Чили
Чи́ли (исп. Chile), рәсми атама Чи́ли Җөмһүрияте́ (исп. República de Chile) – Көньяк Американың көнбатышында урнашкан дәүләт. Тын океаны һәм Анд таулары арасында бер тасма булып күренә.
Байрак
| |
Шигарь | By Right or Might |
---|---|
Башкала | Сантьяго |
Халык саны | 19 458 000 (2021) |
Нигезләнгән | 18 сентябрь 1810 |
Сәгать кушагы | UTC−03:00, UTC−05:00 |
Рәсми тел | испан теле |
География | |
Мәйдан | 756,102 км² |
Координатлар | 33°S 71°W |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Габриэль Борич |
Хөкүмәт башлыгы | Габриэль Борич |
Икътисад | |
ТЭП | 316 714 миллион US$ (2021), 301 025 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Чили писысы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.761 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.855 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 79.522 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 44.9 (2020)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | L төре[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[7] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +56 |
ISO 3166-1 коды | CL |
ХОК коды | CHI |
Интернет домены | .cl |
Көнбатышта Тын океан белән юыла, көнчыгышта Аргентина, төньякта Перу белән, төньяк-көнчыгышта Боливия белән чиктәш.
География
үзгәртүЧили төньяктан көньякка Тын океан яр буе буйлап 4300 километрга сузылган, территориясенең шактый өлешен Анд таулары (биеклеге 6880 метрга кадәр), төньякны Атакама чүле алып тора. Көньякта Патагония тигезлеге урнашкан. Чили хөдүде составына ярга якын берничә утрау, Утлы Җир утраыының көнбатыш өлеше һәм Тын океандагы кайбер утраулар (Пасха утравы һ.б.) керә.
Реьлефында 3 буйлы минтака анык күренә: көнчыгышта Андның Баш Кордильера таулары, көнбатышта яр буе Кордильера тезмәсе һәм тау арасындагы иңкүлегендә Буй үзәне бар.
Чилида янартаулар күп; җир тетрәүләр еш була. Чили территориясендә бакыр, табгый силитрә, молибден, саф күкерт, тимер рудасы, марганис, кургашын, алтын, көмеш, ташкүмер, тутыя, барит, карамай, газ чыганаклар бар.
Климат
үзгәртүТөньякта тропик чүл климаты (еллык явым 50 мм дан ким). Субтропик Урта Чилинең төньякта климат коры (еллык явым 100–200 мм), үзәктә урта диңгез климаты, кышын яңгыр ява (Сантягода елга 350 мм), көньякта дымлы субтропик климат (еллык явым 2000–2500 мм). Көньяк Чилидә уртача океан климаты, явым күп ява (елга 3000–7000 мм). Тауларда бозлыклар бар. Уртача айлык температура төньякта 12…16° дан (июльдә) 18…22° га кадәр (гыйнварда), үзәктә 8…20°, көньякта 8…15°.
Һидрография
үзгәртүЕлгаларның һәммәсе диярлек бик кыска һәм Тын океан бассейнына карый. Төньяк Чилидә Лоа елгасыннан башка даими су агымнар юк. Көньякта исә елгалар ел дәвамында күп сулы.
Үсемлекләр дөньясы
үзгәртүТөньяк Чилидә туфрак һәм үсемлекләр япмасы яхшы үсмәгән. Урта Чилинең төньягы ярымчүл, үзәктә аксыл кодгырт һәм коңгырт туфракларда ксерофил куаклыклар үсә. Анд тауларының урта битләүләре каракаен урманнары белән капланган, аннан югарырак — тау далалары. Урта Чилинең көньягында көрән урман һәм сазлыланган туфракларда калын урманнар, Анд тауларында каракаен-ылыслы урманнар һәм альп болыннары бар. Көньякта субантарктик катнаш урманнары, кырый көньякта сазлыланган болыннар һәм торфлы җирләр очрый.
Хайваннар дөньясы
үзгәртүТөньякта агуарачай төлкесе, пума, сөйрәлүчеләр, көньякта пуду һәм уэмул боланнары, ала көзән, кама, Магеллан төлкесе һ.б. яшиләр. Чилидә Вильяррика, Бернардо О’Һиггинс, Алберто-Агостини, Лос-Парагуас, Перес-Росалес һ.б. милли парклар һәм тыюлыклар бар.
Тарих
үзгәртүТөп мәкалә: Чили тарихы.
Административ бүленеш
үзгәртүЧили 15 өлкәгә[11][12], ә алар 53 провинциягә һәм 346 җәмгыяткә бүленәләр.
Икътисад
үзгәртүЧили — Латыйн Америкасында икътисади яктан чагыштырмача үскән дәүләтләрдән берсе. ТЭПта авыл хуҗалыгының өлеше 5,1%, сәнәгать өлеше 41,8%, хемәәт күрсәтүнең өлеше 53,1% тәшкил итә.
Чили — дөньяда иң зур бакыр эксопртчысы. Шулай ук табгый силитрә, молибден, карамай, тимер мәгъдәне, алтын, көмеш, табигый газ, ташкүмер казып алына. Сәнәгатьнең азык-төлек һәм җиңел сәнәгать тармагы үскән.
Авыл хуҗалыгының төп тармагы — игенчелек. Бодай, арпа, кукуруз, бәрәңге, бөртекле-кузаклылар игелә. Бакчачылык (алма, цитрус мәйвалар, шәфталу) һәм йөземчелек үсеш алган. Шикәр чөгендере, җитен, тәмәке, зәйтүн җитештерелә. Терлекчелектә МЭТ, сарык, кәҗә, дуңгыз, елкы асрала. Эре шәһәрләр янында сөт терлекчелеге үсеш алган. Диңгездән балык һәм диңгез җанварлары тотыла. Урманнарда агач әзерләнелә.
Транспорт
үзгәртүЭчке йөк ташуларда автомобил транспорты алдынгы урында. Автомобил юллары озынлыгы як. 80 мең км. Тимер юллар озынлыгы 6,6 мең км. Тышкы сәүдә әйләнешенең төп өлеше диңгез транспорты өлешенә тия. Мөһим диңгез портлары: Уаско, Вальпараисо, Токопиля. Сантягода халыкара аэропорт бар.
Чили читкә бакыр, балык һәм диңгез продуктларны, авыл хуҗалыгы продуктларны, силитрә, кәгазь, йод чыгара; читтән карамай, химия әйберләре, электрон һәм машина җиһазлары алына.
Төп сәүдә партнёрлары:
- экспорт — Кытай (экспортның 23.9%ы), АКШ (12.2%), Япония (10.6%), Көньяк Корея (5.8%), Бразилия (5.5%).
- импорт — АКШ (21.9%), Кытай (18.2%), Аргентина (6.7%), Бразилия (6.5%)
Акча берәмлеге — чили песосы.
Дәүләт корылышы
үзгәртүЧили — җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1980 елда кабул ителгән һәм 1981 елдан көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул гомуми, турыдан туры, яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне сенат һәм депутатлар пулатыннан гыйбарәт Милли кәнгрис, башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра; президент хөкүмәт башында да тора.
Диннәр
үзгәртүЧили Республикасы ― дөньяви ил, чиркәү рәсми рәвештә дәүләттән аерылган. Ил Конституциясе (19нчы статья) вөҗдан иреген һәм «әхлак, яхшы гадәтләргә һәм җәмәгать тәртибенә каршы килми торган» диннәр тотуны гарантияли. Шул ук вакытта, католик чиркәвенең, бигрәк тә, дәүләт хастаханәләрендә, мәктәпләрдә һәм хәрби бүлгеләрдә, өстенлеккә ия булуы күзгә ташлана. Чили гражданнарының күпчелеге христиан динен тота (88,6 %, 2010 ел[13]). «Дөнья диннәре» энциклопедиясе мәгълүматлары буенча, 2010 елда Чилида 21 мең яһүд яшәгән[14]. 2012 елгы халык санын алу барышында 1,6 мең кеше үзен Бәһаи диненә керткән. [14]. Буддачылык тарафдарлары – 12 мең[14]. Һинд дине тарафдарлары – Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте вәкилләре, Свами Шивананда юлын дәвам итүчеләр.
Милли гимн
үзгәртүЧили милли гимнының (Himno nacional de Chile) хәзерге заманда кулланыла торган текстын җирле шагыйрь Эусебио Лильо (Eusebio Lillo) 1847 елда язган, ә көен испан көйязары Рамон Карнисер (Ramon Carnicer) 1828 елда ук иҗат иткән булган. Бу — Чилиның икенче дәүләт һәм милли гимны. Беренчесенең сүзләре дә, көе дә 1819 елда, Испаниядән бәйсезлек алган вакытта барлыкка килгән. Аның тексты элеккеге колонизаторларга каршы рухта булган.
гимнның рәсми башкарыла торган тексты:[15]
Puro, Chile, es tu cielo azulado, | Саф-пакь Чили, синең күгең якты, зәңгәр, | Saf-pak Çili, sineñ kügeñ yaqtı, zäñgär, |
Puras brisas te cruzan también. | Болыннарың чәчәк-чәчәк каймада, | Bolınnarıñ çäçäk-çäçäk qaymada, |
Y tu campo de flores bordado | Бөтерелә диңгездән искән җилләр — | Böterelä diñgezdän iskän cillär — |
Es la copia feliz del Edén. | Бар соң мондый оҗмах өлгесе кайда! | Bar soñ mondıy ocmax ölgese qayda! |
Majestuosa es la blanca montaña | Ак түбәле бу мәһабәт тауларны — | Aq tübäle bu mähabät tawlarnı — |
Que te dio por baluarte el Señor, | Сагың итеп Хак иңдергән аларны, | Sağıñ itep Xaq iñdergän alarnı, |
Que te dio por baluarte el Señor, | Сак итеп Ходай иңдергән аларны. | Saq itep Xoday iñdergän alarnı. |
Y ese mar que tranquilo te baña | Ярларыңа каккан тыныч дулкыннар | Yarlarıña qaqqan tınıç dulqınnar |
Te promete un futuro esplendor, | Вәгъдә итә мәңгелек гүзәл еллар, | Wäğdä itä mäñgelek güzäl yıllar, |
Y ese mar que tranquilo te baña | Ярларыңа каккан тыныч дулкыннар | Yarlarıña qaqqan tınıç dulqınnar |
Te promete un futuro esplendor. | Вәгъдә итә мәңгелек гүзәл еллар. | Wäğdä itä mäñgelek güzäl yıllar. |
Chorus: | Кушымтасы: | Quşımtası: |
Dulce Patria, recibe los votos | Изге Ватан, Чили дога-антын | İzge Watan, Çili doğa-antın |
Con que Chile en tus aras juró: | Кабул ит, багышлый кыз-улың: | Qabul it, bağışlıy qız-ulıñ: |
Que o la tumba serás de los libres | “Йә булырсың азатлар зираты, | “Yä bulırsıñ azatlar ziratı, |
O el asilo contra la opresión, | Йә золымнан сыеныр урын, | Yä zolımnan sıyınır urın, |
Que o la tumba serás de los libres | Йә булырсың азатлар зираты, | Yä bulırsıñ azatlar ziratı, |
O el asilo contra la opresión, | Йә золымнан сыеныр урын, | Yä zolımnan sıyınır urın, |
Que o la tumba serás de los libres | Йә булырсың азатлар зираты, | Yä bulırsıñ azatlar ziratı, |
O el asilo contra la opresión, | Йә золымнан сыеныр урын, | Yä zolımnan sıyınır urın, |
O el asilo contra la opresión, | Йә золымнан сыеныр урын, | Yä zolımnan sıyınır urın, |
O el asilo contra la opresión. | Йә золымнан сыеныр урын”. | Yä zolımnan sıyınır urın”. |
Галерея
үзгәртү-
Сантьяго, 2007
-
Вальпараисо
-
Атакама
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ 6,0 6,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Чили дәгъва иткән Антарктиданың 1 250 000 км² исәпләмичә.
- ↑ Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелгән.
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations. әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
- ↑ Атлас мира. Карта «Парагвай, Уругвай, Чили, Аргентина» (масштаб 1:9 500 000). — Роскартография, 2010. — С. 180—181. — ISBN 978-5-85120-295-7.
- ↑ Словарь географических названий зарубежных стран. — 3-е изд. перераб. и доп. — М.: Недра, 1986. — С. 6. — 459 с.
- ↑ Chile - Religious Adherents, 2010 (World Christian Database). The Association of Religion Data Archives. әлеге чыганактан 2014-04-28 архивланды. 2014-04-07 тикшерелгән.
- ↑ 14,0 14,1 14,2 Clifton L. Holland. . — P. 547-558. — 3200 p. — ISBN 1-57607-223-1.
- ↑ Чили милли гимны
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Chili (фр.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|