Дагстан
Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, әзери. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Русия Федерациясе эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. Башкаласы — Махачкала шәһәре.
Көнъякта Азәрбайҗан белән, көнъяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чеченстан белән, төнъякта Калмык Җөмһүрияте бедән һәм төнъяк-көнбатышта Ыстаурапол крае белән чиктәш.
Җәгърафия. ТабигатьҮзгәртү
Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.
Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.
Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.
ХалыкҮзгәртү
Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.
Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.
Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар.
Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чеченстаннан соң Әрәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.
Халык | 2002 елда саны, мең кеше |
2010 елда саны, мең кеше [4][5] |
---|---|---|
Аварлар | 758,4 (29,4 %) | 850,01 (29,4 %) |
Даргиләр | 425,5 (16,5 %) | 590,38 (17,0 %) |
Комыклар | 365,8 (14,2 %) | 431,74 (14,9 %) |
Ләзгиләр | 336,7 (13,1 %) | 385,24 (13,3 %) |
Лаклар | 139,7 (5,4 %) | 161,28 (5,6 %) |
Әзериләр | 111,7 (4,3 %) | 130,9 (4,5 %) |
Табасараннар | 110,2 (4,3 %) | 118,9 (4,1 %) |
Руслар | 120,9 (4,7 %) | 104,02 (3,6 %) |
Чеченнар | 87,9 (3,4 %) | 93,7 (3,2 %) |
Нугайлар | 36,2 (1,4 %) | 40,4 (1,4 %) |
Агуллар | 23,3 (0,9 %) | 28,1 (1 %) |
Рутуллар | 24,3 (0,9 %) | 27,8 (1 %) |
Цахурлар | 8,2 | 9,8 |
Әрмәннәр | 5,7 | 5,0 |
Татарлар | 4,7 | 3,7 |
Яһүдләр | 1,5 | 1,7 |
Украиннар | 2,9 | 1,5 |
Тау яһүдләре | 1,1 | 0,2 |
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән |
Дагстанда туган танылган шәхесләрҮзгәртү
- Иван Әлиев (1892, Тимер-Хан-Шура — 1964, Волгоград), генерал-майор (1943).
- Рәсүл Хәмзәтов — мәшһүр авар совет шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ ОКТМО
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/wJkrbrPg/Popul2021_Site.xls
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-02-01, retrieved 2021-09-13
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.