Аллаһ
(Аллаһы битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Аллаһ (гарәп. الله, шулай ук Аллаһ тәгалә, якын булган Алла, Ходай яки Тәңре төшенчәләре кулланыла) – Исламда югары илаһи зат.
БилгеләмәҮзгәртү
Ислам нигезе булган Тәүхид доктринасында, Аллаһ - бар галәмне һәм аның затларны яратучысы; бар нәрсәгә кодрәтле, Кыямәт көне хөкемдары булган бердән-бер илаһи көч дип билгеләнә. Кешеләр үз акыллары белән Аллаһның затын, табигатен аңларлык дәрәҗәдә түгел дип белдерелә.
КоръәндәҮзгәртү
Әл-Ихлас сүрәсеҮзгәртү
Аллаһ турында болай әйтелә:
"Куль һү үаллаһү әхәде. Аллааһүс – самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүләде. Вә ләм йәкүлләһү күфүән әхәде". . |
Тәрҗемәсе:
Әйт ки: "Аллаһ – (ул бердән-)бер. Аллаһ мәңге. Ул тудырмады һәм тудырылмады. Вә бер кем дә Аңа тиң булмады". |