Утлы Җир (архипелаг)
Утлы Җир (исп. Tierra del Fuego [ˈtjera ðel ˈfweɣo]) — Көньяк Американың көньяк читендәге архипелаг.
Утлы Җир исп. Tierra del Fuego | |
Акваторияләр | Атлантика океаны, Тын океан |
Гомуми мәйдан | 73 753 км² |
Иң биек ноктасы | 2488 м |
Илләр | Аргентина Чили |
Халык саны (2010 ел) | 135 000 кеше |
Халык тыгызлыгы | 1,83 кеше/км² |
Утлы Җир Викиҗыентыкта |
Кыйтгадан Магеллан бугазы белән аерылган. Көнбатыш өлеше Чили, көнчыгыш өлеше Аргентина составында.
Мәйданы 72 мең км². Утлы Җир яки Исла-Гранде утравы (мәйдан 48 мең км²) һәм бик күп вак утрау һәм кыялардан гыйбарәт. Архипалагның иң көньяк ноктасы — Горн борыны. Архипелагның көньяк һәм көнбатыш өлеше таулы (иң биек ноктасы 2469 м), калган өлеше калкулыклы тигезлекләр һәм түбәнлекләр. Торфлы сазлыклар күп. Бозлыклар бар.
Климаты уртача, салкынча океан климаты. Гыйнварның уртача темпратурасы +10°…11°, июлнеке 0°…+2°. Явымнар саны 500…2000 мм.
Милли парклар бар. Халык сарыкчылак һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Нефть һәм газ чыганаклары бар. Төп торак пунктлары: Ушуая һәм Порвенир. Утлы Җирне аурупалылардан иң беренче булып 1520 елда Фернан Магеллан әйләнеп үткән. Ул җирле халык тарафыннан яндырган утларны күреп, архипелагка шундый исем биргән.