Чече́н Респу́бликасы (Чечня, шулай ук Чичнә; чеч. Нохчийн Республика, Нохчийчоь) — Россия Федерациясе составында җөмһүрият. Көньяк федераль округка керә. Көнбатышта Ингушетия һәм Төньяк Осетия белән, көнчыгышта Дагстан белән, төньякта Ставрополь төбәге белән һәм көньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Башкаласы — Грозный.

Чечня
Байрак
Илтамга
Башкала Грозный
Халык саны 1 492 992 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 гыйнвар 1993 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү
Рәсми тел рус теле, чечен теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 16,165 км²
Координатлар 43.4°N 45.7167°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 871 Edit this on Wikidata
RU-CE Edit this on Wikidata
Башлык исеме Чечен Республикасы Башлыгы
Хөкүмәт башлыгы Рамзан Кадыйров
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

1922 елның 30 ноябрендә барлыкка килеп, 1936—1944 һәм 1957—1993 елларда Чичән-Ингуш АССР (һәм автоном өлкәсе) эчендә булды.

Географик мәгълүмат үзгәртү

Чечня Зур Кавказ тауларының (Чечнядә иң биек ноктасы — Тебулосмта тавы, 4493 м) төньяк битләүләрендә һәм аңа тоташкан Чичән тигезлеге һәм Терек-Кума түбәнлегендә урнашкан. Нефть, газ, төзелеш материаллари чыганаклары бар.

Икълиме континенталь. Гыйнварның уртача температурасы Терек-Кума түбәнлегендә -3°, тауларда -12° га кадәр, июльдә 21°…25°.

Уртача еллык явым 300—1000 мм. Эре елгалар — Терек, Сунжа.

Туфраклар тигезлекләрдә, нигезлдә, болын, кәтәнә вә аксым кәстәнә, калкулыкларда карбонатлы кара, елга үзәнләрендә аллювиаль, тауларда тау-урман һәм тау-болын. Терек-Кума түбәнлегендә әрем-алабута үсемлекләре, Чичән тигезлегендә дала һәи урманлы дала үсемлекләре үсә.

2200 метрга кадәр булган биеклктәге тауларда киң яфраклв урманнар, аннан югарырак субальп вә альп болыннары бар. Чечнядә кимерүчеләр һәм сөйрәлүчеләр күп; кошларда кыргый үрдәк, каз, дүдәк, Кавказ кыргавылы бар. Тауларда көрән аю, дуңгыз, бүре, урман мәчесе, кеш яши.

Халык үзгәртү

Җөмһүриятнең халык саны 1 200 000 кеше (2009). Халык тыгызлыгы — 85 кеше/км² (2009), шәһәр халкы өлеше — 35,0 % (2009).

Милләтләр буенча Чичәнстан халкы:

Халык 2009 елда саны,
мең кеше
Чеченнар 1 130,0 (95,0 %)
Руслар 25,5 (2,0 %)
Аварлар 10,0 (0,5 %)
Кумыклар 9,0 (0,5 %)
Ногайлар 5,0
Ингушлар 2,5
Төрекләр 2,0
Татарлар 1,0
Башкалар 15,0
саны меңнән артык булган халыклар күрсәтелгән

Торак пунктлар үзгәртү

Грозный 280 263[1]
Урус-Мартан 54 248[1]
Шали 50 412[1]
Гудермес 50 009[1]
Аргун 33 207[1]
Курчалой 23 971[1]
Ачхой-Мартан 22 187[1]
Цоци-Юрт 19 231[1]
Бачи-Юрт 17 548[1]
Гойты 17 371[1]


Автуры 16 328[1]
Катыр-Юрт 13 558[1]
Гелдагана 12 866[1]
Гехи 13 051[1]
Майртуп 12 558[1]
Самашки 11 898[1]
Шелковская 11 924[1]
Аллерой 11 812[1]
Алхан-Кала 11 526[1]
Серноводская 11 492[1]


Икътисад үзгәртү

Сәнәгатьнең төп тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар төзү, азык-төлек, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать; төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Һөнәрмәндчелек үсеш алган. Авыл хуҗалыгында бодай, дөге, көнбагыш, шикәр чөгендере җитештерелә. Бакчачылык, йөземчелек вә яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Терлекчелектә МЭТ, сарык асрала.

Мәдәният үзгәртү

  • Вайнах — Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү