ИмамИсламда мөселманнарның бергәләп намаз укуына җитәкчелек итүче, намазны алып баручы кеше. Төрле вакытларда бу термин төрле мәгънәне аңлаткан:

  1. Сөнниләрдә имам мөселман мәхәлләсенең һәм мөселман дәүләтенең җитәкчесе;бер ук вакытта ул имам да, хәлифә дә.Мәзһәбләрне нигезләүчеләрне бөек имам дип атаганнар.
  2. Шигыйларда имам сүзе мөселман мәхәлләсенең яки мөселман дәүләтенең Мөхәммәт яки аның кияве Гали нәселеннән килүче башлыгы.
  3. Мәчет имамы.
Имам. Каир, Египет, 1865.

Шәригать буенча имам вазыйфасын намаз тәртибен белгән теләсә кайсы балигъ мөселман башкара ала.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү