Мисыр
Мисы́р (гарәп. مصر – Миср, мәсри مصر – Маср), рәсми атама Гарә́б Мисы́р Җөмһүрияте́ (гарәп. جمهورية مصر العربية – Җүмһүрийәт Миср әл-Гарәбиййә, мәсри جمهورية مصر العربية – Гөмһөрейәт Мәср әл-Гарәбеййә) – төньяк-көнчыгыш Африкада һәм Синай ярымутравында урнашкан дәүләт. Исраил, Фәлистыйн, Судан һәм Ливия белән чиктәш. Төньякта Урта диңгез белән, ә көнчыгышта Кызыл диңгез белән юыла.
Байрак
| |
Шигарь | مصر أمّ الدنيا |
---|---|
Башкала | Каһирә |
Халык саны | 94 798 827 (28 март 2017, Җанисәп) |
Нигезләнгән | 28 февраль 1922 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00, UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 1,010,407.87 км² |
Координатлар | 27°N 29°E |
Сәясәт | |
Башкарма орган | Мисыр министрлар кабинеты |
Дәүләт башлыгы исеме | Мисыр президенты |
Дәүләт башлыгы | Габделфәттах әс-Сиси |
Башлык исеме | Мисыр премьер-министры |
Хөкүмәт башлыгы | Мостафа Мәдбули |
Икътисад | |
ТЭП | 424 672 миллион US$ (2021), 476 748 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Мисыр фунты |
Туу күрсәткече | 3.338 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.731 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 71.484 ел (2016)[3] |
Джини коэффициенты | 31.5 (2017)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +20 |
ISO 3166-1 коды | EG |
ХОК коды | EGY |
Интернет домены | .eg |
Җәгърафи мәгълүмат
үзгәртү- Төп мәкалә: Мисыр җәгърафиясе
Мисырның мәйданы — 1 001 450 км². Ләкин илнең климатик корылыгы аркасында, халык күбесенчә Нил елгасы буенча яши. Ягъни Мисыр халкының 99 проценты җирнең якынча 5,5 процентын гына куллана.
Мысыр көнбатышта — Ливия, көньякта — Судан, төньяк-көнчыгышта Фәлестыйн һәм Исраил илләре белән чиктәш. Төньяктан ул Урта диңгез, көнчыгыштан — Кызыл диңгез сулары белән юыла. Согуд Гарәбстаны һәм Үрдүн белән Мысыр диңгез аша чиктәш.
Мысыр урнашкан урын әһәмиятле геополитик роль уйный, чөнки ул Синай ярымутравы аша Африка һәм Азия күпере булып тора. Шулай ук Сүәеш каналы да Урта диңгез белән Һинд океанын тоташтыра.
Мисырның бөтен җирләре аша дөньяның иң зур елгаларының берсе — Нил ага.
Тарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Борынгы Мисыр
- 1798 елның 21 июлендә — Наполеон Мисырда төрек гаскәрләрен тар-мар итә (рәсемдә).
- 1958 — Сүрия һәм Мисыр бердәм хөкүмәт төзи.
Мисыр дәүләт һимны
үзгәртүХалык
үзгәртү- Төп мәкалә: Мисыр халкы
2011 ел фаразларына күрә Мисырда 80 миллион 800 меңнән артык кеше яши. Бу күрсәткеч белән ил дөньяда 16 нчы урында тора. Ел саен халык саны 2 %-ка арта.
Уртача гомер озынлыгына килгәндә, ир кешеләрдә бу күрсәткеч — 69,8 ел, хатын-кызларда — 75,1 ел.
Милли состав: гарәпләр — 98 %, калган халыкны нубиялеләр, бәрбәрләр һ. б. халыклар тәшкил итә.
2005 ел мәгълүматларына караганда ирләрнең 83 %-ы белемле булса, хатын-кызларның 59 %-ы — белемле.
Халыкның 43 %-ы шәһәрләрдә яши. Иң Эре шәһәрләр — Каһирә, Искәндәрия, Җизә, Шубра әл-Һәймә, Порт-Сәид, Сүәеш.
Мисырлылар ил халкының ~91 % тәшкил итә. Иң эре этник азчылык — төрекләр, греклар, абазлар һәм бәдәви гарәп кабиләләре, сива һәм нубиялеләр.
Рәсми тел — гарәп теле, инглиз һәм француз телләре киң таралыш алган [6].
Чит илләрдә 2,7 миллионга якын мисырлы яши. Согуд Гарәбстаны, Ливия, Иордания һәм Күвәйт кебек гарәп илләрендә Мисыр иммигрантларының 70 % ы яши. Калган 30 % ы Европа һәм Төньяк Америкада (90 000 Италиядә, 110 000 Канадада һәм 318 000 Америка Кушма Штатларында) гомер итә.
Дин
үзгәртүХалыкның 90 % — мөселманнар (сөнниләр), 9 % — христианнар (коптлар). Илдә ислам тарафдарлары ~90 % (нигездә, сөнниләр), христианнар — 10 %, яһүд дине вәкилләре — 200 кеше. 2000 кешедән кимрәк булган Бәһаи җәмгыяте хөкүмәт тарафыннан танылмый[7].
Шулай ук кара
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Мисырның хөкүмәт хезмәтләре порталы 2006 елның 20 март көнендә архивланган. (ингл.) (гар.)
- Мисырның мәгълүмати порталы (гар.) (ингл.)
- Мисырда туризм 2012 елның 3 май көнендә архивланган.
Бу — Мисыр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Egypt Demographics(ингл.)
- ↑ Egypt Religion, Economy and Politics(ингл.)