Сөйрәлүчеләр

Сөйрәлүчеләр яки рептилияләр (лат. Reptilia) — умырткалы хайваннарның сыйныфы. Дөньяда аларның 8734 төре билгеле.

Сөйрәлүчеләр
Smaug giganteus head.jpg
Халыкара фәнни исем Reptilia Лауренти, Иосиф Николай, 1768[1]
Таксономик ранг сыйныф[1]
Югарырак таксон амниоты[d]
Таксонның халык атамасы Sürünənlər, Kriachviecher, Reptilien, সরীসৃপ, Rèptils, Plazi, Krybdyr, Reptilien, Ερπετά, Reptiles, Reptiles, Matelijat, Reptiles, Krepdiarten, Réptiles, Ἑρπετόν, Mo‘ohana, זוחלים, hüllők, Սողուններ, Skriðdýr, Rettili, 爬虫綱, ქვეწარმავლები, 파충강, Ropliai, Reptielen, Krypdyr, Gady, Réptil, Reptile, Пресмыкающиеся, Рептилии, Plazy, Plazilci, Rreptilët, Zvarranikët, Kräldjur, สัตว์เลื้อยคลาน, Sürüngenler, Плазуни, Động vật bò sát һәм 爬蟲類
Нәрсәнең чыганагы мясо рептилий[d] һәм яйцо[d]
Кайда өйрәнелә Герпетология
Башлану вакыты 312000 тысячелетие до н. э.
Extant reptilia.jpg
Номенклатура кодексы Зоологик номенлатураның халыкара кодексы[d]
MCN коды 0106.20.00
Commons-logo.svg Reptilia Викиҗентыкта

Сыйныф мезозой чорында чәчәк аткан. Соңрак күп төрләре юкка чыккан. Хәзерге сөйрәлүчеләрнең бабалары динозаврлар булган дип санала.

Сөйрәлүчеләрнең үз-үзләрен тотышы катлаулы булу баш миенең яхшырак үсеш алуына бәйле. Ул соры ми матдәсеннән торган кабык башлангычыннан һәм яхшы үсеш алган кечкенә мидән тора. Сөйрәлүчеләрдән примитиврак булган хайваннардан төп аермасы — мие кабыгы булуы.

Сөйрәлүчеләр — коры җирдә яшәүгә чынлап җайлашкан беренче төркем умырткалылар, аларның үрчүе һәм үсеше коры җирдә уза. Аларның кайберләре, мәсәлән, крокодил, диңгез ташбакасы, диңгез еланы кабат суда яшәүгә күчкән, ләкин үрчегәндә, күкәй салу өчен, ярга чыгалар. Җир-су хайваннары белән чагыштырганда, сөйрәлүчеләр хәрәкәтчәнрәк, активрак һәм тайга урманнарыннан алын чүлләргә, тропикларга кадәр төрле яшәү тирәлекләренә җайлашканнар. Моңа аларның мөгезматдәдән торган тәңкәләр белән канланган һәм кибүдән саклаучы коры тиресе, тиз хәрәкәтләнүгә җайлашкан очлыклары, бармак очларында төрле өслекләрдән шуышырга мөмкинлек бирүче тырнаклары булышлык итә. Шулай ук аларның очлыклары озын, вак күзәнәкле үпкә бар, моның хисабына газлар алмашы камилрәк. Аларның кеше һәм имезүче хайваннар бөеренә бик тә охшаган бөер бар.

КлассификацияҮзгәртү

Гернетологлар сөйрәлүчеләрнең 8 мең төрен исәнлиләр һәм аларны дүрт отрядка кертәләр:

Күнчелек вәкилләре, даими тән температурасы булмаганлыктан, җылырак климатлы илләрдә тереклек итәләр. Татарстанда барысы 8 төр: ташбакаларның 1 төре һәм тәңкәлеләрнең 7 төре очрый.

ЧыганакларҮзгәртү

  • 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2000.