Чаллы
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Чаллы | |
рус. Набережные Челны тат. Яр Чаллы | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 1626 |
---|---|
Рәсми исем | Набережные Челны |
... хөрмәтенә аталган | побережье[d] һәм Чёлн[d] |
Рәсми тел | татар теле һәм Рус теле |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Тукай райуны, Яр Чаллы агломерациясе һәм Чаллы кантуны |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман һәм Түбән Кама сусаклагычы |
Хөкүмәт башлыгы | Магдеев, Наиль Гамбарович[d][1] |
Халык саны | 529 797 кеше кеше (2017)[2] |
Административ бүленеше | Автозавод районы, Үзәк район һәм Комсомол районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәр | Ляочэн[d] |
Мәйдан | 171 км² |
Почта индексы | 423800–423899 |
Рәсми веб-сайт | nabchelny.ru |
![]() | |
Җирле телефон коды | 8552 |
![]() |
Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.
Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.
Тукай районының (1930–1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.
ТарихҮзгәртү
- 1626 елдан бирле хәзерге Чаллы урынында беренче торак йортлары билгеле.
- XIX гасырда Чаллы пристане — зур ипи сату үзәге булган.
- 1920 елга хәтле — Уфа губернасының Минзәлә өязендә, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә.
- 1922—1930 елларда Чаллы кантонының үзәге.
- 1982—1988 елларда Брежнев исемен йөртә.
Шәһәр җитәкчеләреҮзгәртү
- 1991—1999 елларда — Рәфгать Алтынбаев
- 1999—2003 елларда — Рәшит Хәмәдиев
- 2003—2010 елларда — Илдар Халиков
- 2010—2014 — Васыйл Шәйхразиев
- 2014 елдан — Наил Мәһдиев
ХалыкҮзгәртү
Халык саныҮзгәртү
Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Россия шәһәрләре арасында 31 урында тора.
Чаллы каласының халык саны үзгәрүе динамикасы (халык санын алулар нигезендә)[3]:
Ел | Халык саны (мең кеше) |
---|---|
1887 ел | 1 |
1926 ел | 4 |
1931 ел | 5 |
1939 ел | 9,4 |
1959 ел | 19,1 |
1967 ел | 33 |
1970 ел | 37,9 |
1971 ел | 55 |
1973 ел | 126 |
1976 ел | 231 |
1979 ел | 301,4 |
1982 ел | 374 |
1989 ел | 500,3 |
1996 ел | 528,7 |
2000 ел | 514,7 |
2005 ел | 508 |
2009 ел | 508,7 |
Милләт | 1939[4] | 1970[5] | 1979[5] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|---|
руслар | 59,0% | 48,1% | 59,5% | 48,7% | 45,3% | 44,9% |
татарлар | 40,0% | 48,6% | 30,4% | 40,6% | 45,0% | 47,4% |
чуашлар | 0,2% | ? | ? | 2,5% | 2,2% | 1,9% |
украиннар | 0,4% | ? | ? | 2,3% | 1,7% | 1,3% |
башкортлар | 0,0% | ? | ? | 1,9% | 1,4% | 1,2% |
Административ бүленешҮзгәртү
Яр Чаллы өч районына бүленә:
МәгарифҮзгәртү
Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе- Яр Чаллы дәүләт педагогика институты (2015 елдан университет)
Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе- Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты
- Казан дәүләт университеты филиалы
- Чаллы педагогика көллияте
- Чаллы медицина көллияте
- Кама дәүләт автомеханика техникумы
- Чаллы сәнгать училищесы
МәдәниятҮзгәртү
ТеатрларҮзгәртү
- Чаллы Татар дәүләт драма театры
- «Мастеровые» рус драма театры
- Чаллы дәүләт курчак театры
- «Ключ» яшьләр театры
- «Болгар» бию театры
Музейлар һәм галереяларҮзгәртү
Мәдәният срайларыҮзгәртү
- Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае
- «КамАЗ» мәдәният йорты
- «Энергетик» мәдәният сарае
- Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы
- Яр Чаллы орган залы
ЦиркҮзгәртү
- Яр Чаллы циркы
«Айгөл» циркы
МатбугатҮзгәртү
Язучылар оешмасыҮзгәртү
ДинҮзгәртү
МәчетләрҮзгәртү
- Тәүбә мәчете
- Ак мәчет (Чаллы)
- Нур-Ихлас мәчете
- Тау мәчете
- Тәүбә мәчете
- Әбүзәр мәчете
- Рамазан мәчете
- Туфан мәчете
- Чишмә мәчете
- Утыз Имәни мәчете
ЧиркәүләрҮзгәртү
СпортҮзгәртү
Спорт белән шөгыльләнү урыннарыҮзгәртү
- «Олимпийский» олимпик резерв спорт мәктәбе: йөзү, көрәш, дзюдо, самбо, акробатика, бокс
- «Дельфин» спорт мәктәбе: йөзү, синхрон йөзү, туризм, көрәш, бокс
- «Витязь» спорт мәктәбе: көрәш, армспорт, йөзү
- «Афалина» бассейны: йөзү, синхрон йөзү
- «Яр Чаллы» спорт мәктәбе : җиңел атлетика, гимнастика, велоспорт, теннис
- «Камаз» футбол клубы: футбол
- «Виктория» спорт мәктәбе: футбол, велоспорт, авыр атлетика
- «Строитель» спорт мәктәбе: бокс, футбол
- «Комсомолец» олимпик резерв спорт мәктәбе: гимнастика
- «Заря» спорт мәктәбе: футбол, волейбол, мини-футбол, зур теннис, атлетик гимнастика
- 11 нче спорт мәктәбе: волейбол, көрәш, зур теннис
- 12 нче олимпик резерв спорт мәктәбе: җиңел атлетика, милли көрәш, дзюдо, синхрон йөзү
- Рәшит Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» атлы спорт мәктәбе: атлы спорт
- «Яр буе» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт
- «Мәдәният» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт
- «Титан» спорт мәктәбе: чаңгы спорты, җиңел атлетика, бию
- Боз спорт сарае: хоккей, тимераякта шуу
- «Бердәм Россия» боз сарае: хоккей, тимераякта шуу
- «Федотово» чаңгы базасы (Чаллыдан чыгып): таулы чаңгы спорты, сноуборд, пейнтбол,
- Шахмат-шашка клубы ның «Этюд» спорт мәктәбе: шахмат, шашка
- «Челны-Экстрим» спорт техника мәктәбе: картинг, регби, парус спорты, авиамодель спорты
- Олег Кухаренко исемендәге картодром: картинг
- «Планета фитнес» фитнес клубы: фитнес, бию, йөзү
- “FitLand” фитнес клубы: фитнес
- «Идеал» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога
- «Гармония» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бодибилдинг
- «Ника» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию
- «Лидер» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию
Спорт командаларыҮзгәртү
- «КамАЗ-Мастер» командасы — йөкле машиналар узышу буенча дөньякүләм лидер
- «Камаз» футбол клубы — Россия беренчелегенең I лигасында алдынгылардан санала
- «Челны» хоккей клубы — Россия беренчелегенең I лигасында уйный
Ял итү, күңел ачу урыннарыҮзгәртү
- Дельфинарий. Анапа дельфинарие филиалы булган Чаллы дельфинариенда дельфиннар һәм диңгез арысланы белән куелган кызыклы шоу программа карап була.
- Энтузиастлар бульвары — чаллылыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бульварда фонтаннар, кафе-рестораннар, төнге клублар, кибетләр бар.
- «Яр буе» паркы мәйданы. Бәйрәмнәр уздырыр өчен махсус төзелгән мәйданда Сабантуй, Яшьләр көне, башка бәйрәмнәр, концерт-тамашалар уза. Аңа алып бара торган урамда төрле ачык типтагы кафелар байтак.
- Ипподром.
КинотеатрларҮзгәртү
Төнге клубларҮзгәртү
Парклар һәм скверларҮзгәртү
КунакханәләрҮзгәртү
ҺәйкәлләрҮзгәртү
- Ватан-Ана һәйкәле (скульптор Илдар Ханов)
- Муса Җәлил һәйкәле (авторлары — Лидия Зимина һәм Георгий Иванов)
- Габдулла Тукай һәйкәле (скульптор Владимир Демченко)
- Владимир Высоцкий һәйкәле (авторы Владимир Нестеренко)
СәнәгатьҮзгәртү
Азык-төлек тармагыҮзгәртү
- Яр Чаллы сөт комбинаты (рус. филиал «Набережно-Челнинский молочный комбинат» ОАО «ВАМИН Татарстан»)
- «Челны-Бройлер» ҖЧҖ
- «Челны холод» ААҖ
- "«Алиса» ҖЧҖ
Машина төзү тармагыҮзгәртү
- «КамАЗ» ААҖ — Кама автомобиль заводы Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөкле машиналар, автобуслар чыгара. Шәһәрнең икътисад хәле заводныкына нык бәйле.
- «Соллерс—Набережные Челны» ААҖ — җиңел машиналар җитештерә.
Энергетика тармагыҮзгәртү
- Яр Чаллы ТЭЦы (рус. филиал «Набережночелнинская ТЭЦ» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия, җылылык, җылы су җитештерә.
- Түбән Кама ГЭСы (рус. филиал «Нижнекамская ГЭС» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия җитештерә.
Төзү материалларын җитештерүҮзгәртү
- Зур панельле йортлар төзү заводы
- Металлконструкция заводы
- Тимер-бетон әйберләре заводы
- «Стройдеталь» заводы
- Күзәнәкле бетоннар заводы
Телефон операторларыҮзгәртү
Интернет провайдерларҮзгәртү
Массакүләм мәгълүмат чараларыҮзгәртү
МатбугатҮзгәртү
- «Шәһри Чаллы»
- «Көмеш Кыңгырау»
- «Туганайлар»
- «Безнең фикер»
- «Ислам нуры»
- «Тәрбия»
- «КАМАЗ хәбәрләре»
- «Азатлык»
- «Чаллы яшьләре»
- «Таң йолдызы» — «Камские зори»
- «Мәйдан» журналы
- «Челны ЛТД»
- «Вечерние Челны»
- «АвтоCITY»
- «ЧАС»
- «Новая неделя»
- «Челнинские известия»
- «Вести КАМАЗа»
- «Единство»
- «Из рук в руки»
- «Бизнес-класс/Современность»
- «Доброхот»
- «Автопремьера»
- «Капитал»
- «Челнинский перекресток»
- «Есть работа! Набережные Челны»
- «Светлый путь» (Тукай районы газетасы)
- «Навигатор»
- «Совет врача»
- «Кстати обо всём»
- «Ревизор»
ТелевидениеҮзгәртү
- Первый канал (ААҖ «Первый канал»)
- Россия-1/Татарстан ДТРК
- Россия-2
- Россия-К (Культура)
- Татарстан — Яңа Гасыр (ААҖ ТРК «Яңа гасыр»)
- РЕН ТВ — Яр Чаллы
- Чаллы-ТВ/НТВ
- Эфир/ТНТ
- Звезда/Кама ТВ
Күмәк антенна аша:Үзгәртү
РадиоҮзгәртү
- Болгар радиосы
- Күңел радиосы
- Радио Дача
- Татар радиосы
- Радио Рекорд
- Радио Брежнев FM
- Авторадио
- Радио Маяк
- Европа плюс
- Радио России
- Радио Romantika
- Русское радио
- NRJ
- Ретро FM
- Хит FM
- DFM
- Love Radio
Кызыклы мәгълүмәтҮзгәртү
Альтернатив адресларҮзгәртү
Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номер (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номер. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар. Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.
РекордларҮзгәртү
Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.[8]:
Чаллы турында җырларҮзгәртү
- Чаллы сиреньнәре (Ринат Гобәйдуллин көе, Мирһади Разов сүзләре)
- Гүзәлем Чаллы (Рифгать Алиев көе, Сәлимә Шарапова сүзләре)
- Ак кала (Рафаэль Билалов көе, Мәхмүт Хөсәен сүзләре)
- Чаллыдан хат (Фасил Әхмәтов көе, Мөнип Газар сүзләре)
- Камаздашлар (Нәҗип Җиһанов көе, Ренат Харис сүзләре)
Чаллыда туган танылган шәхесләрҮзгәртү
- Андрей Каргинов, КамАЗ-Мастер командасы әгъзасы
- Рима Зәйнуллина, курчак театры артисты, «Алтын битлек» премиясе номинанты (2006).
- Прохор Дубравин, Россия кино һәм театр артисты.
- Владимир Васильев, җырчы (бас), Татарстанның атказанган артисты (2010).
- Рүзил Гатин, җырчы (баритон), актер, шоумен.
- Эльмира Галимова, композитор.
- Илгиз Азизов, мәгълүмат менеджменты белгече.
- Динар Хөснетдинов, драма һәм кино артисты.
- Илфир Якупов, театр директоры.
- Гөлназ Кадыйрова, РФ министры урынбасары (2014 елдан).
- Гөлназ Әдһәмова, рәссам.
- Рамил Вәҗиев, Камал театры актеры, ТР атказанган артисты.
- Туфан Имаметдинов, Казан ТЮЗы баш режиссеры.
- Дилүс Хуҗәхмәтов, «Әкият» театры актеры. Татарстанның атказанган артисты (2018).
Чаллы урамнарыҮзгәртү
|
Чаллы күперләреҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://nabchelny.ru/company/1
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ Народная энциклопедия городов и регионов России «Мой Город» (рус.)
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2439
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
- ↑ Татар-информ: Ильдар Халиков вместе с журналистами Челнов подвел итоги года (рус.)
СылтамаларҮзгәртү
Моны да карагызҮзгәртү
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |