Гали Акыш, Ali Aqış (1918 елның 14 гыйнвары2011 елның 17 июле) — күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, язучы, Бөтендөнья татар лигасының мактаулы президенты.

Гали Акыш
Туган телдә исем Алиулла Хисаметдин улы Агишев
Туган 14 гыйнвар 1918(1918-01-14)
Хайлар шәһәре, Манчжурия
Үлгән 17 июль 2011(2011-07-17) (93 яшь)
Әнкара, Төркия
Милләт татар
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Әл-Әзһәр университеты
Һөнәре язучы, сәясәтче, журналист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Зарифә Хөснетдин
Ата-ана
  • Хисаметдин (әти)
  • Латыйфа (әни)

Тормыш юлы

үзгәртү

Ул 1918 елның 14 гыйнварында Төньяк Маньчжуриянең Хайлар шәһәрендә дөньяга килә. Әти-әнисе Октябрь инкыйлабыннан элегрәк, Пенза губернасының Усть-Рахмановка волостендагы Татар Юнәсе авылыннан килеп, Хайларда урнашып калганнар.

19241929 елларда Хайларда татар башлангыч мәктәбендә белем ала. Аннан соң Хайлардагы рус гимназиясендә укуын дәвам итә. 1934 елда Гали Акыш Гаяз Исхакыйның Хайлар татарлары алдында ясаган чыгышын ишетә. Әлеге чыгыш Гали Акышны гомер буе милләткә хезмәт итәргә этәрә[1].

Гимназияне тәмамлагач, Гали Ерак Көнчыгыштагы татар милли-мәдәни оешмасы ярдәме белән Мисырдагы Әл-Әзһәр университетына җибәрелә. 1938 елдан башлап ул Варшава каласында яши башлый, «Прометей лигасы» эшчәнлегендә актив катнаша. 1938 елда ул Гаяз Исхакый белән таныша.

 
Гали Акыш Марат Мөлеков белән

1940 елда Гали Акыш Төркиягә күченә. Анда Истанбул университетының икътисад факультетын тәмамлый, журналист булып эшли башлый. 1956 елның 28 ноябрендә Финляндия татары Зарифә Хөснетдин белән гаилә кора.

1966 елда Гали Акыш Азатлык радиосында эшләү өчен Мюнхенгә күчә. 19661983 елларда ул Азатлыкның татар-башкорт редакциясендә тәрҗемәче һәм диктор булып эшли[2].

 
Гали Акыш кабере

1990 елда Гали беренче тапкыр Казанга килә. Аның сәфәр вакытында Татар иҗтимагый үзәгенә беренче санак бүләк итә[3]. Бөтендөнья Татар Лигасы җитәкчесе итеп сайлана.

1990 нчы еллар башында Чаллыдагы бер татар гимназиясенә Гали Акыш исеме бирелә[4]. Гали Акыш Милли Мәҗлес депутаты булып та сайлана.

Гали Акыш — татар, рус һәм төрек телләрендәге 60 тан артык мәкалә авторы. Ул татар, рус, төрек, алман, инглиз телләрен яхшы белгән. 1994 елда Владимир Жириновскийның «Последний бросок на Юг» китабын укыгач, Гали Акыш төрек «Миллият» газетасы өчен рус милләтчесе һәм аның карашлары турында мәкалә яза. Мәкалә төрки җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята.

2000 елда ул кабат Төркиягә әйләнеп кайта. Гомернең соңгы елларын Төркиянең Әнкара шәһәрендә сеңелләре Саидә һәм Наҗия Акышлар белән бергә кичерә.

Гали Акыш йөрәге 2011 елның 17 июлендә тибүдән туктый. Ул Әнкараның Җебеҗи зиратындагы әти-әнисе, абыйсы һәм сеңлесенең каберләре янына җирләнгән.

Китаплары

үзгәртү
  • «Idel-Ural Dagvasi hem Sovet Imperializmi» (Идел-Урал мәсьәләсе һәм совет империализмы). Әнкара, 1963 ел. Бу китабы өчен Татарстан Югары Совет рәисе Салих Батыев Гали Акышны милләтчелектә гаепләп чыга.[5]
  • «Idel-Ural Horriyat Mocagalese» (Идел-Урал бәйсезлеге өчен көрәш). 1985 ел.
  • «Исемдә калганнар» истәлекләр китабы. «Иман» нәшрияты.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Татар лигасы рәисе Гали Акыш вафат
  2. Гали Акыш вафат
  3. Татарның XX гасырдагы тарихын чагылдырган тормыш
  4. Чаллыда Гали Акышны яхшы хәтерлиләр
  5. Абдуллин М. И., Батыев С. Г. Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз уйдырмалар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – Библиогр.: 199 – 207 б.

Сылтамалар

үзгәртү