Мәккә

Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр

Мәккә́ (гарәп. مكةМәккә, шулай ук مكة المكرّمة Мәккә әл-Муккәррамә ягъни Мәккәи-Мөкәррәмә) — Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр. Мөселманнарның Хаҗ кылу урыны. Мөселман булмаганнар өчен шәһәргә керү тыела.

Мәккә
гарәп. مكة المكرمة
Сурәт
Нигезләнү датасы БЭК 2000
Рәсми исем مكة المكرمة[1]
Демоним Meccan, мекканцы, Mekkano һәм مَكِّيّ
Дәүләт Flag of Saudi Arabia.svg Согуд Гарәбстаны[2]
Нәрсәнең башкаласы Хиҗаз кыйраллыгы[d], Неджд и Хиджаз[d], Мекка[d] һәм The Holy Capital Governorate[d]
Административ-территориаль берәмлек Мекка[d]
Хөкүмәт башлыгы Халид ибн Фейсал Аль Сауд[d]
Халык саны 1 675 368 кеше кеше (2010),
1 700 000 кеше кеше (2007),
1 534 731 кеше кеше (2010)[1],
820 724 кеше кеше (2010)[1],
714 007 кеше кеше (2010)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 277 ± 1 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәр Мәдинә һәм Марракеш[d]
Мәйдан 760 км²
Рәсми веб-сайт holymakkah.gov.sa
Коллаж
Җирле телефон коды 1
Commons-logo.svg Мәккә Викиҗыентыкта

Mecca from Jabal Nur.JPG
Supplicating Pilgrim at Masjid Al Haram. Mecca, Saudi Arabia.jpg

Мәккә — мөселманнарның изге шәһәре. Мәккәнең үзәгендә Хәрам мәчете (Мәсҗидел-Хәрам) урнашкан.

Хәзерге вакытта Мәккәдә дөньядагы иң массив Әбраҗел-Бәйт манара-күксөзәрләр комплексы төзелеше алып барыла.

2010 елның ноябрендә Мәккәдә илдәге беренче җир-өсте метрополитены ачыла. Әлеге метрополитен шәһәр буенча һәм хаҗ кылу урыннарына (Мөздәлифә үзәнлеге һәм Гарәфәт тавы) күченүне тәэмин итә. Кытай ярдәмендә төзелә.

ДемографияҮзгәртү

Шәһәр халкы саны күрсәткече:

Ел 1965 1979 2003 2007
Халык (мең кеше) 185 367 1541.8 1700.0

КлиматҮзгәртү

Мәккә климаты — чүлле тропик. Мәккә — дөньяның иң кызу шәһәрләренең берсе. Абсолют минимум +10 °C, ә абсолют максимум +50 °C. уртача еллык температура +30,7 °C (чагыштыру өчен, дөньяның иң кызу торак пункты саналучы Даллолның уртача еллык температурасы — ≈34 °C).

Мәккә климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 37,0 38,3 42,0 44,7 49,4 49,4 49,8 49,6 49,4 46,8 40,8 37,8 49,8
Уртача максимум, °C 30,2 31,4 34,6 38,5 41,9 43,7 42,8 42,7 42,7 39,9 35,0 31,8
Уртача температура, °C 23,9 24,5 27,2 30,8 34,3 35,7 35,8 35,6 35,0 32,1 28,3 25,5
Уртача минимум, °C 18,6 18,9 21,0 24,3 27,5 28,3 29,0 29,3 28,8 25,8 22,9 20,2
Абсолют минимум, °C 11,0 10,0 13,0 15,6 20,3 22,0 23,4 23,4 22,0 18,0 16,4 12,4 10,0
Явым-төшем нормасы, мм 20,6 1,4 6,2 11,6 0,6 0,0 1,5 5,6 5,3 14,2 21,7 21,4
Чыганак: Мәккәдә һава торышы шартлары (рус.)


Мәккә тарихыҮзгәртү

Мөселманнар фикере буенча, Мәккә тарихы Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль пәйгамбәр чорына — б.э.к. 19 гасырга барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәләм гаиләсе белән Зәмзәм чишмәсе янына төпләнгәч, башка күп кабиләләр дә килә башлыйлар; беренче булып Җәхрамнан йәмән кабиләсе килеп урнаша. Өченче гасыр ахырында Рабига ибн әл-Харис җитәкчелегендәге Хузага кабиләсе, йәмән кабиләсен җиңеп, Мәккәгә килә.

Хузага кабиләсендәге эчке чуалышлар аркасында, 440-450 елларда корәеш кабиләсе Мәккәне куларына төшерәләр.
570 елда Фил елы вакыйгасы була.

СылтамаларҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 تعداد السكان والمساكنGeneral Authority for Statistics.
  2. archINFORM — 1994.