Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кол Шәриф мәчетеТатарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.

Колшәриф мәчете
Нигезләнү датасы 1996
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Колшәриф
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урын Казан Кирмәне
Материал төре таргылташ һәм мәрмәр[d]
Архитектор Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров
Архитектура стиле ислам мигъмарияте[d]
Рәсми ачылу датасы 24 июнь 2005
Сыйдырышлык 6000
Мәзһәб Хәнәфи мәзһәбе
Рәсми веб-сайт kazan-kremlin.ru/muzej-zapovednik/o-kremle/arhitektura/
Карта
 Колшәриф мәчете Викиҗыентыкта

Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.

Тарих үзгәртү

Мәчет Казан ханлыгы чорында шактый данлыклы иде. XVI гасырда Урта Иделдә ул фәнни һәм дини үзәк булган.

Кол Шәриф - татар халкы каһарманы үзгәртү

Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә аталган. 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә. Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак булган. Бөек татар каһарманы - Колшәриф истәлегенә баш Казан мәчете аталган. 1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.

Торгызылган мәчет үзгәртү

1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров проектлары нигезендә төзелә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла.

Архитектурасы үзгәртү

Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән.

Бина төнлә матур яктыртыла.

Фотосурәтләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани