Келәм — эрләнгән җептән эшләнгән тыгыз, тукылган эшләнмә. Бизәү яки җылыту максатында идәнне, диварны, бүлмәдәге башка өслекләрне каплау өчен кулланыла.
Келәм — бик борынгы заманнардан ук йортны бизәү яки җылыту өчен кулланылган. Байлык билгесе булып та торган. Сәнгать әсәре булып та исәпләнә. Җентекле, тырышлык сорый торган кул хезмәте кулланыла. Келәмнең синтетика (нейлон, полиэстер, полипропилен, йон катнашмасы булган, акрил һ.б.) төрләре, имитация дә киң таралган. Яхшы шартларда саклаганда, меңәр ел саклана ала.

Келәм
Сурәт
Материал төре йон[d] һәм Синтетик материаллар
Телгә алынган хезмәтләр Большой Лебовски[d]
 Келәм Викиҗыентыкта
Тәбриз келәме
 
Пазырык келәме. Алтай. Б.э.к. V г.
 
Бине–Хәсән фрескасы Мисыр, Б.э.к. X г.
  • Тукылган келәмнең тарихы меңәр еллар белән исәпләнә. Рәсемле келәмнең тарихы б.э.к. XVI-XI гасырлар белән исәпләнә. Иң борынгы келәмне фиргавен Тутмос IVнең мизанында табалар. Келәм туку күренешен сурәтләгән иң борынгы фреска б.э.к. Х гасыр белән исәпләнә. Әлеге фреска Бени-Хәсәндә табылган.
  • Иң борынгы йон келәм б.э.к. V гасырда тукылган. Алтайда, Пазырык курганында табылган. Хәзерге вакытта Эрмитажда саклана. Сурәтендә орнамент (атлы җайдаклар) төгәл күзаллана.
  • Күчмә халыклар мәдәниятендә келәм куллану аерым урын алып тора. Бу хәл күчмә кабиләләр көнкүрешенең кырыс шартларда узуы белән аңлатыла. Көнчыгышта ислам дине ныгып урнашкач, келәм туку сәнгатендә тере җанны сурәтләү тыела, алар урынына символлар, абстракцияләр кулланыла башлый.

Төрләре

үзгәртү
 
Борынгы туку станогы
 
Келәм туку кораллары

Туку урыны буенча

үзгәртү

Технологиясе буенча

үзгәртү
  • Тукылган
  • Үрелгән
  • Войлоклы
  • Тафтинглы
  • Энә белән эшләүле[1]

Үзенчәлеге

үзгәртү

Келәмнәр бер-берсеннән аерыла:

  • Тукыма фактурасы буенча (йонлы, йон катышмаган, иелгән)
  • Материалы буенча (йон, ефәк, җитен, мамык, киҗе-мамык, войлок)
  • Буяу сыйфаты буенча (табигый буяу, химик буяу)
  • Күләме буенча
  • Каймасы буенча
  • Рәсем (орнамент) буенча
  • Төсләре буенча

Дөньяда иң зур келәм

үзгәртү
 
Иң зур келәмле мәчет эче.
Әбу-Даби. 2007

Әбу-Даби шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Шәех Зәет мәчетендә (шәех Зәет ибн Солтан ән-Нәхәйян, БГӘ нигезләүче һәм беренче президенты хөрмәтенә аталган) идәнгә җәелгән. Мәчет 2007 елның Рамазан аенда ачылган. Келәм «Иран келәмнәре» ширкәте тарафыннан әзерләнгән. Рәссамы – Али Халики (Иран). Келәмнең мәйданы – 5627 кв. м. Келәмне тукуда 1 200 тукучы хезмәт куя. 20 техник төркем, 30 эшче җәлеп ителә. Келәмнең авырлыгы – 47 тонна – 35 тонна йон, 12 тонна мамык. Келәм төзелешендә 268 000 төен бар.[2].

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Балта осталары берлеге сайтында, archived from the original on 2013-03-31, retrieved 2015-06-19 
  2. Дөньяда иң зур келәмле мәчет, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-19 

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Ковры РСФСР (Каталог). М., 1952.