Гарәп Лигасы
Гарәп Лигасы (гарәп. جامعة الدول العربية Җәмгыять әд-Дувәл әл-Гарәбия; ГЛ) — гарәп дәүләтләрен һәм гарәп теле рәсми тел булган дәүләтләрне берләштергән халыкара оешма. 22 дәүләт-әгъзасы бар.
Оешма 1945 елда нигезләнә. Оешманың төп органы — Лига Шурасы. Һәр илнең бу шурада бер тавышы бар. Оешма штаб-фатиры Каһирәдә урнаша.
Тарих
үзгәртүГарәп илләре арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм сәясәт, икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәләрдә гамәлләрнең координациясе максатыннан 1944 елның 7 октябрендә Александриядә Сүрия, Үрдүн, Гыйрак, Лөбнан һәм Мисыр тарафыннан Лиганы булдыру турында протокол имзалана. 1945 елның 22 мартында Гарәп Лигасын булдыру турында килешү имзалана. Югарыда саналган илләрдән тыш аңа Согуд Гарәбстаны да кул куя.
Шул ук елның 5 маенда килешүгә Төньяк Йәмән кушыла. 1956 елның 19 гыйнварында оешмага — Судан, 28 мартында Ливия керә. 1958 елда оешмага Марокко һәм Тунис кушыла.
Әгъзалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://www.icao.int/about-icao/Pages/Invited-Organizations.aspx
- ↑ https://www.aalco.int/agreements/Agreement%20between%20AALCO%20and%20Arab%20League.pdf
- ↑ http://www.ordens.presidencia.pt/?idc=154
- ↑ https://www.wipo.int/members/en/organizations.jsp?type=IGO_R
- ↑ https://www.undocs.org/Home/Mobile?FinalSymbol=A%2FRES%2F477(V)&Language=E&DeviceType=Desktop&LangRequested=False
- ↑ https://www.s-cica.org/index.php?view=page&t=observer_organizations
- ↑ https://www.iom.int/intergovernmental-organizations-observer-status
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Рәсми сайт (гар.)