Җамиг мәчете (Яр Чаллы)

Яр Чаллы җамиг мәчете (Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы


Яр Чаллының җамиг мәчете (рус. Соборная мечеть г. Набережные Челны) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә төзелүче ислам гыйбадәтханәсе. Яр Чаллы шәһәренең булачак төп мәчете 1990-еллардан бирле шәһәр үзәгендә шәһәр хакимияте бинасы янында төзелә [1].

Мәчет
Яр Чаллының җамиг мәчете
Ил Русия
Шәһәр 423800, Татарстан, Чаллы, Хәсән Туфан пр., 23А
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Беренче телгә алу 1992
Төзелеш еллары 2009 елның ноябре—тәмамланмаган
Төп даталар:
2022 елның 12 марты ― манаралар кую
2023 елның 25 июле ― төп гөмбәзгә ярымай куелу
Халәте төзелә
Тышкы рәсемнәр
Җамиг мәчетенә ярымайлы гөмбәзле манаралар кую эшләре фотосурәтләре.
Тышкы рәсемнәр
Җамиг мәчетенең үзәк гөмбәзенә ярымай кую фотосурәтләре.

Тарих үзгәртү

 
Җәмигъ мәчетенә гөмбәз кую

1992 елның башында Сара Садыйкова исемендәге концерт залында узган иҗтимагый җыелышта шәһәр үзәгендә Яр Чаллының төп мәчетен төзү турында карар кабул ителә. Рәсми рәвештә Яр Чаллы үзәк мәчетен төзи башлау турында 1992 елның 22 июлендә «Тәүбә» мәчетен ачу тантанасында игълан ителә. 1992 елның 23 июле көнне булачак төзелеш урынында шәһәрнең барлык мәчетләре имамнары һәм 48 Ислам дәүләте вәкилләре, шул исәптән Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчелеге вәкилләре катнашында күмәк намаз укыла.

1993 елның 2 апрелендә төзелеш урынында вакытлыча импровизацияләнгән манара урнаштырыла[2].

2007 елда Җамиг мәчете төзелешенә финанс ярдәме фонды төзелгән. Баштан ук мәчет төзелеше мөселманнарның ирекле иганәләренә алып барылган. 2016 елдан мәчет төзелеше вакыф проекты дип атала башлый, ягъни мәчет төзелешенә ислам илләре вәкилләре ярдәмен җәлеп итү тәкъдиме була. 2019 елда булачак гыйбадәтханә диварлары өелә башлаган.

Мәчет нигезенә беренче таш тантаналы рәвештә 2009 елның ноябрендә салынган. Тантанада Чаллы шәһәренең ул чактагы мэры Илдар Халиков, Казанның «Кол Шәриф» мәчете имамы, ТР Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил Юнысов катнашкан.

2016 елның 31 маенда Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Чаллы мөхтәсибәтенең җирле мөселман дини оешмасы – Җәмиг мәчете мәхәлләсе нигезләнгән. [3] Гамәлгә куючылар: Илнар Рәис улы Заһиров, Якуб Зариф улы Имамиев, Минфатыйх Шәйхулла улы Шәйдуллин, Рәис Гомәр улы Әхмәтов, Рәис Исмәгыйль улы Сәхапов, Мансур Минникәй улы Хуҗанов, Хәмзә Мөхәммәдьяр улы Исчурин, Робирт Шәйхенәби улы Вәсимов, Рәшит Нурислам улы Һадиев, Альберт Җәүдәт улы Вәлиев. [4]

Проект озак еллар туктап тора, актив төзелеш фазасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм элекке Башкарма комитетны җитәкләгән Ринат Абдуллин инициативасы белән башлана. Мәчет төзелеше белән шәһәр Советы депутаты, «АНГ-Холдинг» генераль директоры Алексей Горшков җитәкчелегендәге компания шөгыльләнә [5].

2022 елның 12 мартында манаралар кую эшләре башкарылган.

2023 елның 26 июнендә мәчеттә кече гөмбәз (гөмбәзнең диаметры 11 метрны тәшкил итә), бер манарасына ярымай урнаштырылган. Ярымай махсус техника ярдәмендә Волгодонск компаниясе тарафыннан ясалган һәм махсус техника белән урнаштырылган. Ярымай корычтан эшләнгән, аның авырлыгы 700 килограмм тәшкил итә.[6] [7]

2023 елның 25 июлендә үзәк (төп) гөмбәзгә ярымай куелган (мәчеткә куелган җиденче ярымай).[8]

Проект үзгәртү

Башта Җамиг мәчетен Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты буенча төзү планлаштырыла. М. Басыйров эшләнмәләре буенча Тәүбә мәчете, Әл-Мәдинә әл-Мөнәввәрә мәчете төзелгән, ул шулай ук Чаллыда православие храмнарын реставрацияләү белән дә шөгыльләнгән [9], бу аны дини объектлар буенча киң белгеч буларак характерлый [2].

2007 елда Җамиг мәчетенең иң яхшы проектына конкурс игълан ителә. Конкурста җиңүче – Колшәриф мәчетен төзү эшендә катнашуы белән танылган Татарстанның атказанган архитекторы (2006) Айвар Саттаров [2].

Тасвирлама үзгәртү

Проект авторы фикеренчә, Җамиг мәчете Яр Чаллының истәлекле урыны булырга, шәһәргә кергәндә һәм Кама елгасыннан күренеп торырга тиеш. Проект буенча мәчет бинасы биш каттан тора, анда барлыгы биш гөмбәз һәм дүрт манара төзеләчәк. Аның 78 метрлы ике һәм 45 метрлы ике манарасы була. Җамиг мәчете манаралары республикада иң биек манаралар булырга тиеш була. Объект монолит тимер-бетоннан төзелә, тышкы яктан ак-зәңгәр тоннардагы кыйммәтле таш белән тышлана [2].

Җамиг мәчете берьюлы 3 200 кешене сыйдыра ала. Хатын-кызлар өчен аерым флигель төзелә. Мәчеттән тыш, комплекс территориясендә 200 укучыга исәпләнгән мәдрәсә, зур булмаган кунакханә, хәләл кафе һәм ресторан, кибетләр, никах өчен зал булдырыла. Мәчет янындагы мәйданда мөселман бәйрәмнәре вакытында дүрт мең мөселман дога кыла ала [2].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Джамиг» – главная мечеть Набережных Челнов. www.old.nabchelny.ru (2010-07-28). әлеге чыганактан 2012-11-01 архивланды. 2012-09-28 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Эльвира Мухаметдинова. Амбициозные замыслы и тайная продажа земли: 10 фактов из истории строительства мечети «Джамиг». События недели, 5.02.2020(рус.)
  3. Местная мусульманская религиозная организация – приход мечети Жамиг Набережночелнинского мухтасибата ЦРО ДУМ РТ.(үле сылтама) glees.ru
  4. Местная мусульманская религиозная организация – приход мечети Жамиг Набережночелнинского мухтасибата ЦРО ДУМ РТ. xfirm.ru
  5. На Соборной мечети установили куполы минаретов с полумесяцами. Управление информационной политики и по связям с общественностью мэрии г. Набережные Челны, 12.03.2022(рус.)
  6. Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә 700 килограммлы ярымай куйдылар. Татар-информ, 26.06.2023
  7. Айзирә Имамова. Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә ярымай урнаштырдылар. Шәһри Чаллы, 26.06.2023
  8. Чаллы Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды. Татар-информ, 25.07.2023
  9. Басыров Маркиз Музгирович. Храмы России. Раздел «Архитекторы» — краткие справки о зодчих, мастерах, художниках и архитекторах

Сылтамалар үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы