Бәлүҗләр (үзатамалары بلوچ [baloːt͡ʃ] «балуч») — Пакистан Ислам Җөмһүриятендәге (Бәлүҗистан һәм Синд) халык. Көнбатыш (1,3 млн кеше), көнчыгыш (2,1 млн) һәм көньяк (2,8 млн) бәлүҗләргә бүленәләр. Шулай ук Иранның көньяк-көнчыгышында (көнбатыш һәм көнчыгыш бәлүҗләр — 1,5 млн кеше), Әфганстанның көньяк-көнбатышында (Һилмәнд елгасы бассейнында, көнбатыш бәлүҗләр — 560 мең), Төрекмәнстанда (көнбатыш бәлүҗләр — 28 мең), Таҗикстанда, Оманда (көньяк бәлүҗләр — 425 мең), Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (көньяк бәлүҗләр — 100 мең), Һиндстанның төньягында (Уттар-Прадеш һәм Гөҗәрат штатларында, көнчыгыш бәлүҗләр — 5 мең) яшиләр.
Гомуми саннары — ~7,5 — 11 млн тирәсе. Бәлүҗ телендә сөйләшәләр. Шулай ук бәлүҗләр арасында фарсы (Иранда), дари, пушту телләре (Әфганстанда), төрекмән (Төрекмәнстанда), гарәп (Оманда, БГӘдә), урду (Һиндстанда) телләре таралган.
Диннәре буенча сөнни мөселманнарның хәнәфия мәзһәбенә карыйлар, шулай ук Зикри синкретик сектасы таралыш алган.
Бәлүҗләрне «Төркистан чегәннәре» дип атау да таралган[1].

Бәлүҗләр
Үз аталышы

بلوچ [baloːt͡ʃ]

яшәү җире

Пакистан, Иран, Әфганстан, Оман, Төрекмәнстан, Һиндстан, БГӘ

Теле

бәлүҗ

Дине

Ислам

Кардәш халыклары:

көрдләр, синдһиләр

 Бәлүҗләр Викиҗыентыкта
Бәлүҗистан (ал төс)

Тарих үзгәртү

 
Бәлүҗләр милли киемдә. 1910

Иранның көньягында (Керман һәм Фарста) яшәгән бәлүҗләр турында беренче тапкыр б.э. VII гасырында телгә алына. Аларның ата-бабалары — ирантелле кабиләләр хәзерге Иранның төньягыннан (Каспий диңгезенең көньяк яр буеннан) күчеп килгәннәр. Бәллүҗләр авыз иҗатында ата-бабаларының Сүрия чыгышлы булулары ихтималлыгы әйтелә. Алга таба бәлүҗләр төньяк һәм көнчыгыш юнәлештә хәрәкәт итеп, киң мәйданнарга таралып утырганнар. Җир эшкәртүче халыкларга һөҗүм итеп, күпчелек сөрүлек җирләрен көтүлекләргә әйләндергәннәр. X гасырда Хорасанга, XIII гасырда Синдка, XIV гасырда Пәнҗабка килеп җиткәннәр. XVII гасыр азагында Калатның «Брагуй кабиләләре конфедерациясе»ндә сизелерлек роль уйныйлар. XIX гасыр ахырында — XX гасырның I яртысында берничә тапкыр Фарсы иле (хәзерге Иран) һәм Британия Һиндстаны (Бөекбритания) хакимиятләренә каршы баш күтәрәләр.

Мәдәният үзгәртү

 
Әфганстан бәлүҗ ир-аты
 
Иран бәлүҗ ир-аты

Бәлүҗләрнең традицион мәдәнияте Урта һәм Алгы Азия чүлләре һәм ярымчүлләрендә тормыш итүче халыклар мәдәнияте белән охшаш. Төп кәсепләре — күчмә һәм ярымкүчмә терлекчелек һәм сугарулы җир эшкәртү, диңгез һәм елга ярында — балык тоту. Көтүлек өчен сөрүлек җирләрне арендага алып тору киң таралган. Шулай ук келәм тукучылык та үсеш алган.

Күчмә бәлүҗләр йон тукыма белән капланган, озынлыгы 10 м га җитүче озын палаткаларда (гелан) яшиләр. Геланның, гадәттә, терлек тоту өчен бүленгән бүлемтеге була.

Киемнәре — киң ыштан (шаровар), озын итәкле күлмәк, җиңсез күлмәк, халат, бөркәнгеч (ирләрнеке — пату, хатын-кызныкы чадыр дип атала).

Гадәтләнгән азыклары — төче көлчә, сөт ризыклары, яшелчәләр, тоз белән кыздырылган саранча.

Кабиләләргә (болакларга) бүленеш сакланып калган: Иранда ригалар, наруилар, исмәгыйлзайлар, лашарилар, даштиарлар һ.б., Пакистанда — маррилар, бугтилар, рахшанилар, риндлар һ.б.

Юлбашчылар (сәрдарлар) идарә итә торган ата нәселе буенча килүче токымнар (пхалли), кланнар (бхара) яшәп килә.

Халык авыз иҗатында исламга кадәрге ышанулар, фольклор (әкиятләр, легендалар, мәсәлләр, җырлар) урын алган. Ирләр хәрби биюләре башкарыла. Героик һәм тарихи эпосларында, балладаларында кабилә шәҗәрәсе турында мәгълүматлар саклана, аларны махсус башкаручылар (думалар) бар.

Бәлүҗләр арасында ат чабышлары,әтәч сугыштыру һ.б. популяр.

Төньякта һәм көньякта яшәүче бәлүҗләрдә музыка мәдәнияте аерыла. Көньяк бәлүҗләрдә шерванди дип аталучы ялгыз җырлау сәнгате нык үскән. Транска кертүче музыка (газәл), бишек җыры (лули), кайгы-хәсрәт җырлары (зайрак), бала туганда, туйда җырлана торган махсус җырлар башкарыла. Һөнәри музыкантлар (осталар) — күчмә ата-бабаларыннан калган мәдәниятне саклаучылар. Алар тимерче, зәркан осталары, келәм тукучылар белән түбәнрәк социаль төркемгә кертеп санала.

Музыка уен коралларыннан сызгычлы кыллы соруд (һиндлеләрнең саринда, непаллыларның гайне уен коралына охшаш), транс музыкасында парлы флейта – донели (һиндлеләрнең алгоза, сатара уен коралына охшаш) кулланыла. Шулай ук чиртмә кыллы уен коралы танбурак, сетар, флейта-каләм, бәрмә уен кораллары популяр. Музыка уен коралында ирләр генә уйный, хатын-кызларга уен коралында уйнау тыелган, алар җырлар башкара.

Хәзерге заман үзгәртү

Бәлүҗләр мохтариятләре хокукларын киңәйтү һәм гадәтләнгән тормыш-көнкүрешләрен саклап калу өчен көрәшәләр. Фарсылар һәм синдһиләр тарафыннан бәлүҗләрне ассимиляцияләү бик көчле бара.

Төрле илләрдә бәлүҗләрнең саны: үзгәртү

Ил Бәлүҗләрнең саны Ил халкына карата % Бәлүҗләрнең гомуми
санына карата %
Пакистан 6,2 млн 4 % 70 %
Иран 1,48 млн. 2 % 17 %
Әфганстан 567 мең 2 % 6,4 %
Оман 425 мең 15 % 4,8 %
БГӘ 100 мең 1,4 % 1,1 %
Төрекмәнстан 28 мең 0,5 % 0,3 %

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият үзгәртү

  1. М.Г. Пикулин. Белуджи. М., 1959.
  2. Сказки, басни и легенды белуджей. М., 1989.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү