Магеллан бугазы — континенталь Көньяк Американы һәм Утлы Җир архипелагын аерып торучы бугаз. Бугаз бик тар (минималь киңлеге 2,2 км тәшкил итә) һәм кайбер урыннар кораблар өчен аеруча хәтәр. Бугазның озынлыгы - 575 км, фарватерда иң аз тирәнлек - 20 м [1].

Магеллан бугазының иярченнән күренеш

Беренче тапкыр Фернан Магеллан тарафыннан 1520 елда аның дөнья тирәли сәяхәте вакытында үтелә. Утлы Җир озак вакыт дәвамында Билгесез Көньяк җирнең төньяк өлеше буларак саналган була.


Искәрмәләр үзгәртү