, Шиһап Нигъмәти һәм башкаларның тырышлыгы мөһим. Татар-башкорт тапшыруларын радионың рус хезмәте аша тәкъдим ителгәч, чит илләрдәге татар мөхәҗирләре моңа кискен каршы чыга, һәм аерым бүлекне ачарга таләп итә.

Азатлык радиосының татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга. Шуннан бирле ул татар һәм башкорт телләрендә мәгълүмат җиткерә. Радионың беренче җитәкчесе булып Гариф Солтан билгеләнә. Азатлык радиосының татар-башкорт тапшырулары кыска дулкыннарда тарала.

1995 елга кәдәр Азатлык радиосының төп штаб-фатиры Алманиянең Мюнхен шәһәрендә булды. 1995 елдан радио тапшыруларын Чехиянең Праһа шәһәреннән алып бара.

ССРБ таркалгач, 1996 елда Азатлык радиосының Казан бюросы ачыла. Ул 15 ел дәвамында Казаннан хәбәрләр җибәреп торган иде. 2012 елның 1 гыйнварыннан Казан бюросы ябыла.

Хәзерге вакытта Азатлык радиосы эшчәнлекне актив рәвештә интернетта җәйде. Радиода чагылыш тапмаган күп кенә хәбәрләр радионың сайтында чагылыш таба.

Радио мөдирләре үзгәртү

Тапшырулар үзгәртү

 
Шиһабеддин Нигъмәти, Гариф Солтан һәм Фатыйх Исхакый тапшыру алып баралар

Беренче тапшыруларның озынлыгы 10-15 минут булган, яңа хезмәткәрләр килү белән тапшыру озынлыгы башта 20, аннан 30, соңыннан бер сәгатькә кадәр җиткән.

1984 елда Мүнһенда сигез кеше эшләгән. Хезмәткәрләрнең аз булуына карамастан, Азатлык радиосы атнага дүрт тапкыр бер сәгатьлек тапшыру һәм өч тапкыр ярты сәгатьлек тапшыру чыгарган. Тапшыруларда яңалыклар, дөнья хәбәрләре һәм аларның анализы, дөнья матбугатына күзәтү урын алган.

Советлар Берлеге таркалгач, озак вакыт дәвамында татар-башкорт редакциясе көн саен бер сәгатьлек програм әзерләгән, ул иярчен (сателит) аша тапшырылган. Азатлык тапшырулары архивын интернетта тыңлап була. Соңрак радионың тапшырулары ярты сәгатькә кыскарган. Тапшыруларда дөнья хәлләре, Татарстан һәм Башкортстан яңалыклары, татар дөньясы вакыйгалары, Кырым һәм Төркиядән хәбәрләр чагылыш тапкан. Тапшырулар кысаларында яшьләр өчен «Кызган таба», интернет яңалыклары турында «Пәрәвез», фән хәбәрләренә багышланган «Фән-фәсмәтән», шулай ук «Мәдәният», «Дини тормыш», «Дөнья тирәли», «Гадәт вә замана», «Гыйбрәтле язмышлар» һәм кайбер башка шәлкемнәр (рубрикалар) чыгып килә.

Еш кына радио махсус проектлар оештыра. Мәсәлән, 2011 елда Азатлык «СССР таркалуга 20 ел» проектын әзерләде. 2012 елда Азатлык радиосында «Азатлыкта Википедия» шәлкеме эшли башлады.

2016 елның 1 октябреннән Азатлык радиосы радиотапшыруларын туктатты[1]. Радио эшчәнлекне интернет-гәҗит буларак дәвам итә.

2017 елның 5 декабрендә Россия Юстиция министрлыгы «чит ил агентлары» исемлегенә тугыз массакүләм мәгълүмат чарасын, шул исәптән «Азатлык» татар-башкорт радиосын да керткән [2]

Сайтны томалау үзгәртү

2022 елның 4 мартыннан Россия хакимиятләре Азатлык Радиосы, Idel.Реалии һәм Радио Свобода сайтларын томалый һәм azatliq.org һәм idelreal.org сайтлары 4 мартка каршы төндә Россиянең кайбер провайдерлары аша ачылмый башлаган [3][4].

Хәбәрчеләр үзгәртү

Азатлык радиосының Праһа студиясендә даими рәвештә 6 хәбәрче эшли. Татар-башкорт дөньясы хәбәрләрен радиога урындагы 16 хәбәрче биреп тора[5].

Фотосурәтләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Азатлык радиосы тапшырулары туктатыла
  2. Закон РФ о СМИ-иноагентах не затрагивает свободу слова, заявили в МИД. РИА Новости (2017-12-08). 2017-12-09 тикшерелгән.
  3. Россиядә Азатлык Радиосы сайтлары томалана башлады, archived from the original on 2022-03-04, retrieved 2022-03-04 
  4. Мин яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? 2022 елның 4 март көнендә архивланган. Азатлык Радиосы
  5. RFE/RL’s Tatar-Bashkir Service: Radio Azatliq 2016 елның 13 декабрь көнендә архивланган. (ингл.)

Сылтамалар үзгәртү