Ихлас сүрәсе
(Әл-Ихлас битеннән юнәлтелде)
Әл-Ихлас сүрәсе (Кольһүаллаһ)- Коръәндәге 112нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен галимнәр дә аны Мәккәдә иңгәнлеген әйтәләр. Татар халкы күбрәк бу сүрәне Кольһүаллаһ дип йөртә. Моннан тыш «Әт-Тәүхид» (Аллаһның барлыгы-берлеге хакында), «Сүрәтүт-Тәфрид», «Сүрәтүт-Тәҗрид», «Сүрәтүн-Нәҗәт», «Сүрәтүл-Виләйәһ» дип тә атыйлар.
Иңү сәбәбе:мөшрикләр Мөхәммәд галәйхис-сәлам янына килеп:«Йә Мөхәммәд! Безгә Раббыңның кемнән, кайсы нәселдән килеп чыкканлыгы турысында сөйлә әле!» – дип әйтәләр. Һәм бу сүрә моңа җавап булып иңә.[1]
Эчтәлек
СылтамаларҮзгәртү
СүрәҮзгәртү
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1. Куль һүәллаһу әхәд. 2. Аллаһүс-самәд. 3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. 4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд.
Тәрҗемә:
«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән...
- Әйт:«Ул – Аллаһ – бер!
- Аллаһ – мәңге булучы.
- Ул тудырмады да һәм тумады да,
- һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел».
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Үбәйй ибне Кәгъб сөйләгән. Хәзрәти Мукатиль фикеренчә, Мөхәммәд галәйхис-сәламнән бу турыда яһүдиләр сораган
ӘдәбиятҮзгәртү
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.