Искәндәр Сәйфуллин (1955)
Искәндәр Фоат улы Сәйфуллин (1955 елның 25 июле, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — архитектор, Кол Шәриф мәчете проекты авторларының берсе.
Искәндәр Сәйфуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Искәндәр Фоат улы Сәйфуллин |
Туган | 25 июль 1955 (69 яшь) ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан, |
Яшәгән урын | 1 нче белгечләр йорты[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Мәскәү мигъмарият институты[d] |
Һөнәре | архитектор |
Бүләк һәм премияләре | |
Биография
үзгәртүИскәндәр Сәйфуллин 1955 елның 25 июлендә Казанда туа. 1972 елда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетына укырга керә, 1974 елда Мәскәү архитектура институтының шәһәр төзелеше факультетына күчә, 1978 елда аны тәмамлый[2].
1978 елда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура проектлау кафедрасы ассистенты; 1980 елдан 1984 елга кадәр Мәскәү архитектура институтының аспиранты. 1985 елдан Казан инженер-төзелеш институтының «Архитектура проектлау» кафедрасы ассистенты, 1993 елдан
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы.
1984 елда «КИСИ-Проект» студентлар проект-конструкторлык бюросында инженер-архитектор булып эшли; 1997—2002 елларда — «Татинвестгражданпроект» АПМ-2 әйдәүче архитекторы. 2007 елдан — «Татстройпроект» ҖЧҖнең әйдәп баручы архитекторы[3].
Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен торгызу идеясе авторларының берсе[4]. Аны проектлау эшендә катнаша. Моның өчен 2007 елда ул Тукай премиясенә тәкъдим ителә[5], ләкин премия аңа бирелми[6]. 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен бер төркем архитекторларга, шул исәптән Искәндәр Сәйфуллинга да бирелә[7].
2004 елның 4 октябреннән 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе була[8].
Проектлары
үзгәртү- Казанның Ульянов-Ленин урамы буенча урнашкан «Беренче Тау» торак комплексының эскиз проекты, җитәкчесе — Гобәйдуллин Р. З., архитекторы — Зәйнуллина Д. Ш.;
- Казанның Комаров урамы, 4, буенча урнашкан торак йортның эскиз проекты, архитекторы — Бахусова Ю. С.;
- Магадан, Уренгой, Владивосток, Бакы, Төмән һәм Уфада мәчетләрнең эскиз һәм форэскиз проектлары, 2000—2006 еллар;
- Казанның Островский урамы, 65 адресы буенча урнашкан «Вавилон» офис-үзәгенең эскиз проекты, җитәкчесе — Мокеев Н. В., 2004—2005 ел;
Бүләкләр
үзгәртү- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2012) — «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексының проектын төзү өчен[9]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Новый председатель Союза архитекторов РТ (und) // Время и Деньги. — № 193—194.
- ↑ Международный проектный семинар «Градостроительная реорганизация и развитие приволжских территорий г. Казани», 2008(үле сылтама)
- ↑ «Созидание»(үле сылтама), из цикла «На соискание государственной премии им. Г.Тукая», 17 апреля 2007 года в 13.20, Телеканал «Россия Татарстан»
- ↑ Новости(үле сылтама) на сайте Министерства культуры РТ
- ↑ «Названы лауреаты Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая 2007 года.» на сайте Министерства культуры РТ(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
- ↑ 2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак
- ↑ Основные даты деятельности Союза архитекторов Республики Татарстан 1934—2004 на сайте Союза архитекторов Республики Татарстан
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан «О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая 2012 года» № УП-269 от 25 апреля 2012 года. Газета «Республика Татарстан» (25 апреля 2012). 23 октября 2020 тикшерелгән.