Шәех Зәет мәчете (гарәп. جامع الشيخ زايد — «җәмигъ әш-шәех зәйед») — БГӘ башкаласы Әбу-Даби шәһәрендә урнашкан гыйбадәтханә. БГӘ дәүләтен нигезләүче һәм беренче дәүләт башлыгы булган шәех Зәет ибн Солтан ән-Нәхәйян (1918-2004[1] хөрмәтенә төзелгән.

Мәчет
Шәех Зәет мәчете
جامع الشيخ زايد
Ил БГӘ
Шәһәр Әбу-Даби
Координатлары 24°24′43″ т. к. 54°28′26″ кч. о.HGЯO
Дин ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни (мәлики)
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 19962007 еллар
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Аллаһының гүзәл исемнәре.
Мөхәммәт Мәнди каллиграфиясе

Шәех Зәет мәчете — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң зур мәчете. Шулай ук зурлыгы буенча дөньяда 8нче урында исәпләнә. Мәчетнең мәйданы 5 футбол стадионы мәйданына тиң.

Мәчеткә берьюлы 40 мең кеше сыя ала.

Мәчетнең 82 гөмбәзе һәм 107 м биеклектәге 4 манарасы бар.

Әлеге гыйбадәтханә идәненә дөньядагы иң зур келәм җәелгән (5 627 м²). Келәм «Иран келәмнәре» ширкәте тарафыннан әзерләнгән. Рәссамы — Али Халики (Иран). Келәмнең мәйданы — 5 627 кв. м. Келәмне тукуда 1 200 тукучы хезмәт куя. 20 техник төркем, 30 эшче җәлеп ителә. Келәмнең авырлыгы — 47 тонна (35 тонна йон, 12 тонна мамык). Келәм төзелешендә 268 000 төен бар.[2].

Түшәменә дөньядагы иң зур люстра эленгән (биеклеге 15 м, диаметры 10 м).

Шәех Зәет мәчете туристлар өчен (җомга көненнән кала) иртәнге 9 - 12 сәгатьләр арасында ачык, керү бушлай.

Мәчетнең «Кыйбла» диварындагы «Аллаһының 99 гүзәл исеме (сыйфатларыкаллиграфиясен БГӘ хаттаты Мөхәммәт Мәнди әл-Тамими ясаган[3].

 
Иң зур келәм

Чыганаклар үзгәртү

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[4]. М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү