Гыйрак
Гыйрак (гарәп. العراق, көрд. عێراق), рәсми атамасы — Гыйрак Җөмһүрияте (гарәп. جمهورية العراق, көрд. کۆماری عێراق) — Якын Көнчыгыштагы дәүләт.
| |||||
Шигарь: «Алла́һе ә́кбәр» «Аллаһ — иң бөек» | |||||
Гыйрак милли һимны | |||||
![]() | |||||
Бәйсезлек көне | 1932 елның 3 октябре (Бөекбританиядан) | ||||
Рәсми телләр | гарәп теле[1] һәм көрд теле[1] | ||||
Башкала | Багдад | ||||
Президент Вице-президент Премьер-министр |
Фуад Масум Нури Аль-Малики Хайдер Аль-Абади[2] | ||||
Дәүләт дине | ![]() | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
435 052 км² 1,1 | ||||
Халык саны • Бәя (2015) • Халык тыгызлыгы |
38 274 618 (2017)[3] | ||||
КПҮИ | 0,686[4] | ||||
Акча берәмлеге | Гыйрак динары | ||||
Интернет-домен | .iq | ||||
ISO коды | IQ | ||||
ХОК коды | IRQ | ||||
Телефон коды | +964 | ||||
Сәгать кушаклары | +3 | ||||
Җини коэффициенты | 29,5[6] |
МилләтләрeҮзгәртү
Гарәпләр (75 %—80 %), көрдләр (15 %—20 %), төрекмәннәр (5 %), халдейлар, әссүриялеләр, иранлылар, әрмәннәр.
ДинҮзгәртү
Рәсми динe: ислам: шигыйләр (гарәпләр) һәм сөнниләр (гарәпләр, төрекмәннәр һәм көрдләр). Башка диннәр: христианлык, яһүд дине, бәһаи, язидләр. Ислам ил халкының 95 % ы арасында таралган дин булып тора. Мөселман булмаган кешеләр (нигездә, Ассирия христианнары) халыкның 5 % ын тәшкил итә. Гыйракның христианнар җәмгыяте 2000 елга якын яши, һәм аларның күбесе Месопотамия ассириялеләреннән килеп чыккан. Мөселманнарның 65 % ы — шигыйлар, 35 % ы — сөнниләр. Гыйракта шигыйлар өчен изге булган ике урын — Нәҗәф һәм Кәрбәла бар.
ТариxҮзгәртү
Бoрынгы тариxҮзгәртү
Гыйрак (Месопотамия) — дөньяның иң борынгы цивилизацияләре барлыкка килгән урын. Бу өлкәдә шумер, бабил, Әссүрия дәүләтләре урнашкан булган. Хәзерге Гыйрак җирләре Фарсы империясе, Искәндәр империясе сoставына кергән.
Урта гасырларҮзгәртү
VII гасырда Гыйрак җирләрен гарәпләр яулап алалар. Бу җирләр Гарәп Хәлифәлеге составына кертелә. 1534 елдан Гыйрак Гoсманлы дәүләте сoставында.
Яңа гасырларҮзгәртү
- 1915 елда Гыйракны Британия империясе басып ала.
- 1932 елга кадәр Милләтләр лигасы контролендә.
- 1932 елда бәйсезлек игълан ителә.
- 1979 елда Сәддам Хөсәен Гыйракның башы була.
- 1980 елның 22 сентябрендә — Сәддам Хөсәен гаскәрләре Иранга һөҗүм итә, Гыйрак Иран белән сугыш башлый.
- 1990 елда Гыйрак Күвәйткә һөҗүм итә.
Хәзерге ГыйракҮзгәртү
2003 елында Джордж Буш администрациясе Гыйракка каршы сугыш башлый. Багдадны көрәшсез алалар. Гыйракка каршы НАТО коалициясе составына Бөек Британия, АКШ, Австралия, Польша һәм башка дәүләтләр була. Алар үз гаскарләрен Гыйракка җибәрәләр.
- 2003 елның 7 апрелендә — АКШ гаскәрләре Гыйрак-ның башкаласы Багдадка керәләр.
СәясәтeҮзгәртү
Сугышка кәдәр Гыйрак бер партияле (Баас партиясе) дәүләт булган. Сугыштан соң Гыйракта мәҗлис әл-ватани (Милли Мәҗлес) оештырыла. Ул 250 урынлык. Әмма бу оешмада хәким юк. Реаль хакимият рухи лидерлар кулында. Алар арасында: аятоллаһ Али әл-Систани.
Административ бүленешҮзгәртү
Гыйрак 18 муһафазаларга бүленгән.
№ | Муһафазаһ | Мәркәз | Мәйдан, км² |
Халык саны, кеше (2011)[7] |
Тыгызлык, кеше/км² |
---|---|---|---|---|---|
1 | Багдад | Багдад | 734 | 7 055 200 | 9611,99 |
2 | Сәлах-әд-Дин | Тикрит | 24 751 | 1 408 200 | 56,89 |
3 | Диялә | Баакуба | 19 076 | 1 443 200 | 75,66 |
4 | Вәсит | Әл-Кут | 17 153 | 1 210 600 | 70,58 |
5 | Майсан | Әл-Амара | 16 072 | 971 400 | 60,44 |
6 | Бәсрә | Бәсрә | 19 070 | 2 532 000 | 132,77 |
7 | Ди-Кар | Ән-Нәсирия | 12 900 | 1 836 200 | 142,34 |
8 | Мутанна | Әс-Сәмәвә | 51 740 | 719 100 | 13,90 |
9 | Кадисия | Әд-Дивания | 8153 | 1 134 300 | 139,13 |
10 | Бабил | Хилла | 6468 | 1 820 700 | 281,49 |
11 | Кәрбәлә | Кәрбәлә | 5034 | 1 066 600 | 211,88 |
12 | Нәҗаф | Ән-Нәҗаф | 28 824 | 1 285 500 | 44,60 |
13 | Әнбар | Әр-Рамади | 138 501 | 1 561 400 | 11,27 |
14 | Найнава | Мосул | 37 323 | 3 270 400 | 87,62 |
15 | Дәһук | Дәһук | 6553 | 1 128 700 | 172,24 |
16 | Әрбил | Әрбил | 14 471 | 1 612 700 | 111,44 |
17 | Кәркүк | Кәркүк | 10 282 | 1 395 600 | 135,73 |
18 | Сөләймания | Сөләймания | 17 023 | 1 878 800 | 110,37 |
Барлыгы | 434 128 | 33 330 600 | 76,78 |
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 4.1 // Конституция Иракской Республики — 2005.
- ↑ Ирак: партия аль-Малики не признает нового премьера | euronews, мир
- ↑ 3,0 3,1 база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 4,0 4,1 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ 6,0 6,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ City Population — Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World
СылтамаларҮзгәртү
- Coalition Provisional Authority 2004 елның 29 март көнендә архивланган.
- Arab Gateway: Iraq 2016 елның 10 июнь көнендә архивланган.
- BBC News Country Profile: Iraq
- CIA information on Iraq 2007 елның 9 май көнендә архивланган.
- Indepth Analysis of the Gulf War 2004 елның 26 сентябрь көнендә архивланган.
- Bush in Baghdad
- Iraq News 2019 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
- On a Small Bridge in Iraq