Гоман Солтанлыгы
سلطنة عُمان
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 1971 (Бөекбританиядән)
Идарә итү формасы Абсолют патшалык
Рәсми тел гарәпчә
Башкала Маскат
Эре шәһәрләр Маскат
Солтан Кабус бен Саид
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

309,500 км²
0%
Халык саны
– Барлыгы (2007)
– Тыгызлык

3,204,897 кеше
12,3 кеше/км²
Акча [[оман риалы]]
Вакыт UTC +4
Пәрәвез домены .om
Телефон коды +968

Гома́н яки Оман (гарәп. عُمان‎‎‎) – Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Йәмән илләре белән чиктәш. Гарәбстан диңгезе һәм Гоман култыгы сулары белән юыла.

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Гоман тарихы

Географик мәгълүмат үзгәртү

Төп мәкалә: Гоман географиясе

Административ бүленү үзгәртү

Сәясәт үзгәртү

Төп мәкалә: Гоман сәяси структурасы

Икътисад үзгәртү

Халык үзгәртү

Оман халкы соңгы елларда илгә иммигрантлар күп килү сәбәпле бик нык арта. Алар ил халкының яртысын диярлек тәшкил итә. Иммигрантларның иң күбесе Һиндстан һәм Бангладештан, Оманда мегаинфраструктура проектлары саны арту сәбәпле, монда күчкән [1]. Халыкның 50 % ы диярлек ил башкаласы Маскатта һәм Маскаттан төньяк-көнбатышка таба Оман култыгы яр буе тигезлегендә яши, шул ук вакытта Көньяк төбәктә 200 000 генә кеше яши. 2017 елда халык саны 4,636 млн кеше тәшкил иткән.

Оман — этник яктан чуар ил, анда, ким дигәндә, 12 төрле телдә сөйләшәләр. Күп кенә оманлылар — Бәлүҗистан һәм Суахили буеннан чыккан кешеләр. Шулай ук илдә якынча 600 000 чит ил кешесе, нигездә, Мисыр, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш һәм Филипиннан килгән гастарбайтерлар бар.

Оманда гарәпләр, этник бәлүҗләр, лурлар, суахилилар, һиндлеләр һәм мехриләр яши[2].

Дин үзгәртү

Оман халкының (5 млн 106 мең кеше) 85,90 % ы (4 млн 386 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[3]. Илнең Төп кануны буенча, дәүләт дине — ислам, шәригать — законнарның төп чыганагы. Барлык конфессияләр өчен дин иреге тәэмин ителә. Дини билге буенча дискриминация тыела һәм, җәмәгать тәртибе бозылмаган очракта, дини йолаларны үтәү иреге күздә тотыла[4].

Оман халкы арасында дин киң таралган. 2010 елда мөселманнар — 85,9 %, христианнар — 6,5 %, һинд дине вәкилләре — 5,5 %, буддачылык тарафдарлары — 0,8 %, яһүдләр 0,1 %, башка диндәгеләр — 1 % һәм динен күрсәтмәгән халык — 0,2 % булган. Мөселман халкының өчтән өч өлеше Ибәди ислам агымы тарафдары. Калганнары сөнниләр һәм шигыйлар. Шигыйлар Маскатта һәм аңа якын тирәдә яши. Шигый-уникечеләрнең җиде мәчетләре бар[5].

Мәдәният үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Хөкүмәт үзгәртү

ММЧ үзгәртү

  1. Oman Population Growth(ингл.)
  2. Oman Demographics(ингл.)
  3. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  4. Oman: International Religious Freedom Report 2014
  5. Some Mosques / ImamBargahs in Muscat(ингл.)