Яфраклы урман - яфраклы агачлардан һәм куаклардан торган, яфраклары сабакчыл пластинкалы агач токымнарын берләштергән урман. Салкыннар башланганчы яфракларын ел саен койганга күрә, яфрак коючы яки җәйге яшел урман дип тә атала.

Таралу үзгәртү

 
Германиядә яфраклы урман
 
Көзге яфраклы урман, Англия

Җир шарындагы урман капламының иң зур өлеше яфраклы урманнарга туры килә. Яфраклы урман зонасы Төньяк ярымшарда яхшырак үсеш алган һәм уртача салкын климатның бореаль ылыслы урманнар зонасыннан көньякта урнашкан, көньяк чиге 50 ° белән 60 ° төньяк киңлектә үтә, ләкин уртача зонаның бөтен территориясен үз эченә алмый. Ул Көнбатыш Европаны, (43 ° -44 ° төньяк киңлектән башлап төньякка таба), Үзәк Европа, Көньяк Скандинавияне үз эченә ала, Көнчыгыш Европада Көньяк Уралга кадәр чыга, Көнбатыш Себернең көньягы буйлап тар сызык булып уза. 1000 тирәсе өзелеп тора һәм Көнчыгыш Азия яры буйлап Янцзега кадәр 54 ° төньяк киңлеккә кадәр сузыла; Кавказда һәм Көньяк Камчаткада бу зонаның аерымланган өлкәләре бар. Европада, Төньяк Америкада бу урманнар шулай ук үсеш алганнар. Көньяк ярымшарда Үзәк Чили һәм Утлы җир архипелагында яфраклы урманнар очрый. Бу урманнар Кампана һәм Роблес сыртларында очрый, 39 ° белән 40 ° көньяк киңлектә Андның Аргентина ягына кадәр сузылган.

Татарстанда киң яфраклы урманнар Көнбатыш Кама алдының көньяк өлешендә, Идел алдында һәм Кама аръягында таралганнар. Имән, юкә, очлы яфраклы өрәңге, карама һәм элмә агачлары белән формалаша. Куаклыкта чикләвек куагы, сөялле кабар агачы, гади зелпе, мурт эт шомырты, Кама аръягында дала чиясе, күгән өстенлек итә. Туфрак өслегенең тере капламы урман флорасыннан: гади сәрдә, күпьеллык зибык уты, Европа тайтоягы, язгы кырлы борчак һәм башкалар, шулай ук эфемероидлар: Галлер сәрдәнәсе, казаяксыман җилдәк, каз юасы һәм башка үсемлекләрдән тора.[1]

Климат үзгәртү

Яфраклы урманнар таралу зонасына уртача климат, җәйге, көзге, кышкы һәм язгы чорлар чиратлашуы хас. Көнбатыш Европаның ярымутрау характеры океанның климатка йогынтысын билгели. Көнбатыш җилләре континент эченә дым китерә, ә җылы океан агымнары Көнбатыш Европа ярлары янында бозлар барлыкка килүгә комачаулый. Җәйге уртача температура 55° Төньяк киңлектә 21 °C тәшкил итә, шул ук вакытта Урта диңгез яр буенда өч эссе ай була, температура 21 °тан артып китә. Тауларда һәм көнбатыш яр буендагы еллык явым-төшем саны елына 1500 мм-нан артып китә. Пиренейларда, Альп Тауларында, Карпатларда Кавказда да еллык явым-төшем саны елына 1000-1200 мм тәшкил иткән урыннар бар. Европа территориясенең күпчелек өлешендә еллык явым-төшем 500-1000 мм тәшкил итә. Россиянең Ерак Көнчыгышы чагыштырмача йомшак климат белән характерлана, анда Тын океан йогынты ясый.

Тасвирлама үзгәртү

Бу төрдәге урманнар биек, 25-40 м, һәм алар нигездә ике яруслы агачлар, куак катламы һәм үлән каплавы белән төзелгән, ике-өч ярус үлән биеклеген дә аерып була. Яфраклы урманның үзенчәлеге - үлән төрләренең агачларга караганда зуррак төрлелеге.

Яфраклы урман ботаклары көчле тармакланып (6-8 катка кадәр), тыгыз таҗ барлыкка китерәләр. Агачларның яфрак пластинкалары гадәттә гади, кырыйлары тигез яки тешле, кайвакыт катлаулы. Алар нечкә, каты корылыкка яки суыкка каршы торырлык түгел, шуңа күрә, уңайсыз чор вакытында фраклы агачларның барысы да яфракларын коялар.

Аларны киң яфраклы (каты яфраклылар) һәм вак яфраклы (йомшак яфраклылар) урманнарга аералар.

  • киң яфраклы урманнар яфраклары шактый киң, тыгыз һәм үзагачы каты (имән, юкә, бүк агачы, карама, корычагач, өрәңге һәм башкалар). Алар күләгәле шартларга чыдам, туфракка карата таләпчән. Киң яфраклы урманнар континенталь булмаган, чагыштырмача йомшак климатта үсә. Киң яфраклы урманнар беренче үсү стадияләрендә әкрен үсүләре, кагыйдә буларак, авыр яңартылучы һәм озын гомерле агачлар белән аерылып тора;
  • вак яфраклы урманнар – яфраклары вак һәм үзагачы җиңел (каен, усак, тополь, зирек һәм башкалар) булган агачлардан тора. Вак яфраклы урманнар яктылыкны күбрәк яраталар һәм туфракның уңдырышлылыгына таләпләре азрак, алар шулай ук салкынга чыдам. Вак яфраклы урманнар ачык урыннарда яңадан җиңел үсеп чыгалар, беренче еллардан ук тиз үсәләр, әмма озак яшәмиләр, аннары аларның урынын киң яфраклы яки ылыслы урманнар ала. [2]

Моннан тыш, яфраклы урманнар монодоминант һәм полидоминантка бүленә. Төньяк Америка, Чили һәм Көнчыгыш Азия урманнары полидоминант, күп агач төрләреннән тора, һәм Европада, Себердә, Камчаткада һәм Тьерра-дель-Фуегода алар монодоминант, анда кайбер агач төрләре өстенлек итә яки табигый зона барлыкка китерә.

 
Ак өрәңге яфраклары

Киң яфраклы урманнар үзгәртү

Киң яфраклы урманнар – геоботаника термины. Урман хуҗалыгында яфраклы урманнарны каты яфраклыларга һәм йомшак яфраклыларга бүлү кабул ителгән. Киң яфраклы урманнарның төп доминанты булган вак яфраклы юкәне йомшак яфраклылар төркеменә кертәләр.

Киң яфраклы токымнар арасында аеруча сабакчалы имәннең әһәмияте зур. ХХ йөздә Урта Идел буе һәм Татарстан имәнлекләре 2 тапкыр: 1939-41 еллардагы кышкы каты суыклардан һәм 1978-79 еллардагы экстремаль түбән температуралы кыштан соң, күпләп коруга дучар була, бу вакытта имәннәрнең коруы экологик катастрофа сыйфатын ала. Берничә ел дәвамында тамырыннан корыган имәннәрнең күләме 10 млн м3 га җитә, өлгергән, өлгереп килүче һәм уртача яшьтәге имәнлекләр тулысы белән корып бетәләр. Салкын тигән имәннәрнең коруы дәвам итә. Исән калган имәннәрдә салкын тию нәтиҗәсендә үзагачын көпшәкләндерүче боҗралар барлыкка килә, бу агачның техник сыйфатын төшерә. Салкыннардан шулай ук өрәңге, элмә, чикләвек куагы корый, өлешчә юкәгә зыян килә.

1998 елга каты яфраклы урманнарның мәйданы 1944 ел белән чагыштырганда 313,8 мең га дан 182 мең га га кадәр (42% ка) кими. 2015 ел башына каты яфраклы урманнар мәйданы 193 мең га тәшкил итә.

Вак яфраклы урманнар үзгәртү

Вак яфраклы урманнар күпчелек очракта икенчел урманнар булып тора, алар тоташ кисү, янгын, күпләп җил аудару, бөҗәкләрдән зыян күрү һәм башка нәтиҗәсендә юкка чыккан ылыслы һәм киң яфраклы урманнар урынында барлыкка киләләр. Алар өчен ачык мәйданнарда барлык уңайлы шартлар бар; еш һәм күпләп җимеш бирүе, җиңел булуы сәбәпле орлыкларның ерак араларга тарала алуы аларга урмансыз ачык урыннарны яулап алуны җиңеләйтә (ачык мәйданнарны беренчеләрдән булып яулап алулары өчен каен һәм усакны пионерлар дип йөртәләр).

ТРнда вак яфраклы урманнар якты, үлән капламының төрле һәм бай булуы белән характерлана. Алар урман белән капланган мәйданның 445 мең га, яки 40,5% ын билиләр, шуның 238 мең га ы (21% тан артыгы) усакка туры килә. Вак яфраклы агачлар белән беррәттән йомшак яфраклы урманнарга юкәлекләрне дә кертәләр. Алар белән бергә йомшак яфраклы урманнарның мәйданы 646,4 мең га, яки урман белән капланган мәйданның 57,5% ын тәшкил итә.

Галерея үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/yafrakly-urmannar Онлайн - энциклопедия Tatarica
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/yafrakly-urmannar Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү