Бәһаи дине (бәһаичылык, бәһаи, гарәп. بهاء ‎ — Дан) — изге китабы булган яшь диннәрнең берсе. Аңа нигез салучы Баһаулла (18171892) бәһаиләр тарафыннан Алла чагылышлары сафыннан соңгысы дип кабул ителә (монда Баһаулладан башка Ибраһим, Муса, Будда, Заратустра, Кришна, Гайсә Мәсих, Мөхәммәд, Баб һ.б. керә). Диннең дөньякүләм үзәге Хайфада урнашкан[2].

Бәһаи
Логотип
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Бахаулла[d]
Нигезләүче Бахаулла[d]
Әгъзалар саны 6 000 000
Йогынтысын кичергән Манихейлык[1], Зәрдөштлек[1], бабизм[d][1], ислам[1] һәм шейхизм[d]
Рәсми веб-сайт bahai.org(ингл.) һәм bahai.no(норв.)
 Бәһаи Викиҗыентыкта

Бәһаи дине 19 гасыр ахырында Фарсы илендә туа һәм бүгенгесе көндә 188 илдә һәм 45 бәйле территориядә 5 млннан артык[3][4][5] тарафдарны берләштерә. Тарафдарлар — төрле милләт, халык һәм кабилә вәкилләре, төрле социаль катлаулаудан чыккан кешеләр.

Дин тәгълиматы Баба һәм Мирза Хөсәен Гали (Баһаулла) өйрәтмәләренә нигезләнгән[6]. Төп фикерләр — Ходай Алланың берлеге, диннәрнең берлеге һәм кешелекнең берлеге. Алдагы «Алла чагылышларының» охшаш идеяләре хакында искә төшереп, Баһаулла бары бер генә дин, Аллаһның үзгәрмәс, элек һәм киләчәктә дә мәңгелек дине хакында сөйли.

Бәһаиләр үз диннәрен китабы булган соңгы монотеистик дин дип атыйлар, ә диннәрне өйрәнүчеләр аны ислами-синкретик секта яки яңа дөньякүләм дин рәвешендә кабул итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү