Урман — агаччыл үсемлекләр белән капланган Җир йөзенең бер өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек девон чорында барлыкка килгәннәр. Урманнар коры җирнең 27 %, 3,4 млрд. га мәйданын биләп тора, 30 проценты — ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.

Әлегә урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы тормышның бар булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар.

Урманнарда, агач һәм үсемлекләрдән тыш, үзенә төрле микроорганизмнар, бөҗәкләр һәм хайваннарны алган үзенчәлекле катлаулы экосистема барлыкка килә.

Урман структурасы үзгәртү

Урмандагы тереклек – үсемлекләр, җәнлекләр, гөмбәләр, микроорганизмнар – үзара тыгыз бәйләнештә торалар, бергәләшеп уртак тормышта яшиләр. Шуңа күрә урманны табигый бергәлек дип атыйлар.

Табигый урман берничә «ярус»тан тора. Иң өске ярус — агачлар. Аннан түбәнрәк «урман асты» — вак агачлар һәм куаклар ярусы урнашкан. Ул кош-кортның күп төрләренә сыену һәм туклану урыны бирә. Тагын да түбәндәрәк — кечкенә куакчыклар (мәсәлән, кара җиләк, нарат җиләге) һәм үләннәр. Иң аскы ярусны мүкләр һәм лишайниклар тәшкил итә. Алар туфракны каплап торалар. Урман шулай ул гөмбәләрсез яши алмый. Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсәләр һәм агачларга туфрактан су, анда эрегән тозларны суырырга ярдәм итәләр. Элек урман булмаган урынга полоса (ышыклау полосасы) итеп агачлар утырту еш кына нәтиҗә бирми, чөнки туфракта гөмбә булмагач, агачлар үсеп китә алмый.

Ярустан тыш үсемлекләр дә очрый. Алар үрмәле үсемлекләр, мәсәлән лианалар һәм үрмәләүче үсемлекләр — орхидеяләр.

XVIII гасырда Пруссиядә фәнни урманчылык диеп бер кызыклы эксперимент үткәрәләр. Күбрәк такта, борыс, утын юнәтү өчен табигатькә хас тәртип һәм матурлык бертөрлелек һәм стандартлаштыру белән алыштырыла. Урманда бер төрле генә агач калдырыла, урман асты (биек агачлар астындагы куаклар) бетерелә, тар сукмаклар урынына туры киң ызаннар сузыла. Бер-ике елдан урман үлә башлый. Катлаулы биологик чылбырлар өзелгәч, урман табыш чыганагыннан дотациягә кала, чөнки ясалма урман янгыннарга тизрәк бирешә, ул минераль ашлама кертүгә, корткычларга каршы чараларга, үсентеләр утыртуга даими мохтаҗ.

Урман төрләре үзгәртү

 
Башкортстанда калын катнаш урман

Тайга — ылыслы урман, урман зонасының күп өлешен алып тора. Тайгада кышын салкын,ә җәен тундрага караганда җылырак. Үсемлекләр биек, кояшка бик таләпчән түгел, ылыслы агачлар.[1] Ылыслы урманнарның киң тасмасы, күлле Карелиядән алып, көнчыгышка таба сузылган, Уралтау сыртларын каплап алган, аннан Себер һәм Ерак Көнчыгышның иксез-чиксез киңлекләренә җәелгән. Бу — мәһабәт тайга. «Тайга» сүзе якут телендә “урман” дигәнне аңлата. Тайга зонасында якынча 7 төрле агач һәм берничә төрле куак үсә. Ылыслы урманнарның күпчелеген карагай тәшкил итә. Ул — иң чыдам агачларның берсе, эссегә дә, салкынга да бирешми. Урманчылар аның ике төрен билгели: себер ћәм даур. Алар урманның — 40, нарат һәм кедр — 22, чыршылар — 16, каен белән усак 17 процент мәйданын били.

Тайгадан көньякка таба катнаш урманнар очрый. Монда күпьеллык туң юк. Кыш шактый җылы. Шуңа урманда якты ылыслы һәм яфраклы агачлар, куаклар бергә үсә. Россиядәге катнаш урманнарда ылыслы агачлар белән янәшә каен, усак, имән һәм башка төр агачлар үсә. Яфраклы агачларының яфраклары кышка коела.

Катнаш урманнар зонасы тайгадан киң яфраклы урманнарга күчеш зонасы булып тора. Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда туфрак соры һәм көрән төстә. Алар тайганың көлсу туфрагына караганда черемәгә баерак.

Тропик һәм субтропикларда үсә торган куе, кеше өчен үтеп чыга алмаслык агачлар һәм куаклыклардан торган урман җәңгәл дип атала.

Дөньядагы иң зур дымлы тропик урман (сельва) Амазонка елгасы буйлап 6 миллион квадрат километрга сузылган. Бу иксез-чиксез массив аша үтеп чыгу мөмкин булмаганлыктан, аны белгечләр элек-электән “яшел тәмуг“ дип йөртәләр икән.[2]

Урман байлыгы үзгәртү

Россия урманнарында 160 тан артык төрле җиләк-җимеш агачы һәм куагы үсә. Урман җиләкләренең уңышы елына 11 миллион тонна, чикләвек — 5 миллион, гөмбәнеке 330 мең тәшкил итә. Хәтта уңыш аз булган елларда да 1 гектар җирдән 50 килограмм эрбет чикләвеге, 10 килограмм гөмбә, 60 килограмм карлыган, 100 килограмм мүк җиләге җыярга була.

Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул. Урман үсемлекләре һавадан кеше һәм хайваннар бүлеп чыгарган углекислый газны йотып бара һәм аны әче тудыргыч белән баета. Исәпләүләр күрсәткәнчә, мәсәлән, дүрт зур агач бер кешене тәүлек буена җитәрлек әче тудыргыч белән тәэмин итә.

Агачларның сәламәтләндерү әһәмияте тагын шунда, алар һаваны тузаннан һәм завод-фабрикалар бүлеп чыгарган зарарлы газлардан чистарталар. Урманда тузан булмый. Карама, юкә, сирень агачлары тузанны башкаларга караганда күбрәк йоталар — 1 елга 35 килограмм тирәсе. Урманнар һаваны төрле зарарлы катнашмалардан чистарталар, аны әче тудыргыч белән туендыралар, хуш ис тараталар. Галимнәр бер кешегә 100–150 квадрат метр яшел зона туры килергә тиешлеген исәпләп чыгарганнар.[3]

Фитонцидлар — күзгә күренми торган урман “санитарлары”. Бу матдәләр авыру тудыручы микробларның, бактерияләрнең, гөмбәләрнең үсеш процессларын бертуктаусыз киметеп торалар һәм аларны аяусыз рәвештә юк итәләр.

Мәсәлән, корсак тифы, туберкулез, дизентерия, дифтерит кебек куркыныч авырулар тудыручы микроблар каен, шомырт, артыш агачы бүлеп чыгарган фитонцидлар тәэсирендә бик тиз һәлак булалар. Имән, очлы яфраклы өрәңге, каен, усак, шомырт, нарат, чыршы һәм башкалар шундый агачлар микробларны 1,5–3 минут эчендә юк итәләр.

Наратлыкларда һәм кедр агачлыкларындагы фитонцидлар аеруча көчле була. Алар көндез дә, төнлә дә һава катлавының һәр почмагын гаҗәеп зур төгәллек белән айкап чыгалар, нәтиҗәдә һава стерильгә әйләнә.

Фитонцидлар авыру тудыручы микробларга гына һәлак иткеч тәэсир ясап калмыйлар. Шомырт фитонциды, мәсәлән, инфекция таратучы талпаннарны һәм кимерүчеләрне дә агулый. Фитонцидларның бу үзлекләреннән медицинада, азык сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында файдаланалар. Медицинада фитонцидлы препаратлар киң кулланылыш тапты.[3]

Урманнар һәм кешелек активлыгы үзгәртү

Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. Англиядә урман җирләренең 95 проценты кырылса, Италия, Франция, Испания кебек илләрдә бу табигать байлыгының 10–15 проценты кына калган.[2] Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Россиядә. Аның 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр үзагач запасы бар. Россия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур янгыннар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.[4]

Урманның иң явыз дошманнарыннан берсе – янгыннар. Корылыклы елларда безнең көннәрдә дә илнең теге яки бу районында урман янгыннары кабына. Үткән елда янгыннар яздан ук башланды, бу мәгълүматны кешеләргә таратмаска тырыштылар. Көз көне дә, җәйге янгыннар беткәч тә, алар туктамады. Урман янгыннары чыгуга еш кына кеше сәбәпче була, чөнки урман янгыннарының 95% ы торак пунктларыннан 20 километрга кадәр булган арада кабына. Урман янгыннары, нигездә, урманда булган кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга.[3]

Россиядә янгын китергән зыянны бетерүгә 1 гектарга 1 сум, Беларуста — 13 сум, АКШта — 100 тапкыр күбрәк бирелә. Әгәр Россиядә урманны саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрелсә, 2010 елда килгән янгын һәлакәтен 5–10 тапкырга киметеп булыр иде.[3]

2011 елда БМОның Үзәк ассамблеясе тәкъдиме белән Халыкара “Урманнар елы” дип игълан ителгән. Бу юкка гына түгел — урманнар мәйданы кимегәннән кими бара. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә. Нәтиҗә буларак, туфрак эрозиягә дучар була, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, атмосфера һавасында углекислый газ арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими.[5]

Татарстан урманнары үзгәртү

Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар. Аларның 16 проценты — ылыслы, 59 проценты — яфраклы агачлардан торган катнаш урманнар.

Ылыслы урманда чыршы һәм нарат агачлары, мүк, абага, нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек — үләннәре үсә. Яфраклы урманда каен, юкә, өрәңге, имән, миләш агачлары, читләвек, кура җиләге, гөлҗимеш, балан куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.

XVIII гасыр башында Казан губернасы биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип Петр I әмере белән, Санкт-Петербург каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә урман (нигездә, ылыслысын) кисүне, XX гасырда республикада күпләп нефть чыгаруны, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр атап була.[5]

Екатерина I тәхеткә утыргач, Урман конторасы бетерелеп, урманнарны саклау һәм карау алпавытларга, старосталарга һәм приказчикларга йөкләнә. Гомуми күзәтү воеводаларга һәм губернаторларга тапшырыла. Мондый чаралар урманнарны юкка чыгару дәрәҗәсенә китерә: рөхсәтсез урман кисү, чәчүлек һәм болынлыклар өчен меңнәрчә-меңнәрчә гектар агачлар аударыла. Павел I чорында бу кимчелекләр бетерелә.[6]

Аеруча зур югалтулар имәнлекләр кичерде. Петр I заманында ук бездәге төз имән агачларын Казанның Бишбалта бистәсендә кораблар төзү өчен файдаланганнар. Әле 1940 елларда имәнлекләр урманнарыбызның 40%ын биләп торганнар. 1978—1979 елгы салкыннар республикада имәннәргә зур зыян салган иде. Хәзер Татарстанда имәнлекләр биләп торган мәйданнарны кабат торгызу планлаштырыла.

 
Урман
Урман  
 
Сан Хуан утравындагы урман, Вашингтон
Сан Хуан утравындагы урман, Вашингтон  
 
Чилоэ утравындагы Вальдив урманнары
Чилоэ утравындагы Вальдив урманнары  
Файл:Mt. Cagua cloud forest below the canopy at 1250 m asl — ZooKeys-266-001-g013.jpg
Филиппиндагы тропик урман

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү