Нуга́й теле (кавказ нугайлары теле) — нигездә Ставрополь крае, Дагстан, Карачай-Чиркәсия, Чечня республикасында яшәүче нугайларның теле. Нугай теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә, ләкин лексик-фонетик яктан үзләре яшәгән урыннардагы халыклар телләренә бәйле. Сөйләшүчеләр саны якынча 90 000 кеше. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. Ногай телендә «Шоьл тавысы» (Чүл Тавышы) һәм «Ногай давысы» (Ногай тавышы) дигән гәзитләре чыга. Дагъстаннын Хәсәу-Йорт, Баба-Йорт районнарында яшәүчеләрнең әдәби теле — комыкныкы.

Нугай теле
Үзисем:

ногай тили

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Дагстан, Ставрополь крае, Карачай-Чиркәсия, Әстерхан өлкәсе

Рәсми халәт:

Дагстан, Карачай-Чиркәсия

Сөйләшүчеләр саны:

90 000 кеше

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы һәм латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

ног 505

ISO 639-1:

ISO 639-2:

nog[1]

ISO 639-3:

nog[1]

Гомумән алганда, нугай теле кыпчак төркеменә кергән башка телләрдән лексик, грамматик яктан әллә ни аерылмый, шулай да фонетик яктан төрек һәм үзбәк, каракалпак телләренә якын: акыкат—хакыйкать, умер—гомер, таала—тәгалә, саат—сәгать.

Тарихы үзгәртү

Нугай теле тарихы бик катлаулы. Дагъстан нугайлары комык һәм татар дәреслекләре белән укыган[2] 1932 елда, Черкесск шәһәрендә Черкес өлкәсе халыкларының тарихын, телләрен, фольклорын һәм мәдәниятен өйрәнү өчен тикшеренү институты ачылгач Карачай, Черкес халыклары вәкилләре Нугай телләрен өйрәнә башлыйлар.[3]

Ногай лингвистикасын системалы өйрәнүнең башын Н. А. Баскаков салган. Аның "Ногай теле һәм аның диалектлары" (1940) академик грамматикасы Ногай лингвистикасының төп проблемаларына багышланган беренче монография булды: диалектларны тасвирлау, аларның фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше үсеше. Киләсе елларда, Баскаков редакторы астында, ике телле "Рус-Ногай сүзлеге" һәм "Ногайша-Орысша Соьзлик" ("Ногай-Рус сүзлеге") басылып чыкты.[3]

Төрки телләрнең бер шивәсе үзгәртү

Иске татар теле Алтын Урда дәүләт теле буларак киң таралган булган. Тартык ассимиляцияләре язуда язылмаган. Шуңа күрә Казан, Кырым, Хаҗитархан, Нугай, Үзбәк йортлары үзләрен азат аңлый алган.

Нугай теле нык аерылып тора татар, үзбәк һәм төркмән телләреннән. Шул нисбәттән нугай теле аерым катлаулы тарихы булганы һәм Казакъ теле белән тугандаш телләр төркеменә керә дип фаразлыйлар.

20-нче гасырда имләләре алышына.

Күчмә халык теле үзәнчелекләре үзгәртү

Ногай телендә күп кенә хәрби һәм күчмә халык җамәгатенең терминлары сакланып калган. Ул йорт җиһазлары исемнәре һәм күчмә халыклар авырган авыруларның исемнәре. Ерткыч һәм далада яшәүче кыргый җанварларның исемнәре ногайларның сүзлегендә күп урын биләп тора.

Мәсәлән: апас сүзе сакланып калынган ул егерме тиен, ике гривна мәгънәсенә ия.

Дастаннар үзгәртү

Кавказ ногай халкы дастанлары белән бик бай. Дастаннар — Ногай халкының рухи мәдәниятының иң мөһим иҗаты. Бу, башка халыклар дастаннары кебек, әлбәттә, үзенчәлекләрне хупланган халыкның тарихи юлын — аның хезмәт һәм хәрби эшләрен, Ногайлар өстендә хакимият өчен ханнарның үзара бәхәсләрен, халык каршылыгын чагылдырган. Күпчелек дастаннар шигъри юллар белән язылган. Ошбу дастаннарда халыкның милли рухы, яшәү зирәклеге һәм ногай халкының баһадирлыгы.

Мәгълүмат чаралары үзгәртү

Дагыстанда нугай телендә «Шоьл тавысы» һәм Карачай-Чиркәс җөмһүриятендә «Ногай давысы» исемле газеталар басылып килә.

Төркия авазы — Татарча радиосында атна саен «Нугайча нәсихәтләр» 2016 елның 6 февраль көнендә архивланган. тапшыруы чыгып килә.

Фонологиясы үзгәртү

Сузык авазлар

Сузык авазлар
рәт
алгы арткы
Иренләшмәгән Иренләшкән Иренләшмәгән Иренләшкән
Тар и уь ы у
Киң э(е), аь оь а о

Тартык авазлар

Килеп чыгышы сәбапы буенча Килеп чыгышы урыны буенча
Ирен-ирен Ирен-теш Алгы Урта Арткы
Яңгырау б д г
Саңгырау п т к [q]
Фрикатив авазлар Яңгырау в[w] в[v] ж з й г[γ]
Саңгырау (ф) ш с х
Аффикатив авазлар Яңгырау
Саңгырау (ч) (ц)
Сонор авазлар Борын авазлары м н нь
л
р

Татар теле авазлары белән аермасы үзгәртү

А авазы Ә хәрефенә, яки киресенчә алышуына бик күп мисалларда бар.

Ш авазы С авазы белән алышуы. Мәсәлән:

Тартыкларның алышуы
Нугай теле Татар Теле
Исет-ел-гаьн Ишет-ел-гән
Тас Таш
Бас-ла Баш-ла
Агаш Агач
Ара-лас Ара-лаш

И авазы Э белән алышынуы.

Э һәм И алышынуы
Нугай теле Татар теле
Эдеге Идегәй
Эт Ит
Эл Ил

Алдан килгән Г(гәйн), Г(гайн), Г(гәф), Х, Һ(һә) авазларын төшерелеп калдыру

Нугай теле Татар теле Искәрмә
арам харам Гәрәп сүзе, әмма нугай телендә х төшерелеп калдырылган
аьжеп гаҗәеб Гәрәп-фарсы алынма сүзе
адил гадел
эм һәм Гәрәп-фарсы алынма сүзе
аьйле хәйлә

х хәрефен к хәрефе белән үзгәртү

Нугай теле Татар теле
акыр ахыр

-ий, -ый, -уй, кушымчасының -ай, -аьй алышынуы

Нугай теле Татар теле
Абрайлы Абруйлы

-у, -ү кушымчасының -ув, уьв гә үзгәрүе.

Нугай теле Татар теле
алув алу
анъласув аңлашу
уьйретуьв өйрәтү

-че, -чы кушымчасының -ше, -шы га үзгәрүе.

Нугай теле Татар теле
алд-ав-шы алд-ау-чы

-ма, -мә кушымчасының -па, -паь гә үзгәрүе

Нугай теле Татар теле
анълатпа аңлатма

Язу кагыйдәләре үзгәртү

Сүзләрдә басым төшкән урыны үзгәртү

Сүзләрдәге басым — көчле экспираторлы, төп очракларда басым төшә соңгы иҗеккә, әмма соңгы иҗектән соң әүвәл килсә аеручы мәгънә булып кулланыла омонимларда.

Нугай телендә палаталь сингармония сакланып калынган, лабиаль атракция иренләшкән сузыклар артыннан тар сузыкларда гына хас.

Тартыклар ассемиляциясе үзгәртү

Прогрессив ассимиляция хас нугай теленә -н тартык хәрефләрдән соң

Язмак низамлары үзгәртү

Нугайлар, татарлар кеби Алтын Урда халкы булган. Гарәп имләсе һәм уйгур язуы бик киң таралган була.

1928 елда латин әлифбасына күчәләр.

Кирилл имләсендәге имлә үзгәртү

Төрки халыкларны Урыс(Кирилл) имләсенә күчерү Ногайларны да читләп узмый. 1938 елда Ногай халкы өчен Кирилл әлифбасы нигезендә яңа әлифба кабул ителә. 4 Өстәмә хәрефләр кертелә Аь, нъ, Оь, Уь. Һ хәрефе бетенләй язылмый башлый язуда. Барлыгы 36 хәреф бар. Ногайларның Кирилл имләсе хәзер дә киң кулланыла матбугатьта һәм әдәбиятта.

Нугай теле әлифбасы
Кирилл имләсендәге Татар теленә туры килгән хәреф Үзбәк теленә туры килгән хәреф Каракалпак теленә туры килгән хәреф
1 А а А A, O
2 Аь аь Ә A
3 Б б Б B
4 В в В V
5 Г г Г G, G'
6 Д д Д D
7 Е е Е E
8 Ж ж, Дж дж Ж, Җ J
9 З з З Z
10 И и И I
11 Й й Й Y
12 К к К K
13 Л л Л L
14 М м М M
15 Н н Н N
16 Нъ нъ Ң ng
17 О о О O
18 Оь оь Ө O'
19 П п П P
20 Р р Р R
21 С с С S
22 Т т Т T
23 У у У U
24 Уь уь Ү U'
25 Ф ф Ф F
26 Х х Х X
27 Ц ц Ц Ts
28 Ч ч Ч Ch
29 Ш ш Ш Sh
30 Щ щ Щ
31 ъ ъ '
32 Ы ы Ы
33 Ь ь ь
34 Э э Э
35 Ю ю Ю
36 Я я Я
37 язылмый Һ H

Диалектлары үзгәртү

Нугай сөйләш теле өч диалектка бүленә яшәү җире буенча: үзнугай (Ставрополь нугай), каранугай (Дагьстан нугайлары), акнугай (карачай нугайлары). Үз нугай теле яңа әдәби теле итеп тә кулланыла. Алар бер-берсеннән кайбер фонетик үзенчәлекләре белән генә аерыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү




  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Language
  2. Булгарова М.А. ПРОБЛЕМЫ ФУНКЦИОНАЛЬНОГО РАЗВИТИЯ НОГАЙСКОГО ЯЗЫКА НА СОВРЕМЕННОМ ЭТАПЕ. В сборнике: Ногайцы: XXI век. История. Язык. Культура. От истоков — к грядущему. 2019. С. 250-257
  3. 3,0 3,1 Ногайский язык Постнаука журналы